|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2011 Авто
Машиналар ничек кич куна?Халык арасында чыккан сүзләргә караганда, киләчәктә Казан уртасындагы Болак елгасын күмеп, шунда машиналар кую урыны ясаячаклар. Хәзер, кая карама, шәһәрне машиналар басты, автомобильләрне куярга урын юк. Дөрес, каравылчысы булган төнге машина кую урыннары эшли анысы. Алар шулай ук һәрбер ишегалдында диярлек бар. Каравылчысы булмаса да, ул машиналар белән тулган була. Шуның аркасында янгын сүндерү яки ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналары ишегалларына үтеп керә алмыйлар. Кайдан барлыкка килделәр һәм хәзер ничек яшәп яталар соң безнең машина кую урыннары? Бу хакта мин шундый законсыз эшләп ятканнарының берсендә каравылчы булып хезмәт куйган, бергә укыган курсташ егеттән сораштым.
Урам машина кую урыннары, гадәттә, күпкатлы йортлар арасындагы берәр ишегалдында, кайчакта тимер юл линиясе үткән урыннарда була. Каравылчы исә агач яки калайдан эшләнгән будкада яисә берәр иске машинада утыра. Дустымның әйтүенә караганда, хәзер иске машиналарның күбесен «утиль»гә тапшырып бетерделәр, шунлыктан аның күп кенә коллегалары һәм ул үзе дә агач будкага күчәргә мәҗбүр булган. Кызганыч, мондый будкаларда кыш көне утырырга салкынрак икән.
Каравылчының эше машиналарны гына саклау түгел. Аңа шул ишегалдындагы әбиләрнең: «Балаларга уйнарга урын юк, жалобы язам», – дигән зарларын да тыңларга туры килә. Гадәттә, яз, көз айларында ишегалларын экологлар карап-тикшереп йөриләр, аларга да нәрсә булса да ошамый.
Каравылчы бер төнгә – кичке сәгать җидедән иртәнге сигезгә кадәр унөч сәгать йокламыйча «акча җыеп» утырганы өчен 400 сум хезмәт хакы ала. Монда шунысы яхшы, көнендә үк бирәләр. Җәй көне төнлә җылы, 400 сум да ярый, ә менә кышкы салкын төндә йокламыйча катып утырганга бу сумма азрак, әлбәттә. Әле стоянкада берәр машинаның бензинын агызып алсалар яки тәрәзә пыяласын ватсалар, яисә берәр җирен кырып китсәләр, бу каравылчының өстенә төшәчәк.
Язуымча, каравылчының эш сәгате кичке сәгать җидедән башлана. Килгәч, «шеф»ка: «Килдем», – дип шалтыратып әйтәсең дә шуннан стоянканы карап чыгасың: нинди машиналар тора, безнекеләрме? Ә инде юк икән, тәгәрмәчләренә типкәләп, сигнализацияләрен эшләтеп, хужаларын чыгарасың. Әгәр калдыра торган булсалар, акча сорыйсың, иртәнгә кадәр машинаң имин килеш урынында торсын дисәң, 40 сум түләргә кирәк булачак. Ә даими куючылар исә төнлә яки иртән үзләре килеп түлиләр. Каравылчының шулай да иң төп эше – шоферларга машиналарын дөрес итеп тиешле урынга куйдырту. Һәр машина хуҗасыннан иртән ничәдә китәсен сорыйсың һәм шуннан чыгып, кайсы машина кайсысын каплап куя алганлыгын беләсең, чөнки түләүле законсыз урам стоянкаларында да машина калдырырга урын юк. Куркынычсызлык ягыннан алар законлыларыннан әллә ни калышмый, түләү дә арзанрак. Машиналар белән берәр нәрсә булса, каравылчы гына түгел, шушы биләмәдәге урам малайлары да җавап бирә: ник төнлә карамадыгыз, кайда йөрдегез? Эш шулай үз җае белән бара, машиналар килә, акчаларын түлиләр. Кайберәүләр бер ай өчен акчаны алдан ук бирә, кайсылары исә бөтенләй бушка куя, чөнки алар «шеф»ның дуслары яки бу стоянкада аларның үз өлешләре бар. Шулай итеп, бер төнгә уртача «акча түләүче» иллеләп машина куела, әле тагын теге түләмәүчеләр дә бар.
Гадәттә, машиналар төнге уникеләргә кадәр килеп торалар, шуннан соң күренмиләр диярлек. Шул вакытларда башлык килә, сораша: күпме машина бар, күпме акча чыкты? Саный, гадәттә мең ярым-ике мең тирәсе чыга, 400ен калдыра да калганын алып китә һәм башка килми. Шунысы яхшы: ул беркайчан да машиналарны үзе санап чыкмый, син әйткәнгә ышана. Менә шул чакта берничә машинаны әйтмичә калдырасың да инде, әле ул киткәч, тагын берничәсе килсә, теге 400 сумга өстәп, аларның акчалары да синең кесәгә керәчәк.
Иртә белән әле акчасын бирмәгән шоферлар бурычларын түлиләр, кыш көннәрендә машиналарын кабыза алмыйча азапланалар. Каравылчы шефка төннең имин үтүен шалтыратып әйтә дә будка яки машинаны бикләп, тыныч күңел белән кайтып китә. Аның чираты булса, кичкә тагын киләсе.
Ничек шулай законсыз гына акча эшләп яталар соң болар? Сөйләүләренә караганда, стоянкадан алты мең тирәсе «мент»ларга китә, кыш көне тагын ай саен өч мең тирәсе якындагы кибет яисә берәр фатир хуҗасына түләргә кирәк, чөнки алардан мичне эшләтергә электр энергиясе аласың.
Төнге Казаныбызда менә шундый хәлләр. Кызганыч, хәзер бу төнге машина кую урыннарын шәһәр мэриясе ярдәме белән яба башладылар. Бәлкем, аларны законлаштырыргадыр, чөнки берәүнең дә машинасын өе яныннан еракка куясы килми бит. Болай эшләгәндә, күпме кеше үз эшен башлап җибәрер, күпме студент акча эшләр иде!
Азат ЮСУПОВ |
Иң күп укылган
|