поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
06.10.2011 Җәмгыять

“ВАМИН” халыкны ничек алдый

Алданган сатып алучы Intertat.ru редакциясенә мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, кибет киштәләрендәге “ВАМИН” сәүдә маркасы төшерелгән эремчекләрнең авырлыгы тышлыкта күрсәтелгәнгә туры килми.

Эксперимент

 

Бу фактның дөреслеккә туры килү-килмәүлеген тикшерер өчен редакция хезмәткәрләре гади генә эксперимент уздырды. Моның өчен без башта граммнарга хәтле төгәллек белән үлчи торган заманча электрон үлчәү табып кайттык. Аннары янәшәбездәге “Карусель”, “Магнит” һәм “ВАМИН” фирма кибетләреннән бер үк көнне чыгарылган нетто авырлыгы 250-граммлы берешәр кап майсызландырылган эремчек сатып алынды. Аларны үлчәүгә салгач, хәйран ук калмасак та, кызыклы нәтиҗәләр килеп чыкты.

 

“Карусельдән” алып кайтканы чынлап та 250 грамм булып чыкты, тик... тышлыгы белән бергә исәпләгәндә. Ягъни бу – эремчекнең нетто авырлыгы түгел, ә брутто авырлыгы. Тышлыгыннан арындырылган эремчекнен төгәл массасы 242 грамм булды, кәгазен үзен генә үлчәп карагач, дисплей 7 санын курсәтте (1 грамм эксперимент выкытында “очып киткән” эремчек сыеклыгы булган дип исәплик). Димәк, бу очракта сатып алучы ким дигәндә 7 граммга алданган булып чыга. Бер караганда, кечкенә сан кебек, әмма акчалата исәпләсәң (“Карусельдә” без алган эремчекнең бәясе “Магниттагы” кебек үк 29 сум 90 тиен иде) җитештерүче безне 84 тиенгә алдаган. Көн саен берәр кап эремчек сатып алган гаиләләр елына 300 сумнан артык акчасын югалта дигән сүз. Чагыштырыр өчен: бу суммага ай буе рәхәтләнеп кәрәзле телефоннан сөйләшергә мөмкин.

 

“Магнит” һәм “ВАМИН”нан алганнарының да нетто авырлыклары тиешледән бераз кимрәк иде. Тышлыгы белән бергә үлчәү 252 граммны күрсәтте. Кәгазьсез – 244 грамм.

 

“Без бернинди дә алдау күрмибез”

 

Бу хәлгә аңлатма сорап, җитештерүченең үзенә - “ВАМИН” компаниясенең Казандагы сөт-май комбинатына шалтыратырга булдык. Күп кенә телефон номерлары буенча “типкәләгәч”, безне лаборатория хезмәткәре Марина Анатольевнага (фамилиясен әйтмәделәр) юнәлттеләр. Укучыбыз хәбәре, үзебез үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре белән танышкач, Марина Анатольевна шулай дип җавап бирде: “Төгәлсезлекләр була инде. Сәнәгать өлкәсе бит. Үлчәүләрнең нинди булуына да карый. Без монда бернинди дә алдау күрмибез”. Ашамлыкның төрен, чыгу көнен язып алып, ачыклыклар кертергә, кимчелекләрне бетерергә вәгъдә бирде Марина ханым.

 

Сатып алучы алданган очракта нишләргә тиеш соң, дигән сорауга җавап эзләп, без дәүләт органы – Кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының дәүләт инспекциясенә мөрәҗәгать иттек. Әмма мондый мөрәҗәгатьләр өчен җаваплы бүлектә безгә сорауны Роспотребнадзорга юнәлтергә кирәклеген әйттеләр.

 

Тишек тагарак янында калу шул буладыр инде... Безгә бирелгән номер буенча берничә тапкыр шалтыраткач, безгә: “Сез “Евротранс” оешмасына эләктегез”, – дип җавап кайтардылар. Шул ук номер Роспотребнадзорның “кайнар линия” телефоны да икән.

 

Махсус рәвештә 2 сәгать шалтыратып та, кирәкле кешегә эләгә алмадык. Сорау туа: алданган халык кемгә һәм кайда шалтыратырга тиеш соң? Ризыгын авызыннан тартып алып, халыкның авызын ябалар түгелме?

 

Узган гасыр башында бабаларыбыз үз хокуклары, 8-сәгатьлек эш көне уз гомерләрен җәлләмичә шактый кискен көрәш алып барганнар. Ә без бүген хокукларыбызны белмибез дә, югалта да барабыз, ахыры...

 

P.S. Бүген иртән әлеге экспериментны кызык өчен өйдә дә кабатлап карадым. “ВАМИНның” “Альпийский” сортлы 5 процентлы эремчеген электрон үлчәүгә салдым. Нетто массасы 300 грамм дип ышандырсалар да, гамәлдә ул шактый саллы полиэтилен тышлыгы белән бергә 288 грамм авырлыкта булып чыкты. “ВАМИН” хуҗаларын баетырга гонорарларым гына җитсен...


Алена НИЗАМОВА
Интертат.ру
№ | 05.10.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»