поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.10.2011 Авыл

Җир сатам, кем ала?

Колхоз, совхозлар таркалгач, һәрберебезгә биш гектар җиргә ия булуыбыз турында таныклыклар тапшырдылар. Бу таныклыкларны өләшүне һәр хуҗалык үзенчә хәл итте. Кайдадыр яшел төстәге җирбиләүче таныклыгын халыкка күрсәтеп кенә алдылар, кайдадыр кулларга тапшырдылар. Берзаман авылларда аларны сатып алучылар пәйда булды.

Бигрәк тә зур шәһәр тирәләрендә урнашкан авылларның җирләрен күпләп сатып ала башладылар. Акчасызлыктан, эшсезлектән интеккән авыл халкы баштагы мәлләрдә ундүрт-унбиш меңгә биргән булса, хәзерге көндә күбрәккә җибәрә биш гектар җирне. Күктән төшкән бу акчаларга кемдер Колхоз базарына барып баштанаяк бөтен гаиләсе белән киенеп кайтты, кемдер төзелешкә тотты, кемдер машинасын яңартты, җиһаз алды... Хәзерге көндә күзеңне кызыктырырлык мал белән дөнья тулган бит, акчаң гына булсын. Ә теге яшел кәгазь белән бер ялгызың гына бернәрсә дә эшли алмыйсың, сатуың хәерлерәктер дә әле. Булдыра алган кеше алсын, эшкәртсен җирне. Колхозлар таркалгач каушап төшкән авыл халкы тормышын җайга салды инде хәзер. Утыз сутый бакчаң булса, каз-үрдәген асрасаң, яшәргә була, саулык кирәк. Былтыргы корылыкта бер тюк печәнне ике меңнән булса да сатып алып, сыерын бетермәде тырыш кешеләр. Монысы мәсьәләнең бер ягы. Дөрестән дә, кулдагы чыпчык һавадагы торнадан кадерлерәк. Җирне саттык, акча кулда. Тик йөрәкне ниндидер шомлы билгесезлек тырнап тора. Кем кулларына күчә ул җирләр? Бар яңалыкны начарга юрыйсы да килми, ләкин иртәге өчен ишәк кайгырсын, дип яшәргә күнекмәгән авыл кешесе бер дә сыкраусыз гына сатмады җирләрен. Җир-ана дип тик торганнан гына әйтмиләр.

 

Җирсез кеше анасыз кеше, ятим кеше була, димәк. Ә ятимлек яшәешебезнең бик үк әйбәт ягы түгел бит, һәрберебезгә дә аңлашыла. Ярый ла җирне алучы абзыйлар җир җанлы, кешелекле хуҗалар булып чыкса. Кайбер җирләрдә аларның кем икәнен дә белми халык.

 

Безнең гаиләнең җир пайлары крестьян хуҗалыгында. Уңышлы гына көн күреп ятканда, былтыргы корылык эшләрне, әлбәттә, яхшы гына артка җибәрде. Аңа кадәр ел саен һәр пайга өч центнер икмәк, бер тонна печән, бер тонна салам ала идек. Авыл кешесенә терлек асрар өчен менә дигән ярдәм инде бу. Боларның барысын да акчага әйләндерсәң, хәзерге бәя белән без елына якынча ун мең сум акча алганбыз булып чыга. Бәяләр артуны да исәпләсәң, крестьян хуҗалыгыбыз да таркалмаса, киләсе ун елга, ким дигәндә дә, йөз илле мең сум акча бирер иде безгә биш гектар җиребез. Ә сатып җибәрсәк? «Агай, ник ишегалдыңдагы карыңны көрәмисең?» – дип сорагач, «Көрәр идең дә бит аны, тагын ява бит ул», – дип җавап кайтарган ди бер ялкау. Мин дә: «Ә сатып җибәрсәк?» – дигән соравыма үзем үк: «Сатмас идең дә бит аны...» – дип җавапның ахырын тәмамларга сүзләр эзлим, таба алмыйм.


Гөлфия СОЛТАНОВА, Лаеш, Имәнкискә
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»