поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.10.2011 Мәдәният

"Яңа гасыр" радиосын зур үзгәрешләр көтә

"Яңа Гасыр" радиосы шул исемдәге телерадиокомпания медиа-холдингына кергән, дәүләт булышлыгы һәм яхшы реклама табышлары булган татар телле тотрыклы радио. Бүген ул Казанга караганда, Татарстан районнарында, чит өлкәләрдә бик популяр. Казанда исә аны 91,5 ешлыгында тыңлап була.

Сонгы вакытта холдинг җитәкчесе "Яңа Гасыр" атамасында, аның программа сәясәтендә беркадәр торгынлык күзәтелүен таный. Югыйсә һәр юнәлеш буенча үсеш планы да бар, элек таралу зонасы начаррак булган Әлмәт төбәгендә "Яңа Гасыр" радиосының яңа тапшыргычы да урнаштырылды, реклама табышы буенча да Казанда эшләүче рус телле радиостанцияләрдән калышмый. "Яңа Гасыр"ның бер өстенлеге дә бар – анда республикада техник яктан иң сонгы казанышлар белән җиһазланган иң эре тавыш яздыру студиясе эшли. Радио уникаль татар музыкасы фондына ия.

 

 Инде "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов карары белән, радиога элек биредә баш мөхәррир булып эшләгән, Илнур Фәйзрахманов "яңа сулыш" өрергә тиеш. Ул 1 октябрьдән генераль директорның радио буенча урынбасары булып эшли башлады.

 

- Без сыйфатлы мәгълүмати һәм музыкаль продукт тәкъдим итеп, заман тыңлаучысы таләп-ихтыяҗларына җавап бирүче радиостанция булырга телибез – дип белдерә Илнур Фәйзрахманов. – Радионың иҗат командасы үз алдына Казан һәм республикабызның шәһәр-район, авыллары белән генә чикләнмичә, Рәсәйнең һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез, аларның да зыялы, актив, заманча мөстәкыйль фикерләүчеләре өчен ана телендә төп мәгълүмат чыганагы булу бурычын куя.

 

 Хәзер яңа тапшырулар челтәрен тикшерү бара. Бүген үк инде "Яңа Гасыр" радиосы эчтәлек һәм музыка ягыннан да популяр, оператив, булыр дип әйтергә була. Яңа тапшырулар, авторлык программалары, белгечләр аңлатмаларына киң урын биреләчәк. Ә радио иң популяр 10 радиостанция арасында һичшиксез үз урынын табар.

 

Белешмә: Файзрахманов Илнур Файзияздан улы, генераль директорның радио буенча урынбасары. 1980 елның 16нчы августында Балык бистәсе районы Юлсубино авылында дөньяга килгән. Казан дәүләт университетының "журналистика" бүлеген тәмамлаган. Өйләнгән. Улы һәм кызы бар.

 

Хезмәт баскычлары:

 

1998 – 99 ел - ТРТ (хәзерге ТНВ) каналының "Хәбәрләр" тапшыруында һәм "Шәһри Казан газетасында спорт хәбәрчесе

1999- 2000 ел - "Мәгърифәт" газетасы хәбәрчесе

2000 – 2002 ел – "Болгар ФМ" радиосы ди-джее

2002 – 2005 ел – "Яңа Гасыр" радиосы тапшырулары алып баручысы

2005 нче елдан "Яңа Гасыр" радиосының баш мөхәррире.



ТНВ
№ |
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»