поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
10.10.2011 Ир белән хатын

Хатын түгел, сөяркә

Иренең икенче хатыны булып яшәүче Сөмбел турында язган идем инде. Бу язмам да икенче хатын булып яшәүче кеше турында. Әмма бусы – никахсыз хатын.

Аның турында язу өчен артыннан күпме йөр­гәнмендер. Исемеңне әйт­мим, язмышыңны гына бәян ит, дию белән дә ярый алмадым: «Мин­дәй­ләр миллион, нишләп нәкъ менә минем язмыш сиңа кызык соң? Язма, зинһар», – диде Гөлназ. Әмма аның язмышы...

 

Гөлназга бүген 34 яшь, 5 яшьлек Ислам атлы ул үстерә. Ялгызы да түгел, гаиләле дә. Минем ниятемнән кире кайтмаячагымны белгәч, ул усалланып кына әйтеп салды: «Ну яз инде алайса, калын кара хәрефләр белән язып куй: мин – мулла сөяркәсе». Әлеге сүзләрне аңа инде сигезенче ел бергә торган ир-аты күптән түгел генә әйткән: «Йә риза булып тор да минем канымны эчмә, йә үзеңә икенче ир тап, син миңа хатын түгел, сөяркә генә».

 

Кадыйр белән Гөлназ инде ун елга якын таныш икән. Иргә бүген 47 яшь. Гөлназ белән танышканда, ул гаиләле, ике балалы ир булган.  Иминиятләштерүче ширкәттә эшләп йөрүче кыз Гөлназ белән ул машинасы аркасында танышкан. Кыз күңеленә сукмакны тиз салган ир – гаиләле булуын да, ике бала атасы булуын да яшер­мәгән. Йө­рәктә кабынган хис­ләргә ул вакытта икесенең берсе дә хуҗа була алмаган шул, ике арадагы мөнә­сә­бәт­ләр үз­лә­реннән-үз­ләре ны­гый гына барган.

 

– Ул вакытта егерме бишкә якынлашкан кыз булсам да, юләрлегем көчле булган, – дип искә төшерә Гөлназ. – Гаиләле икәнен белгәч, борыл да кит бит инде.  Ә мин, яратам, без бергә булабыз, дип тилердем. Инде ул вакытта ук диндә булган Кадыйр мине акрынлап-акрынлап намазга бастырды, яулык бөркәндерде. Син минем икенче хатыным инде, дигән сүз­ләренә алданып, кочагына кергәнемне сизми дә калганмын. Була аламы соң инде безнең илдә күпхатынлылык? Илебез түгел, ирләребез дә әзер түгел аңа, аларга бары тик ятып йокларга хатын гына ки­рәк, ә кайгыртырга, яшәтергә тагын бер хатын – артык кашык кирәк түгел.

 

– Ә ул сиңа, аерылам, бераз түз, дидеме, әллә хатыны белән аерылмаячагын әйттеме?

 

– Башта аның турында икебезнең беребез дә сүз куертмадык бугай. Эчем­нән генә, аерылыр, мин аның бердәнбере булачакмын, дип өметләндем, әл­бәттә. Ул вакытта иптәш кыз белән икебезгә бер бүлмәле фатир өчен акча түләп яши идек, Кадыйр белән якын мөнә­сә­бәт­ләргә кергәч, ул  ип­тәш кызымны чыгартып, аның өлешен (тулаем тү­гел!) түләп тора башлады. Үзе теләгәндә килә, миңа тулаем контроль урнаштырды.

 

– Кайчанга кадәр дә­вам итте инде ул мә­хәб­бәт идиллиясе?

 

– Бер ике-өч еллап. Минем аннан тәмам башым әйләнгән булган ин­де. Ничек яшим мин, иртәгә нәрсә булыр дип уйлау юк бит әй, хәтта әниләргә дә ләм-мим. Алар кунакка килә-нитә калса, Кадыйр килми тора иде дә, алар кайтып китүгә, ул кабат хуҗа роленә керә. Гипноз булгандыр димим, әмма саташу дәрәҗәсендә­ге ярату булды: мин тирә-юнемдә ни булганын да тоемламый, аңа баштанаяк гашыйк идем. Идиллия минем авырга узуым бе­лән тәмамланды.

 

– Кадыйр көтмәгән идеме?

 

– Безнең балабыз булачак, хатының белән аерылуны кайгыртырга кирәктер, дигән сүзләремне ул тупка тотты: «Ниткән ае­рылу, аерыр хатыным юк, телисең икән – тап, теләмисең икән – юк!»  – димә­сенме!

 

– Соң, аның никахлы хатыны син авырга узгач кына барлыкка килмә­гән­дер бит инде, ник аңарчы сөйләшү булмады?

 

– Ул миңа: «Хатынымны яратмыйм, балалар хакына гына торам», – диде. Мин шуңа ышанып яшәдем. Ул чыннан да минем янымнан кайтып китә алмый, пешергән ризыкларымны мактап туймый иде. Хатын-кыз нәкъ менә синең кебек наз­лы, тәмле телле, уңган булырга тиеш дип кабатларга яратты.

 

– 29 яшь өчен артык риясыз булгансың үзең...

 

– 29ым тулганда, мин әни булдым. Яулык ябып йөргән, намаздагы кеше буларак ничек инде бала төшертү турында уйлый алыйм мин?! Әниләргә   ба­рысын да аңлатырга туры килде. Утызга якынлашкан кызларын алар, ничек бар – шулай кабул итте. Кадыйр белән сүзгә килеп, берничә ай очрашмыйча торган идек, бала туарга бер ай кала, тагын татуланып киттек, кабат гаилә кебек яши башладык.

 

– Дин кешеләре өчен икенче хатын тоту дингә каршы бару түгел бит инде, нишләп никах укытмадыгыз?

 

– Мин үз хәлемә үзем күнгәннән соң, Кадыйрга аның турында әйткән идем, янәсе, никах укытсак, бала да никахта туачак. Ул бер сүз белән: «Юк», – диде. Аң­латма итеп: «Башта никах укыттырасыз сез, аннан рәсми төстә хатын булырга үр­мәлисез», – дип өстәде.

 

– Ник күнеп яшәдең соң, үз тамагыңны үзең кайгыртып яши алырлыгың булгач, нигә аңа тагылып ятарга кирәк?

 

– Ә бала? Горурлыгымны кайгыртып, малай кешене әтисез итеп яшиммени? Кая китим ди мин бала белән? Кадыйр безгә барыбер ярдәм итә, балага фамилиясен бир­мәсә дә, ата исемен бирде. Йә ризыклата, йә ки­ңәшләтә яр­дәм итә.

 

– ?!.

 

– Ул миңа бала табу мәсьәләсен үземә хәл итәргә кушты, алдан ук әллә нинди өмет чаткыларына кабынырга урын калдырмады. Мин аңа шуңа да нинди дә булса ачу саклый алмыйм. Баланы үзем таптым, язмышы өчен дә үзем җаваплы. Кадыйрга барыбер ничектер иремә караган кебек карыйм: ул – минем баламның атасы, минем терәгем.

 

– Дингә килдем, яу­лык яптым, дигән идең, башыңда яулык күр­мим?

 

– Салдым мин аны. Кадыйр белән яши башлаганнан соң мин бә-ә-әк күп дини кешеләрне күрдем инде. Иман җанда булырга тиеш ул, мин яулык яптым да фәрештәгә әверелдем дигән сүз түгел. Аның анысы – мода, үзләрен идеаллаш­ты­рыр­га тырышып йө­рүче бән­дәләр эше. Мин диннән китмәдем, аны күңелемдә йөртәм.

 

– Үзең мулла белән яшәсәң дә, «сынмагансың», үз фикерең бар.

 

– Мин – мулла сөяркәсе. Аны миңа Кадыйр үзе әйтте. Әмма мин бер нәр­сәгә дә үкенмим, һәр кешенең үз язмышы. Мин дә, бәлкем, киләчәктә үз насыйбымны, үз хәләлемне табып, бәхетле хатын булырмын. Күкләрдә дә, җир­дә дә никахым укылыр. Бәлки, менә шулай парлы ялгыз булып кар­таер­мын – белмим. Әмма яшьләргә үткәреп әйтәсем килә: үз насыйбыгызны табыгыз. Мәхәббәт үтә ул, әмма ул җимергән кир­тәләр еллар буена сузылып, үз язмышыңны да ботарлап ташларга бик мөм­кин. 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»