|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2011 Бәйрәм
Зөлфәт тә әти булгач инде!.."Юк, өйләнмим, нигә кияргә камыт?” дип җырлап йөргән “убежденный холостяк” Зөлфәт Зиннуров кинәт кенә өйләнде дә, менә гаиләсе дә ишәеп китте. Яшь җилкәнчек егет образын онытыгыз. Хәзер ул әти кеше! Кичә, 12 октябрь көнне Зөлфәт һәм Гөлназның кызлары туды. Сабый Казанның 1нче номерлы балалар тудыру йортында дөньяга килгән. Буе 51 сантиметр, авырлыгы 3 килограмм. Сөбханалла! Тизрәк Зөлфәткә шалтыратып котлау сүзләре җиткердек. “Аңлата алмаслык хисләр кичерәм,” – диде безгә яшь әти. Кызларына исемне әле тапмаганнар. Дөресрәге, әлегә әйтәселәре килми. Хуш, исемдә мени хикмәт, иң мөһиме, игелекле, бәхетле бала булып үссен. Зиннуровлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|