|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2011 Җәмгыять
Өмет бүләк итик Айнурга!Айнур Галимовка сокланмый мөмкин түгел. Физик яктан мөмкинлекләре чикле булуга да карамастан, ул бертуктамый иҗат итә, яшәү өчен көрәшә. Анализлы, эзләнеп язылган гыйбрәтле мәкаләләре белән укучыларны гаҗәпләндерә. Айнурда хондросаркома, ягъни сөяк яман шеше. Шеш умыртка баганасы эченә урнашып, арка миен кысып тора, шуның аркасында аның аяклары хәрәкәтләнми. Ләкин Айнур бирешми, сәламәтләнүгә өметен өзми.
Әмма шешне алып атып, яңадан йөри башлауга аз булса да өмет тусын өчен, бик катлаулы операция кирәк. «Татарстан, Мәскәү табиблары, арка миенә кагылып, хәлемне тагын да авырайтырбыз дип куркып, операциягә алынудан баш тарттылар. Германия, Украина, Израильнең кайбер клиникаларыннан да мин тискәре җавап алдым. Хәзерге вакытта бердәнбер уңай җавап Израильнең бер медицина үзәгеннән килде», – ди Айнур. Тик операция генә дә 55000 доллар тора. Тулы дәвалау курсы өчен 8-10 миллион сум акча кирәк булачак.
Айнурга һәр тиен кадерле. Без дә, язмыш сынауларына дучар булган сәләтле егетебезнең хәленә кереп, ярдәм итик. Изгелек җирдә ятмый бит!
Галимов Айнур Раисович Реквизиты банковского лицевого счета: ОАО «АИКБ «Татфондбанк» кор/счет 30101810100000000815 БИК 049205815 рас/счет 42301810900930000989 Счет пластиковой карты: 40817810700001145388
|
Иң күп укылган
|