|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2011 Интернет
Tag-код – Билайннан мәгълүмат алуның тиз ысулы!«Билайн» тәкъдим итә торган тарифлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат алу тагын да җиңеләйде. Моның өчен мобиль телефон камерасы ярдәмендә tag-кодны сурәткә төшерү дә җитә. “Билайн”ның барлык реклама материаллары Татарстанда хәзер tag- кодлар белән чыгарыла. Тag-кодта турыдан Интернет сәхифәсенә илтә торган сылтама шифрланган. Бу мобиль телефон ярдәмендә мәгълүмат алуның иң тиз һәм уңай ысулы. Кирәкле сәхифәгә эләгер өчен, http://gettag.mobi сайтыннан түләүсез Tag Reader программасын күчереп алып, телефоныгызга куярга кирәк. Шуннан соң tag-кодны әлеге программа аркылы уздырасы гына кала – тарифлар һәм хезмәтләр турында бөтен мәгълүмат Сезнең өчен булачак! Мәгълүмат белән танышыр өчен: • Телефоныгызга түләүсез программаны күчереп алыгыз: http://gettag.mobi Tag-код – мәгълүматны мобиль телефоннардагы фотокамералар ярдәмендә укыр өчен Microsoft компаниясе тарафыннан махсус чыгарылган төсле штрих-код. Штрих-кодта Интернет челтәрендәге аерым бер сәхифәгә сылтама шифрланган, ул мобиль җайланма тарафыннан автоматик рәвештә укыла. Шулай итеп, кулланучы, Интернеттагы сәхифә адресын кулдан язып тормыйча, штрих-кодка мобиль телефон камерасын юнәлдереп, кирәкле сәхифә белән таныша ала. Тag-кодларны укырга мөмкин булыр өчен, түләүсез махсус программаны күчереп алып, мобиль җайланмага куярга кирәк. Программаның кирәкле төрләре киң кулланыштагы барлык мобиль платформалар өчен дә бар.
--- |
Иң күп укылган
|