поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
10.09.2008 Җәмгыять

МУЛЛАНУР ВАХИТОВ ҺӘЙКӘЛЕН НИШЛӘТЕРГӘ?

Кичә Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе булды. Анда шәһәр хуҗалыгы мәсьәләләре, аерым алганда, башкалабызны су белән тәэмин итүне яхшырту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү программаларының үтәлеше шома гына узып китте. Ә менә инициатив төркемнең ике мәсьәлә җәһәтендә җирле референдум үткәрергә тәкъдим итүе шактый гына сорау тудырды.

 

Референдумга чыгарырга тәкъдим ителгән мәсьәләләрнең берсе – "2013 елда булачак Универсиадага әзерләнү максатында теләсә нинди милек төренә караучы җирләрне "тартып алуны" гадиләштерүче махсус федераль закон кабул итү зарурлыгы белән сез килешәсезме?" Билгеле, бу мәсьәлә байтак казанлының мәнфәгатенә кагылырга мөмкин. Думаның законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә даими комиссиясе рәисе Н.Рыбушкин, бу мәсьәлә җирле референдум вәкаләтенә керми, дип әлеге башлангычны кире какты. Үз чиратында депутатлар да аның белән бертавыштан килеште. Ә инде референдумга чыгаруга тәкъдим ителгән икенче мәсьәлә депутатларда байтак сорау тудырды. "Мулланур Вахитов һәйкәлен Идел буе районындагы Мулланур Вахитов мәйданына күчерү зарурлыгы белән сез килешәсезме?" – рәвешендә, томанлырак формалаштырылган иде бу сорау. Шуңа күрә аны кайбер депутатлар "кычытмаган җирне кашу" дип бәяләде. Ә инде аңлатма бирүче Н.Рыбушкин, сорауны болай формалаштыру дөрес түгел, "әйе" дигән җавап та, "юк" дигән җавап та төрле нәтиҗә ясарга мөмкинлек калдыра, дип белдерде. Мәсәлән, депутат Минзаһит Якупов: "Ул хәтле принципиаль, мөһим мәсьәлә түгел бу. Ә менә референдум үткәрергә ризалык бирәбез икән, бу эш шәһәр казнасына 50 миллион сумга төшәчәк", – ди.  Без бу уңайдан әлеге мәсьәләгә турыдан-туры катнашы булган дәүләт әһеленә – ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать итеп, аның мөнәсәбәтен белештек. Байтак еллар ТР Милли китапханәсен җитәкләгән кеше буларак, шәһәр үзәгендә – "боҗра"да яңа, зур, махсус ТР Милли китапханәсен төзү фикерен бишкуллап яклый ул.

 

– Әгәр Мулланур Вахитов һәйкәле Вахитов мәйданына күчерелә икән, исеме җисеменә туры килеп торачак. Гадәттә, һәйкәлләр үз исемендәге мәйданда була. Казанның генераль планы буенча 2013 елга кадәр башкалабыз экологиясенә зыян китерә торган барча промышленность предприятиеләре шәһәр читенә чыгарылачак. Шулай итеп, якындагы елларда бу урын шәһәрнең бер үзәгенә әйләнәчәк. Юл чаты, Кабан буе – бик матур төш. Казанның бөтен җире дә күркәм булырга тиеш. Референдум үткәрелеп, күчермәскә, дигән карар кабул ителә икән, мин каршы түгел. Әмма калдырырга карар кылсалар да, зыян килмәсен өчен һәйкәлне вакытлыча булса да бу төштән алып торырга туры киләчәк. Милли китапханә төзелеше инде быел ук башланырга тиеш. Әлегәчә тотына алмауларының сәбәбе шул: проект буенча килештереп бетерәсе кайбер мәсьәләләр бар, – диде ул.

 

Дөрес, бу мәсьәлә депутатлар каравына икенче мәртәбә кертелә инде. Шулай да Дума җитәкчеләренең тәкъдим кертүчеләргә кискен җавап бирәсе килмәде бугай. Илсур әфәнде Метшин үзе "битараф" дип тавыш биргәнгәме, депутатларның күпчелеге һәйкәлне күчерү-күчермәү мәсьәләсенә битараф калды, ягъни бернинди дә карар кабул ителмәде. Күрәсең, инициатив төркем әлеге мәсьәләне өченче мәртәбә кертәчәк. Хәер, мәсьәләне өченче мәртәбә караганда яңа Милли китапханә бинасын төзи дә башларлар инде.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 192 | 10.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»