поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
29.09.2011 Җәмгыять

Күңеле бозыкның - теле бозык

Соңгы вакытта хәсис сүзләр кулланып аралашулар артканнан-арта бара, гәрчә, сүгенү — карак, сәрхүш һәм җилбәзәкләр теле дип әйтергә яратсак та. Кайбер рус галимнәре сүгенү татар-монгол изүе заманыннан ук килә дип тәкърарларга яратса да, бу бик үк дөреслеккә килеп бетми.

Бу күренеш борынгы мәҗүси руслардан калган икәнен дә галимнәребез язып чыкты. Шулай да, тарихи фактларга таянганда, Россиядә ямьсез сүзләр куллану Петр Беренче заманында гади халык арасында киң колач алганын күрербез. Бөек октябрь инкыйлабыннан соң сәясәт җитәкчеләре авызына да килеп керә башлый нәҗес сүзләр. Ә инде үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, Россиянең зыялылары да фикерен сүгенү аша җиткерергә хирысланып китә. Тик шулай да, иң күп сүгенүче милләт булып руслар түгел - венгр халкы санала икән. Бу хакта академик Мирза Мәхмүтов яза.

 

Сүгенү ярдәмендә бушаналар, ял итәләр дисәләр дә, психологлар раславынча, бары тик көчсезләр генә сүгенә. Мәктәпләрдә әдәби сөйләм нормалары, матур сөйләү турында бик еш сүз куертыла. Шуңа да карамастан, урамда, транспорт, гаилә, хәтта телевидениедә (Россия каналлары күздә тотыла) «сүгенү культурсы» тамыр җәя башлаганын чамалау кыен түгел.

 

Хәтерләсәгез, Татарстанның йөзек кашы булган Г.Камал театрында куелган спектакльләрдә дә (әйтик, Зөлфәт Хәким әсәрләрендә) андый гыйбарәләрне ишетергә туры килгәләде. Кайда- кайда, ә менә театр сәхнәсендә сүгенүне күңел кабул итми шул.

 

Мәскәүнең данлыклы театр тәнкыйтьчесе, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор Анна Степанова спектакльдә образлар авызыннан яңгыраган сүгенү сүзләрен тамашачыга вакыйганы күзаллау өчен менә дигән чара дип бәяли. Рус мохитендә тәрбияләнгән профессорның һәм сәнгать кешесенең мондый фикердә булуы гаҗәп түгел анысы. Ә менә үзебезнең иҗат әһелләре “пычрак авызлар” турында нәрсә диләр соң?

 

Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты: «Мин сүгенүне тормышта бөтенләй яратмыйм. Сәхнәдән бигрәк тә инде. Кеше буларак та сүгенүгә караганда, тәнемә суксалар җиңелрәк кабул итәр идем. Урамда йөргәндә яшьләрнең сүгенүләрен ишетсәм дә, шунда ук туктатып кисәтү ясап үтәм. Сүгенү мине яшьтән үк бик рәнҗетә. Безнең Фәрит (Бикчәнтәев – Камал театры режиссеры – М.К) биш яшькә кадәр авылда үсте. Әтисе аны үз туганнарына җибәрә иде. Берзаман 5 яшендәге бала тәрәзәдән көтү кайтканын күреп алган да «Анаңны... көтү кайта!” - дип әйтеп куйган. Ә татар кешесенең русча сүгенүе инде бернинди калыпка да сыя торган нәрсә түгел».

 

Әнисә Таһирова (Әлмәт татар дәүләт театрының әдәби бүлек мөдире): «Безнең бүгенге татар драматургиясендә андый сүзләр бар. Ләкин кайбер әйбер эстетик, театраль яктан эшләнгән була. Анда колакка сүгенү сүзе керми. Ничектер әсәрнең, спектакльнең эченә кереп китәсең дә, аңа игътибар итмисең, колакны кисми. Без «Юмарт хатыннар»ны куйган идек. Анда фахишә образлары бар. Соңгы арада Зөлфәт Хәкимнең «Утрау» дигән музыкаль комедиясен куйдык. Театр тәнкыйтьчеләре андагы сүгенү сүзләрен ошатмый. Без матурлыкны башка рәвешчә күрсәтергә тиеш. Классик әсәрләрдәге көчле драматик образлар аша бирелә. Тамашачы үзе исә, моның мондые да бар икән дип, фикер чыгарачак”.

 

Нияз Игъламов (Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире): “Сәхнәдә сүгенү мәсьәләсе, иң беренче, әсәрдән тора. Тамашачыга, образны сүрәтләргә, ачыкларга булыша икән, димәк, ул кирәк. Ләкин милли театрларда аны чамалап куллану зарур. Илгиз Зәйниев язган «Күсе һөҗүме»ндә сүгенүләрсез булмый. «Кишер басуы»нда бәлки кирәкмидәдер. Ә «Җүләрләр йорты»нда норматив түгел лексиканы нормаль күренеш дип саныйм, чөнки җүләрләр образын биререргә кирәк бит! Бу образлар аша драматургия безне тасвирлап күрсәтә инде. Без бит тормышта сүгенәбез. Театр үсештә булырга тиеш. Ә классик әсәрләрдә сүгенү сүзләре юк».

 

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Халидә Сөнгатуллина: «Әле мин тагын сәхнәдә тәмәке тартуга да каршы. Кайбер спектакльләрдә сүгенеп кенә калмыйлар, тәмәкесен дә кабызып тамашачыны агуларга тотыналар».

 

Татар эстрадасында хәлләр бөтенләй дә утырып еларлык. Халыкка ошыйм дипме, әйтә беләм дипме, безнең артистлар “тетмәсен тетә” сүгенүнең... Күпләр өчен үрнәк булган (һәрхәлдә булырга тиешле!) йолдызларның янында басып торасы килми башлый. Шамил Маннапов түбәндәге шигырендә әнә шундый геройны тасвирлый:

 

Сүз җилеме өчен, болай гына

“Аналарын сатып” сөйлисең.

Үз сүзеңнән шыр-шыр көләсең дә.

Ник көлгәнең генә белмисең.

“Теле әшәке дә үзе - талант

Аңа, диләр, бар да килешә...”

Шулайдыр да, бәлки,

Тик онытмыйк:

Бик талантлы, имеш, Иблис тә.

 

Артист тамашачыга иярергә түгел, аны үзе артыннан ияртергә тиеш, икәнен беләбез. Рәшит Ваһапов шулай дигән. Сәхнә ул – изге урын. Сәхнә ул – мөнбәр. Безнең сәнгать әһелләребез сәхнә биеклегендә калса иде!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 26.09.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»