поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
04.10.2011 Авыл

Риваятьләр ни сөйли?

Туган авылым турындагы матур хатирәләрне яңарту, риваятьләрне искә төшерү минем күңелемнең түренә кереп өзгәли, аны сагыну, сагыш биләп ала. Нигә шулайдыр инде, белмим. Ә бәлкем, элеккеге, мин белгән, мин үскән авылның юкка чыгуы белән аңлатыладыр бу халәт.

Зур Көек Казаннан ерак булмаган Биектау районында. Авылымны, аның табигатен Тукайча ук мактый алмыйм. Ләкин минем өчен авылым чит җирләрнең ис­китмәле матурлыгына да алыш­тыргысыз. Ул минем кү­ңелемә бик тә якын, кадерле бер изге җир булып сеңеп калган. Авылымның һәр ядкарен, һәр хати­рәсен сагынып, өзгәләнеп яшәүче­ләрнең бер­­се мин. Авылыбыз башында – әллә кайдан күренеп торган горур те­гермән, безнең өйдән ерак түгел генә – тимерче алачыгы, шунда ук – ат дагалый торган ыстан, авылым кырларында – тулы башак белән чайкалып үскән иген басуы, шул басуны ике якка аерып ат арбасы үткән юл, шул юлдан яланаяк ат пәпәе1 артыннан йөгергән сабый чагым.

 

Хәзер балачакта авылдашларым тарафыннан сөйләнгән риваятьләрне искә тө­шереп карыйм.

 

Рауза апа сөйләгәннәрдән

 

Авылымның нәкъ уртасында түгәрәк матур күл бар. Төнлә белән яшьләр кичке уеннан кайтып килгәндә кү­рәләр: зират ягыннан күл өсләтеп ике аккош, ак җәймәгә төрелгән әйберне күтәреп, авылның икенче ягына – иске зиратка таба очып киткәннәр. Берникадәр вакыттан соң аккошлар кире әйләнеп күлгә төшкәннәр икән. Иртә белән бу хәбәр бөтен авылга таралган. Берничә көн элек Садретдин исемле бабай үлгән. Ул бик тә яхшы күңелле кеше булган. Башкаларга гел изгелек кылырга тырышкан. Аның әле күрәзәчелек сыйфаты да булган. Үзенең үләсе көнен дә алдан әйткән ул.

 

Шул төнне аккош сурәтенә кергән фәрештәләр Садретдин бабайның җанын изгеләр зиратына күчергәннәр. Мәрхүмнең карчыгы шулай булганын раслаган төш тә күргән.

 

Гыйльмиҗамал дәү әнием сөйләгәннәрдән

 

Элек заманда Хәмит хәзрәт исемле изге кеше булган. Безнең якта аның исемен һәр­кем белә. Аның кабере Юртыш авылында. Коръән ашларында һәм кабе­ренә барып аның рухына дога кылалар.

 

Исемдә калганнардан берни­чә вакыйганы сөйлим әле.

 

Беренче вакыйга

 

Хәмит хәзрәтнең хатыны көмәнле икән. Аның бик тә кура җиләге ашыйсы килгән. Ләкин каян аласың кыш көне яңа пешкән кура җиләген? Хәзер генә ул ел әйләнәсе ни телисең – шул бар. Ашыйсы килгәнен ире – Хәмит хәзрәткә әйткән. Бар, идән астына төш, дигән хәзрәт. Ләкин анда күргәннәреңне беркемгә дә сөйлисе булма, дип кисәткән ул. Хатын идән астына төшсә, шаккаткан. Анда кура җиләкләре пешеп утыра икән. Тамагы туйганчы, күңеле булганчы ашаган хатын. Ләкин шундый хикмәтне бик тә башкаларга сөйлисе килгән аның һәм сөйләгән дә. Шуннан соң ни булганы хакында дәү әнием сөйләгәнне тәгаен генә хәтерләмим. Балалары әллә үле хәлдә, әллә гарип булып туган бугай.

 

Икенче вакыйга

 

Бик тә фәкыйрь кеше булган. Хәмит хәзрәт бу фә­кыйрь­не, шундый-шундый җиргә бар әле дип, бер агач төбенә җибәргән. Бүтән бер сүз дә әйтмәгән. Бу кеше шул җиргә барса, ни күрсен – анда бик күп алтын-көмеш өелеп тора икән. Фәкыйрь нишлә­гәнен бе­лештермичә бу байлык-ганимәтне кесә­ләренә, кесә­ләре тулгач, авызына тутырып, тагын кая куярга белми аптыраган. Кап­­чык алып килим дип алтын кө­мешне бушатып китеп барган. Капчык тотып килсә, анда инде бер ни дә юк икән. Кесәсенә тутырганы гына да гомерлеккә җиткән булыр иде бит югыйсә! Комсызлык аркасында сыңар алтыннан да колак каккан.

 

Авылдашларым сөйләгәннәрдән

 

Элек Хозыр Ильяс адәм балаларының күзенә кү­ренеп йөргән. Безгә аны таякка таянган, ак киемле, ак сакаллы карт дип сөйлиләр иде, һәм шуңа күрә аның килеш-килбәтен шундый итеп күз алдына китерә идек.

 

Берәүләрнең капкасыннан бетерешкән хәерче кием­нән ак сакаллы бер карт килеп кергән. Йорттагы килен идән юып йөри икән. Карт, берәр нәрсә ашарга бирмәссеңме, кызым, тамагым бик ачты, дигән. Килен­нең вакыты бер дә булмаган, бетмәс монда сезнең ише хәерчеләр, бар, юлыңда бул, идән таптап йөрисез шунда, дип картны куып чыгарган. Бу тавышка икенче бүлмәдән әни кеше килеп чыккан. Эшнең хикмә­тен аңлагач, йөге­реп урамга чыккан. Чыкса, “хәерче карт“­тан җилләр искән. Бу йорт бәхет күрә алмаган, янгын чыгып, янып беткәннәр.

 

Мондый хәлләрне без – балаларга гыйбрәт өчен, яхшылыкка өндәп сөйләгәннәр инде, әлбәттә.

 

Редакциядән: Һәр төбәкнең үз тарихы, үз риваять­ләре, үз гореф-гадәтләре. Хөрмәтле укучыларыбыз! Әйдә­гез, шулар хакында “Ватаным Татарстан” газетасы укучылары белән дә уртаклашыйк әле. Сездән хатлар көтәбез.


Дания ГАРӘФИЕВА-ШӘРИПОВА
Ватаным Татарстан
№ 186 | 04.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»