поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.10.2011 Медицина

Елмаерга оялма!

Күршеләрем ремонт ясарга кереште. Дивар артында борауның эшләгән тавышын ишетүгә, йөрәк кысылып куя. Әлеге борауның тавышы миңа теш табибы бүлмәсендәге бормашинаны хәтерләтә.

Килешәсездер, әнә шуның тавышыннан куркып, күпләр теш табибына бармый йөри иде. Хәзер исә хәлләр башкача, бүген тешне ямату яки алдыру алай куркыныч түгел. Авыртуны баса торган укол кадыйлар да бернәрсә дә сизмисең. Элеккеге кебек, теш табибына керер өчен яртышар көн чиратта да басып торасы, иртәнге алтыда торып, талон алырга да йөгерәсе юк. Адым саен теш дәвалау клиникалары, кайсын телисең, шунысын сайла. Тик шулай да халык теш табибына барырга атлыгып тормый. Теш алдырырга кирәк булып та, табибка барырга куркып йөрмәс, тешләреңне дәвалау алтын бәясенә төшмәсен өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Әлеге сорау белән без 9 нчы теш дәвалау дәваханәсенең теш табибы – хирург Динә Әнвәр кызы АЗИЗОВАга мөрәҗәгать иттек.

 

– Динә Әнвәровна, тешләр бозылуның сәбәпләрен Сез нәрсәдән күрәсез?

 

– Иң беренче чиратта баллы ризыкларны күп ашау, тәмәке тарту, тешне даими чистартмау, ярты ел саен теш табибына йөрмәүне атар идем. Тешләрнең зәгыйфь булуы нәселдән дә килә. Ата-анада урт авырулары булганда, баланы кечкенә вакытында ук табибларга күрсәтеп торырга, үзгәрешләрне вакытында күрә белергә кирәк. Пародонтит, пародонтоз авыруларына бирешүчәнлек тә нәселдән килә. Баланың теше ана карынында ук формалаша, шуңа да булачак әни сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тиеш. Гигиенаны үтәргә, дөрес тукланырга, тәмәке тартмаска һ.б. Организмга фтор һәм кальций җитмәү, химия предприятиеләрендә эшләү дә тешләргә тәэсир итми калмый.

 

– Кибетләрдә теш пасталарының ниндиләре генә юк. Аларның кайсын сайларга кирәк?

 

– Артык кыйммәтле теш пасталарына кызыкмагыз, арзанлылары арасында да яхшы сыйфатлылары бар. Аның составында фтор яки кальций булырга тиеш. Пародонтоз яки пародонтит булганда составында урман бәлзәме, тома балавыз, төрле үләннәр кергәнен файдаланыгыз, кариес күзәтелсә – фтор яки кальций кергәнен. Аларның икесен дә аралаштырып, әйтик, бер айда берсен, икенче айда икенчесен яки булмаса иртән – фторлысы, кичен кальцийлысы белән чистартыгыз. Теш пасталарын кибетләрдән яки даруханәләрдән алырга тырышыгыз.

 

Теш щеткаларын сайлаганда табиб белән киңәшләшергә кирәк. Чөнки ул тешнең эмале белән бәйле. Эмаль йомшак, юка булганда уртача катылыктагы щетка белән чистартыгыз. Уртлар начар булганда, эмаль ашалган булса, йомшак кыллысын сайлагыз. Тешләре сәламәт һәм нык кешеләргә каты кыллысы да ярый. Һәм иң мөһиме: теш щеткасын һәр өч ай саен алыштырып торыгыз.

 

– Рекламаларда, ашаганнан соң, сагыз чәйнәргә кушалар. Бу дөресме?

 

– Сагызны ашаганнан соң ук чәйнәргә кирәк. Әмма аны биш минуттан да артык чәйнәргә ярамый. Сагыз ашагач барлыкка килгән кислотаны юкка чыгарырга ярдәм итә. Күп кенә балаларның сагызны сәгатьләр буе чәйнәгәнен күрергә туры килә, ә бу исә зыянлы, гел шулай озаклап авызда сагыз әйләндергәч, чәйни торган мускулларга артык көч килә һәм алар кирәгеннән артык ныгып, баланың авызы ачылмаска да мөмкин.

 

– Ә пародонтит авыруы ни сәбәпле барлыкка килә?

 

– Беренче чиратта нәселдән килә, экология һәм әйләнә-тирә мохитнең дә тәэсире зур. Шулай ук яшәү рәвеше, әйтик, тешне дөрес чистартмау аркасында урт тирәләрендә бактерияләр җыелу, тешләрнең тыгыз һәм дөрес урнашмавы, кешедәге йөрәк-кан тамырлары, калкансыман биз, бөер һәм бавыр авырулары, диабет кебек чирләр һәм матдәләр алмашы бозылу белән дә бәйле.

 

– Тешләр озын гомерле булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

 

– Аксымга бай ризыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз. Алма һәм кишер тешләрне ныгыта һәм шул ук вакытта чистарта да, бу бигрәк тә балалар өчен файдалы. Майлы һәм баллы ризыкларны еш кулланмагыз. Гомумән, кеше сәламәт булсын өчен сәламәт туклану кирәк. Тешләрне вакытында чистарту, теш табибына ярты елга бер тапкыр күренү мөһим.


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»