поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
12.10.2011 Җәмгыять

Без нигә алданабыз?

Алданган кешеләр саны буенча Татарстан беренче урында. Мәскәүдәгеләр безгә әнә шулай дип аптырый икән. Безнекеләр моның белән килешми, әмма республикада җинаятьчеләргә акчасын үзе теләп тоттыручылар арта тора. Эчке эшләр министрлыгы инде берничә ай дәвамында махсус чаралар уздырса, берничә көн элек Казанда МММга кушылырга чакырган яңа реклама такталары пәйда булды.

Башкаланың Авиатөзелеш районында яшәүче 74 яшьлек әбинең акчасын таксистлар саклап калган. Ә бит ул инде 150 мең сум акчасын бер белмәгән кешеләргә бирергә әзер була. Көндезге икедә әбигә улы шалтырата һәм авариягә эләгүен әйтә. Алар иптәше белән ике кешене таптатканнар икән. Менә шул хәлдән чыгу өчен 300 мең сум акча кирәк. Телефондагы тавыш улыныкына охшамаган, аның машина йөртү өчен “права”сы да, Алексей исемле иптәше дә юк. Әмма әби барыбер ышана һәм шалтыратучы таләп иткән сумманың 100 меңен түләргә ризалаша. Берничә минуттан тагын телефон шалтырый һәм “улы” аңа ишегалдында такси машинасы көтеп торуын әйтә. Әби шуңа утырып банкка китә һәм акчаны йөртүчегә биреп җибәрә. Бәхетенә, такси хезмәтендәге ханым эшнең нәрсәдә икәнен чамалый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Тик эшләр моның белән генә бетми әле. Хокук саклаучылар әбинең адресын ачыклаган арада, аңа тагын бер тапкыр шалтыраталар. Улы акча­ның килеп җитмәвен, вакытның аз булуын һәм әнисенә тизрәк кыймылдарга кирәк икәнен әйтә. Әби банкка барып, соңгы 50 мең акчасын да салдыра. Ләкин тагын бәхет елмая. Ул чакырткан икенче такси йөртүчесе дә эшнең нәрсәдә икәнен чамалап, әби­нең акчасын алмый. Бераздан исә аның берничә сәгать элек колак каккан 100 меңен тотып, беренче таксиның йөртү­чесе белән полиция хезмәткәрләре килеп җитә.

 

Аңларга да өлгермиләр

 

Ахыры яхшы тәмамланган вакыйга. Әмма барысы да алай түгел. Әйтик, шул ук Авиатөзелеш районында яшәү­­че ханым, бернинди лотерея һәм бәйгеләрдә катнашмаса да, үзенең 550 мең сумлык машина отуына ышан­ган. Ул шундук кесә телефонына килгән смс-хә­бәрдә язылган номерга шалтырата. Аннары икенче номерны җыя һәм алар кушканны үтәп, терминал аша алты мең акча түли. Ә җавап килмәгәч, поли­циягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше ачылган, тикшерүнең ничек тәмамланасы әлегә билгеле түгел. Аның каравы зыян күргән ханым акча күчергән терминалда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән киңәш кәгазе ябыштырылган була. Анда исә алдакчылардан ничек сак­ланырга кирәклеге язылган.

 

Хокук саклаучылар да халыкның ни өчен юк-барга ышанып, үз теләкләре белән акчадан колак кагуларына аптырый. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы инде берничә ай дәвамында “Үз-үзеңне алдатма!” дигән махсус чара уз­дыра, әмма алданучылар гына кимеми. Быелның сигез аенда республикада 239 әнә шундый җинаять теркәлгән. Узган ел исә андый очраклар 52 булган. Полициядәгеләр әйтүенчә, бу саннар халыкның игътибарсызлыгы аркасында да арта. Еш кына алданган кешеләр бу хакта беркемгә дә әйтми. Ә җинаятьчеләр акча эшләүнең яңа ысулларын уйлап таба тора. “Кесә телефоны аша акча таләп итүчеләр төрмәдән шалтырата. Самара өлкәсендә урнашкан зоналардан, мәсәлән, бөтен Россияне алдап яталар, – ди Татарстан Эчке эшләр министрлыгының оператив эзләү эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Баһавов. – Бездә халык ныграк алдана дигән сүзләр белән исә килешмәс идем. Әмма үз теләге белән акчасыннан колак кагучылар чыннан да аз түгел. Элек алдакчылар кармагына күбрәк өлкән яшьтәгеләр эләгә иде. Хәзер түрәләр дә, хәтта юридик белеме булган кешеләр дә зыян күрә. Алдакчылар көтмәгәндә, әйтик, төнлә шалтыратып, кешене аптырашта калдыра. Шуңа күрә кайберәүләр нәрсә булганын аң­ларга да өлгерми”.

 

Халык әле уянмаган

 

Белгечләр әйтүенчә, безнең халыкны берни эшләмичә акчалы булу хыялы харап итә. Кайберәүләр исә үзенең финанс проблемаларын башкалардан күрә, шуңа күрә кинәт пәйда булган “мөмкинлек”тән файдаланып, үз хәлен яхшыртырга ашыга. “Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә алданучылар күбрәк булуы турында берни әйтә алмыйм, – ди танылган психотерапевт Рамил Гарифуллин. – Инде шулай икән, моңа халыкның вәзгыять бе­лән кызыксынмавы гаепле. Җитмәсә, безне совет заманында башкаларга ышанырга кирәк дип тәрбияләде­ләр. Ул заманнар узды, халык әле уянмаган һәм куркыныч капитализм чорында яшәвебезне, безне ашарга сәләтле акулалар барлыгын аңла­маган. Телевидениенең йогынтысы турында аерым әйтәсем килә. Без­нең халык аны абруйлы орган дип кабул итә. Чынлыкта исә теле­ви­де­ниедә барысы да акча белән эшләнә. Ә без экранда күрсәтелгәнне һаман дөрес булырга тиеш дип кабул итәбез. Алдакчылар әнә шуннан яхшы файдалана. Әмма акны карадан аера белүче, алданмый торган яшь буын үсеп килә. Дөрес, үз-үзеңне алдау сыйфаты һәр кешедә бар”.

 

Емеляң бер якта торсын

 

Эт өрә торыр, кәрван йөри торыр. Әлегә вәзгыять әнә шундый. Полиция кисәтә, психологлар киңәш бирә, ә берничә көн элек Казанда МММга кушылырга чакырган яңа реклама такталары пәйда булды. Әйтик, аларның берсе башкалага Чаллы ягыннан кергән юл өстендә үк урнаштырылган. Анда белешмә алу өчен телефон һәм 90 нчы елларда телевизор экраннарында төп каһар­манга әверелгән Лена Голубков аша бик күпләрне төп башына утырткан Сергей Мавро­диның сайты турында мәгълүмат бар. Телефонга акча әрәм иткәнче дип, рекламадагы сайтка кердек. Анда исә мондый сүзләр язылган: “Бүген син ярдәм ит – иртәгә сиңа булышырлар. Акчаңны банкта саклыйсыңмы? Оятсыз банкирлар тагын бер банкны сатып алсын дисеңме? Бәлки лимузиндыр? Акчаңны МММга тапшыр һәм син пенсионерлар, инвалидлар һәм фәкыйрьләргә ярдәм итәчәксең”. Ә инде бу эшкә үзең белән тагын бер кешене ияртсәң, процентларың тагын да үсәчәк. Шунда ук “бәхет хисаплагычы” да бар. Аның ярдәмендә үзеңә кирәкле акчаны ничә елдан тупларга мөмкин икәнне исәпләп чыгарып була. Әлбәттә, башта күпмедер күләмдә үз сумнарыңны тапшырып. Әйтергә кирәк, фәкыйрегез исәпләп карады. Мавродига ияреп, эштән китәргә дә була икән бит.

 

Узган гасырның 90нчы елларында булган хәлләрдән соң, бу вәгъ­дәләргә ышануы кыен: эшсез дә, акчасыз да калу мөмкинлеге бик зур. Дөрес, Казанда урнаштырылган рек­лама такталарында финанс пи­рами­даларының сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында да кисәтелә. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итә: сайтта барысы да гади һәм аң­лаешлы итеп язылган. Тәмле телдән барыбыз да эреп китәргә әзер бит без. Шунда ук халыктан килгән хатлар урнаштырылган, анда исә халык Мавродига рәхмәт әйтә һәм ни өчен бу системага акча тыгуын аңлата: берәүләр дәүләткә үч итеп, икен­челәр исә ике елдан утрауда йорт сатып алырга, өченчеләр Альп тауларында тау чаңгысы базасы төзергә хыялланып эшли икән. Мәгъ­лүм әкияттә мич башында утыручы Еме­ляның теләкләре алар янында чүп кенә булып кала. Дөрес, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе реклама турындагы канунны бозу очрагы буенча эш кузгаткан. Әмма теге сайтка ышансаң, яңа МММга ике миллионнан артык кеше кушылган инде.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 192 | 12.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»