поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
10.09.2008 Җәмгыять

БЕР МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ (УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ)

Көтмәгәндә-уйламаганда, гашыйк булдым бит әле. Баш-аягым, бөтен барлыгым белән мәхәббәт утында янам. Уйлыйм-көям, ашамыйм-эчмим, йокым качты. Хәер, тәртибе белән сөйлим әле.

 

Шушы көннәрдә Бөгелмәдә булырга туры килде. Поезд көткән арада шәһәр белән танышырга уйладым. Ач карынга гүләйт итү күңелсез бит. Башта тамак ялгау турында кайгыртырга туры килде. Вокзал тирәсендәге ашханәләрнең берсенә юнәлдем. Биредә шашлыктан башка әйбер сатмыйлар. Җитмәсә, ишегалды тулы эт көтүе. Боларны күргәч, тамактан аш узмый инде ул...

 

Вокзал эчендәге ашханәгә кергәч шатландым. Чиста, рәхәтләнеп утырып ашарга мөмкин. “Аш ашап, җелеккә җылы йөгертәм”, — дип уйлап өлгермәдем, сатучы кыз: “Бездә аш булмый. Барлык ризык витринада, сайлагыз”, — диде. Ә анда пилмән һәм дөге боткасы. Тик ул я ит яисә котлет, теләгәннәргә гуляш белән бирелә. Витринада бөтен кеше күзе төшкән ризыкны ашыйсы килми бит әле. Якында гына урнашкан “Минутка” кафесына кердем. Сатучыдан меню сорадым. “Бездә меню юк, бөтен ризык алдыгызда”, – дигән җавап ишеттем. Кафеда ризык төрлелеге шатландыра. Балыкның ниндие генә юк, салатлар бар. Мич ризыкларын да сайлап алырга була. Минем бит аш ашыйсым килә! Биредә дә мондый төр тәгам әзерләмиләр икән. Мантый алырга туры килде.

 

Ашарга утыргач, кирза итеге шикелле мантый камырын умыруым булды, шырт итеп тешем сынды. Менә шушы минутта мин гашыйк булдым. Тик әлегә кемгә икәнен дә белмичә, тәнемне мәхәббәт уты чорнады. Тормышта без югарылыкны да, яхшылыкны да кемгәдер сылтарга күнеккән. Әлбәттә инде, хуҗаларга! Мин Бөгелмәдә, димәк, минем мәхәббәт “предметым” — шәһәр башлыгы! Моның шулай икәнлегенә бәдрәфкә кергәч, тагын бер кат инандым. Биредә мин фәлсәфи уйларга баттым. Җәмәгать, ярата бит үз халкын Бөгелмә мэры! Саклый, кызгана, үз итә... Әнә бит, ашханәләрендә беренче ризыкны пешереп тә тормыйлар. Мин аңладым моның сәбәбен: мэр шул рәвешле халкы турында кайгырта. Аш тиз арада эшкәртелүче ризыклар рәтендә. Димәк, ул чыгар юлны да иртәрәк эзләячәк. Ә бит вокзал бинасында урнашкан бәдрәф бәясе 8 сум тора. Көн саен әлеге тишеккә шушы сумманы ташлый башласаңмы, бөтен эшләгәнең шуңа китеп бетәчәк!

 

Ашасыннар ботка, башка төрле ризыклар да җитәрлек ич. Алары озаграк эшкәртелә. Димәк, бәдрәф эзлисе булмый. Акча янга кала. Менә шушыларны уйлап, яшерен сөю утында тагын да катырак яна башладым.

 

Ашагач, бушангач, күңел көр! Шәһәр белән танышуымны дәвам итәм. Искиткеч хәл: биредә бар да яшь, матур, сөйкемле. Юлда миңа очраган Әкълимә әбигә дә үз яшен бирмәссең. Йөзе 25 яшьлек кызларныкы кебек, бер генә дә җыерчыгы юк. Исем китеп, шушы хакта сораша торгач, Әкълимә әби болай дип сөйләде:

 

– Шәһәребезгә Хөсәен Табиб килде. Шуның сеансларына йөреп яшәрдем. И, балам, бар тизрәк шунда, күр профессорның үзен.

 

Такси тотып, чаптым “Техника йорты”на. Залга кермичә генә, читтән күзәтәм. Чү, бу ни могҗиза! Бөкрәеп беткән, таякка таянган бер әби минем күз алдымда тураеп, таягын атып бәрде дә китте “Әпипә” биеп. Шушы хәлне үз күзләре белән манзара кылучы өч бабайның чал башы кара төскә керде.

 

Йа Хода, пенсия яшендәге аналарның битләреннән җыерчыклары юкка чыкты. Тегеләр шатлыктан “шейк” биергә кереште!

 

Эх, зрә генә гашыйк булмаганмын икән шул мин Бөгелмә мэрына. Картлар турында әнә ничек кайгырта!

 

Искиткеч хәл: 15ләп кеше залда чишенә үк башлады. Монысы нәрсә икән тагын? Аңлашылды: боларының операциядән соңгы җөйләре тигезләнгән, шуны бер-берсенә күрсәтеп мактанулары икән. Китте халкы биеп... Менә кая ул стриптиз!

 

Берзаман зал “келт-келт”, “теке-теке” дигән авазларга күмелде. Халык моны террористлар бомбасы дип уйлап, чыгар юлга ыргылды. Кемдер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратырга чапты. Иң беренчеләрдән булып залдан Хөсәен Табиб чыгып ычкынды. Аны, куркуыннан, Нефтекамск шәһәренә чыгып качкан, дип сөйләделәр.

 

Залда мәхшәр купты: халык этенә-төртенә, таптый-изә тышка юл алды. Тирә-юнь ыңгырашу, елау, сыкрау авазларына күмелде. Бераздан тынычланган халык шуны аңлады: Табиб кодрәте белән залда сәгатьләр эшли башлаган икән.

 

Эх, мин генә үзгәрмичә калдым. Үзем гаепле, залга кермичә, ишектән генә карарга ярамый бит инде. Агара башлаган чәчләрем, җыерчыкларым, операциядән соңгы җөйләрем дә үзгәрешсез, шул килеш сакланган. Мин бит боларның барысыннан да бер сеанста, 50 сум түләп котылмакчы идем...

 

Ә мин барыбер бәхетле, чөнки гашыйк! Шундый шәһәр башлыгын яратмый мөмкин түгел. Хөсәен Табиб сеансларында 5 көн дәвамында халкын яшәртеп, саулыкка күмгән кешене яратам мин. Хәзер телефоннан шалтыратып, Наил Гамбәровичның үзенә дә җиткерәм әле мәхәббәт хисләремне...


Мәдинә НУРУЛЛА
Безнең гәҗит
№ 36 | 10.09.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»