поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
27.09.2011 Икътисад

Тишекне пенсионерлар каплаячак?

Россия түрәләре җәйге ялларыннан эшкә чыгып та өлгермәде, янә пенсия яшен арттыру турында сүз куерта башлады. Әйтерсең лә алар, чит илләрнең оҗмахка тиң табигать кочагында ял итеп ятканда, бары шул хакта гына уйлаган.

Пенсия яшен арттыру инициативасы белән Дәүләт Думасы утырышында янә финанс министры А.Кудрин чыгыш ясады. Аныңча, дәүләт бюджетындагы тишекне каплау өчен йә салым ставкасын, йә пенсия яшен арттырырга кирәк булачак. Премь­ер-ми­нистр В.Путин аңа, салымны арттыру турында сүз дә була алмый, дип каршы чыгуга, ул ике куллап пенсия яшенә ябышты.

 

Бу хактагы фикерләр Рос­сиянең югары эшелоннарында берничә ел йөри инде. Ул берара тынып тора да яңадан калкып чыга. “Без бу үзгәрешне кризис аркасында гына туктатып тордык лабаса, ул инде узды, димәк, проблеманы хәл итәргә вакыт, – диде ул үз чыгышында. – Шулай ук ташламалы пенсияләр мәсь­әләсен дә хәл итәргә кирәк. Чөнки пенсиягә чыгучыларның яртысын алар тәшкил итә. Әгәр бу проблеманы хә­зер хәл итмибез икән, бюджетта акча дефициты триллионнар белән исәпләнәчәк. Алдагы елдан башлап 2014 елга кадәр хезмәт хакы фондыннын иминият взносларын – 30, ә кече бизнес вәкилләренә 20 генә процент итеп калдырырга планлаштыруыбыз да барып чыкмаска мөмкин.

 

Минемчә, бүген 45 яшькә кадәр булганнарны 8-9 мең сумлык пенсия дә, лаеклы ялга чыгу яше дә кызыксындырмый. Ә бүгенге пенсионерларга ул кагылмый. Шулай булгач, нәрсәдән куркабыз? Бу проблема кайчан да булса барыбер бер күтәре­ләчәк бит. Соңгы ике елда гына да әнә унлап илдә, шул исәптән Украинада да, пенсия яшен арттырдылар”.

 

Хәтерегездә булса, шул ук А.Кудрин пенсия яшен арттыру эшен биш елдан соң башларга һәм ирләргә лаеклы ялга чыгу вакытын – 62, хатын-кызларга 60 яшь итеп билгеләргә тәкъдим иткән иде. Хөкүмәт 2020 елга кадәр ил стратегиясен эшләү өчен яллаган экспертлар исә лаеклы ялга китү вакытын һәр җенес кешеләренә дә 63 яшь итеп билгеләп, бу яңалыкны 2030 елдан гына башлау тәкъди­мен кертте. Һәм бу эш 2020 елдан башланып, хатын-кызларга –һәр алты, ир-атларга өч ай саен арттырылып торырга тиеш иде. Бу тәкъдим белән президент та, хөкүмәт тә килешкән иде шикелле. Хәзер ни өчен аны яңадан куерталар?

 

Дөрес, министрның тәкъ­димен барлык хөкүмәт әгъза­лары да якламый. Мәсәлән, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Т. Голикова, быел пенсия яшен арттыру турында бернинди карар да кабул ителмәячәк, дип саный. Гомумән, аның фикеренчә, пенсия яшен арттырырга түгел, ә кешенең лаеклы ялга чыгу вакытын озынайтырга кирәк. Моның өчен пенсияне стажга карап түләүне кертү зарур, ди ул.

 

Р.S. “Бердәм Россия” партиясенең шимбә көнне булган ХII съездында В. Путинның – Россия Президенты, ә хә­зерге ил башлыгы Д.Медве­девның партияне җитәкләя­чәге һәм Премьер-министр булачагы билгеле булды. А.Кудрин шунда ук мондый алышыну булган очракта Хөкүмәттә калмаячагын белдерде. Кайбер экспертлар финанс ми­нистрының бу белдерүне юкка гына ясамавын, нәкъ менә дәүләт казнасын тутыру һәм бүлү турында сүз барганда аның ил башлыгы белән еш кына килешмәве сәбәп түгелме икән дип фаразларга да өлгерде инде.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 180 | 27.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»