|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2011 Мәдәният
Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле матбугат очрашуына чакыра31 октябрьдә 19 сәгатьтә Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек”дәүләт фольклор ансамбле Галиәсгар Камал театры бинасында беренче тапкыр “Изге Покрау”га багышланган зур театралләштерелгән концерт күрсәтәчәк. Концертта онытылган уеннар, йолалар яңартылачак. “Бәрмәнчек” беренче тапкыр Покрау бәйрәме гадәтләрен сәхнәгә куя - , ди ансамбль директоры Артур Поляков. Шул уңайдан “Бәрмәнчек” журналистларны матбугат очрашуына чакыра. Пресс-конференция 26 октябрьдә Мәдәният министрлыгы бинасында 13 сәгатьтә үткәреләчәк. Матбугат очрашуында фольклорчы-галим, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында татар-керәшеннәрне һәм ногайбәкләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров, кичәнең режиссеры Илдар Хәйруллин, ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, директоры Артур Поляков, “Бәрмәнчек” ансамблендә яңа биюләр куйган кырымтатар балетмейстеры Дәүләт Үмәров та катнашачак.
--- |
Иң күп укылган
|