поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.10.2011 Икътисад

Төпсез кисмәккә су ташу

Күптән түгел Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы “Халыкның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләве” дигән кызыклы презентация игълан итте.

Министрлык сайтына элен­гән графиклар мәгълүмат кырында аз гына дулкынлану барлыкка китерде, чөнки саннар гади күз белән генә караганда да кызыклы иде. Кызыгы шунда: рәсми саннарга ышансак, Россия халкы гаилә кере­менең 10 процентын то­рак-коммуналь хуҗалыгына тү­ләүгә тота, имеш, ә Фин­ляндиядә бу күрсәткеч 3 процент кына, Бөекбритания, Швеция һәм Испаниядә – 6 процент, Германиядә – 9 процент. Сан­нарның барысын да китереп торуның хаҗәте юк. Теләгән һәр кеше министрлык сайтыннан үзе кереп карый ала. Шулай да әйтеп үтик: Балтыйк буе республикаларында күрсәткечләр иң югарысы. Эстония­дә, әйтик, тү­ләүләр 20 процент тәшкил итә. Башкала журналистларын россиялеләрнең бу өлкәдәге гаилә чыгымнары европалыларныкына караганда күпкә зуррак булуы ярсытты һәм матбугатта “фаш итүле” мәка­лә­ләр басылды. Бу язмада без мәскәүле аналитиклар башкармаган исәпләүләрне башкарырбыз. Аз гына математика белән шө­гыльләнеп алу зыян итмәс. Бу шөгыль безгә рәсми даирәләр белдер­мә­гән кайбер нәрсә­ләрне белергә ярдәм итәчәк. Кайбер саннар Россия­нең ут күршеләре бе­лән ни өчен этле-мәчеле яшә­вен дә аңларга булышачак.

 

Россиянең гамәлдәге Президенты Дмитрий Медведев язгы якта ил статистикасы турында: “...нет веры в эту статистику, брехня это зачастую”, – дип белдергән иде. Президент белән килешик, әмма... Әмма без исәпләүләрдә шул сафсата статистика саннарына таянырбыз. Шуларга таянып уйдырманың уйдырма икәнлеген исбатларбыз.

 

Әйдәгез, башладык. Министрлык сайтындагы иң беренче график ТКХ өчен түләү­ләрнең үсеш темпын чагылдыра. Мин үзем бу графиктагы саннар дөрес булырга тиеш дип саныйм. 2000 елда россиялеләр ТКХ өчен кеше башына уртача 130 сум акча түләгәннәр, быел бу күрсәткеч 1459 сумга җиткән. Соңгы санны беренчесенә бүлик. Түгәрәкләп алгач 11,22 дигән сан килеп чыгачак. Шушы 11 ел эчендә түләүләр 11,22 тапкырга арткан дигән сүз бу. Барыбыз да үз җилкәбездә күтә­реп караганга, бу саннарда безнең өчен гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Авыр арту икәнен генә искәртик... Бигрәк тә аз керемле гаиләләрнең җелеге­нә үтәрлек, чөнки гаилә ке­ремнәренең 10 проценты ди­гән сан ул уртача хезмәт хакыннан исәпләнгән. Гадәти россияле­ләрнең күпчелеге уртача хезмәт хакыннан күпкә азрак табыш ала, шуңа күрә 40 процент халык үз керемнәренең 30 процентына ка­дәрен ТКХ түләүлә­ре өчен тота. Кайберәүләр өчен хәтта 90-100 процентка якынлаша әлеге күрсәткеч.

 

Мине аз гына гаҗәпләндерә торган сан өченче графикта. 2000 елда без, ягъни халык ТКХ чыгымнарының 54 процентын каплаганбыз, бү­ген исә 11,22 тапкыр артык түли башлагач, бу сан 89 процентка җиткән. Димәк, без төпсез кисмәккә су ташыган булып чыгабыз, күпме генә ташыма, тулмый теге. Түләнгән акчаларга карасак, күптән тулып ташып чыгарга тиеш бит инде.

 

...Ләкин инфляция дигән күрсәткеч бар. Безнең түләү­ләрнең байтагын инфляция йота, шуңа күрә күп түләгән саен аз түлисең дигән парадокс барлыкка килә. Тик ин­фляциянең рәсми күрсәткеч­лә­ре алай ук югары түгел. Иң зур инфляция 2000 елда булган – 20,2 процент. Аннан соң түбә­нәюгә киткән. 2009 елда, әйтик, 8,1 процент кына. Улымнан махсус компьютер программасы ясатып алдым да, 2000 елда ТКХга түләгән акчага инфляция процентларын кушып, аны 2011 елга кадәр китереп җиткереп исәпләп карадым (күп очракта инфляция күрсәткечләрен зурайту ягына түгәрәкләдем, 8,1 не 9 дип алдым). 434,893058482738 ди­гән сан килеп чыкты, ягъни без фатир чыгымнары өчен 435 сум тү­ләсәк, ТКХның 54 проценттан артык чыгымын каплыйбыз дигән сүз монысы. 870 сум түләсәк, инде 108-110 процент килеп чыга якынча. 1459 сум түләгәндә, бик киметеп исәпләсәк тә ТКХның 170-180 процент чыгымнарын кү­тә­рә­без дип уйларга кирәк. Мәскәү аналитиклары исә 200 процент түли­без дип белдерә. Бу сүз хак булырга тиеш, чөнки үткән язда бер Үзәк федераль округта гына ТКХ­ның 25 миллиард сум акчасы урланып чит илгә чыгарылды дип рәсми рәвештә игълан итте­ләр. Урларлык та калгач, акчалар җитеп аша, димәк. Шуңа да Никита Кречивский дигән икътисад фәннәре докторы Россия хөкүмәте газетасында ТКХ түләүләрен ике тапкыр киме­тү­нең бернинди дә авырлыгы булмаска тиеш дип белдерде.

 

Тик әле без исәпкә алып бетермәгән тагын бер нәрсә бар. Газ һәм нефтькә дөнья­күләм бәяләр дигән төшенчә. Россиядә, әйтик, газга бәяләр инфляция процентларын күпкә узып арта, чөнки дөнья бәяләре белән тигезлибез дип тырышалар. Бу омтылышның максатын аңлау кыен, чөнки, бердән, дөньяда углеводородларга уртак тигезләшкән бәя юк. Нефть, әйтик, бүген Америкада бер барреленә 80-85 доллар тирәсе булса, Европада 105 долларга якын бәя­ләнә. Ә эчке базарда энергия чыганакларына бәя­не һәр ил ничек булдыра ала, шулай куя. 2009 елның сентябрендә, мә­сәлән, АКШның эчке базарында газга бәя 1000 кубометрына 70 доллар булса, шул ук вакытта Рос­сиядә 80 доллар иде. Ә экспортка газ һәрвакытта да кыйбаткарак китә. Әмма монда да бердәм бәяләр юк. 2010 елның икенче кварталында Германия Россия газын 150 долларга сатып алса, Украина һәм Эстония 235 доллар тү­ләгәннәр. Менә бу саннар Тимошенконың ни өчен төрмә­дә утыруын, һәм ни өчен бер Украина Президентының да Россия белән тыныша алмавын ачык иллюстрациялиләр дә инде. Күрәсең, Газпром үз иле халкын да украиннарны каезлаган кебек каезларга телидер.

 

ТКХ чыгымнарында энергия чыганакларына бәяләр төп урынны алып торганлыктан, шул бәяләрнең үсеш динамикасы белән без түләгән акчаларның арту темпын чагыштырып карыйк. Газ турында төгәл мәгълүматлар табу кыен, шуңа күрә нефтьне генә алыйк. Газ бәясе гадәттә нефтьнеке белән параллель үсә яисә төшә. 2000 елда нефть бәясе 30-33 доллар тирәсе булган, дөрес, ел ахырына 25 долларга кадәр түбә­нәйгән. Хәзергесен 105 доллар дип алыйк инде, ул соңгы көннәрдә түбәнәю ягына бара. 2000 елдагы иң түбән бәя­не алсак та, 2011 елга арту дүрт тапкыр тирәсе. 11,22 тапкыр түгел дә түгел инде. Бу яктан китереп санасак та, без ТКХ өчен, Икътисадый үсеш министрлыгы исәпләгәнчә, 89 процент кына түгел, кимендә 189 процент түлибез булып чыга.

 

Министрлык сайтындагы саннар уйланыр өчен әллә ни­кадәр азык бирә. Боларны чагыштыр гына, ачыш арты ачыш ясыйсың. Тик, Дәрдмәндчә­рәк итеп әйтсәк, ­“Җитәр инде, Рә­шит, сүзне озайтма...”


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 186 | 04.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»