поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.09.2011 Матбугат

Илнур Фәйзрахманов яңа эшкә кереште

Бүген "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә генераль директорның радио буенча яңа урынбасарын коллективка тәкъдим иттеләр. Ул – барыбызга да таныш Фәйзрахманов Илнур Фәйзияздан улы. Яңа җитәкчене без дә шалтыратып котладык һәм берничә сорау бирдек.

- Илнур, яңа вазыйфаң белән котлыйм. Элеккеге җитәкчегез кая китте?

- Ул хәзер “Татарстан Яңа гасыр”ның Ветераннар шурасы рәисе.

- Ә ни өчен туп-туры урында җитәкчене алыштырырга булганнар икән?

- Бу сорау миңа түгел.

- Яңа вазыйфа белән үз өстеңә күпме проблема алганыңны чамалыйсыңмы?

- Әйе. Ремонт ягын карыйсы бар, техниканы яңартырга, бинабыз – тарихи мирас һ.б. һ.б. 

- Сау-бул, иҗат...

- Әйе, иҗатка 30 % вакыт кына калыр ахры.

- 30 % ул әле бик зур сан бу очракта.

- Әйе, әмма әле редакторлык эше дә үземдә калды әлегә.

- Яңа эшкә пионерларча әзерме соң?

- Әзер. Башта авыррак булыр инде ул. Аннан рәтләнер, дип уйлыйм.

- Хәер, яңа коллективка килмисең бит. Бар да үз белгәннәрең.

- Әйе, мин дә шулай дим. Яңа идеяләрем, проектларым күп. Бергәләп тормышка ашырырбыз, Алла боерса. Алдагы бер елга карт-бланш. Көчтән килгән бар эшне башкарасы.

- Эчеңдә нинди кичерешләр?

- Алда зур эшләр көткәнгә, бераз борчылу хисе бар. Ә болай... зур ышаныч хисе. Коллектив теләктәшлеге, телерадиокомпания җитәкчелеге хуплавы белән радио алдына куелган максатларга ирешербез дип ышанам.

- Максатларның берәрсен бүген үк ишетә алырбызмы?

- Беренчел планнар: тапшыруларның эчтәлеген, эфирга бирү рәвешен үзгәртергә, тапшыруларның дәвамлылыгын арттырып, тарихыбызга, милли тормышыбызга кагылышлыларын өстәргә ният. Алып баручылар сафы да яңарырга тиеш. Яңа тавышлар һәрвакыт кызыклы. Әмма тавыш белән бергә, эфирга чыгучының фикере дә булырга тиеш.

- Өелде сезгә соңгы вакыт ә. Яңа фатир алдыгыз, гаиләдә икенче балагыз – кызыгыз Сәлимә туды, хәзер менә яңа вазыйфа. Барысы да кыска вакыт эчендә. Шатланырга өлгерәсеңме?

- Чынлап та, быел җәй яңа фатирга күченү, ремонт мәшәкате белән узды. Инде эшләрне төгәлләп ун көнләп хәл алырга гына өлгердек, 8 сентябрьдә кызыбыз туды. Ул туган мизгелдә радионың бүгенгесе, киләчәге турында җитди сөйләшү бара иде. Гаиләдәге яңалыклар – шатлык билгеле. Ә менә эштәге яңа йөкләмәләр исә шатланудан бигрәк, уйланырга мәҗбүр итә.

- Алайса яңа туган кызың радиодагы яңарашларның бер символы кебек тә килеп чыга. Гаиләңә бәхет, эшеңдә уңышлар теләп калабыз.

- Рәхмәт!


---
Матбугат.ру
№ --- | 28.09.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»