поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
17.10.2011 Икътисад

Бәхет өчен күпме кирәк?

Россиядә рәхәтлектә яшәр өчен кешегә аена 65 мең 700 сум акча кирәк. “Ромир” тикшеренү холдингы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәткән. Кризиска кадәрге 2009 елда әлеге күрсәткеч 56 мең сум тәшкил иткән. Ә сезгә бәхет өчен күпме кирәк?

Сөмбел ВӘЛИДИ, Төбәкара “Идел Хаҗ” үзәгенең матбугат үзәге җитәкчесе:

 

– Ай саен коммерцияле ипотека өчен түләргә – 25, бензин һәм кәрәзле телефонга киткән чыгымнарга – 10, азык-төлек сатып алырга 5 мең сум түләп торсалар, шәп булыр иде. Димәк, хезмәт хакым, ким дигәндә, 40 мең сум булырга тиеш. Хыял инде бу, әлбәттә.

 

Лариса КАЗАНЦЕВА, Татарстан социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәгенең социология бүлеге башлыгы:

 

– Минемчә, белгечләр исәпләп чыгарган сумманың яртысы кадәр хезмәт хакы тү­ләп торсалар да, рәхәт яшәү өчен бик җиткән. Хәер, рәхәт тормышны кем ничек күзаллый бит. Атна саен шимбә-якшәмбе көннәрендә чит илгә барып ял итү турында хыялланучылар да бардыр. Минем хезмәт хакым белгечләр әйт­кән сумманың яртысыннан да азрак. Әмма үземне рәхәт яшим дип саныйм.

 

Асаф ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык артисты:

 

– Минем ул хакта уйлаганым да юк. Үзем, туганнарым, якыннарым сау-сәламәт булса, ашарга җитсә, яшәргә шартлар булса, минем өчен яхшы тормыш шул. Бәхет әнә шундый мизгелләрдән җыела инде ул. Лилия Муллагалиева белән дуэт итеп башкара торган мәхәббәт турындагы “Бәхет өчен күп кирәкми” җырында да бу со­рауга җавап бар. Мәхәббәттән ил­һам алып яшәү – үзе бер бәхет. Аллаһы Тәгаләгә, аның берлегенә ышанып, аннан сорап, теләкләр теләп яшәргә кирәк. Үземне рәхәттә яшим, дип санамыйм. Тормышта үзең­нән ка­нә­гать булмыйча, яңа максатлар куеп яшәргә кирәк. Ә максатыңа ирешү – үзе бер бәхет.

 

Альберт ХӘЙРУЛЛИН, сәүдә-күңел ачу комплексының идарә эшләре бүлеге җитәкчесе:

 

– “Рәхәт тормыш”ны һәркем үзенчә күзаллый. Берәүләр фатирлы булуларына сөенеп туя алмаса, икенчеләр шәһәр эчендәге таш “тартма”ларны бар дип тә белми. Коттеджларда гына яшиләр. Шуңа күрә бөтен кешене бер калыпка салып үлчәргә ярамый. 66 мең сум – рәхәт көн күрү өчен күп тә түгел, аз да түгел, дип саныйм. Хезмәт хакым әлеге күрсәткечтән азрак, әлбәттә. Әмма тормышымнан канәгать. Ә илдә яшәүчеләрнең хезмәт хакы 66 мең сум булу-булмау икенче мәсьәлә. Белгечләр ул турыда кызыксынмаган ич.

 

Алия НАСЫЙБУЛЛИНА, өйдә бала тәрбияли:

 

– Аена 18 мең сум хезмәт хакы алучылар нинди тормышта яши икәнен язмаганнармы анда? 66 мең сум керем турында хыялланмыйбыз да. Без гаилә­дә дүртәү. Олы улыбызга дүрт яшь, балалар бакчасына йөри. Мин икенче бала белән өйдә утырам. Бөтен авырлык иремә төшә. Гаиләбезгә 30 мең сум керем керсә дә, бик бә­хетле булыр идек. Яхшы тормыш-көнкүреш өчен әнә шул кадәр акча җитәрлек дип саныйм. Ә рәхәт яшәү турында сүз булса, анысы икенче мәсь­әлә. Моның өчен 66 мең сум да аз әле.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»