поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
23.09.2011 Җәмгыять

Шөкер итә белмибез шул

Беркөнне мич ризыгы пешердек тә, яңа килеш авыз итсеннәр әле, дип, әнкәй белән өч өй аркылы гына яшәүче апаларга киттек. Тик апаларның капкалары эчтән бикле иде. Эчке яктан өргән бозау кадәр эт тавышына чыгарлар әле дип, әнкәй капка кагарга кереште.

«Көпә-көндез (әле кояш баемаган да иде) капка бикләп ятасыз, күтәреп китәрләрме әллә?» – дип, әнкәй шаяру катыш капкаларын ачтырып, эчкә үтте. Апалар авылга быел гына Чаллыдан күченеп кайтканнар иде. Шәһәр тормышыннан ирекле авыл тормышына һич ияләнеп китә алмыйча, куркып яшәп ятулары. «Авыл башында яшәсәк тә, гомер-гомергә капка-ишек бикләгән юк, авылыбыз тыныч бит», – дип юатсак та, аларга барыбер авыл карак-жулик белән тулган кебек.

 

Хәер, хәзер инде биек капкалар, чәнечкеле коймалар авыл кешеләренең йортларын да «бизи» башлады. Карт әби-бабайларның гына тузган, ябылыр-ябылмас капкалары аша әрем үскән ишегалдына үтеп була. Шәһәр янында калкып чыккан 2-3 катлы хан сарайлары кебекләрне авылларда да төзи башладылар. Хәзер ихатаны биек калай коймалардан беренче катның түгел, хәтта икенче кат тәрәзәсенең яртысы гына күренеп торырлык итеп төзиләр. Матурлыкка матур үзе: капка төпләрендә ят гөлләр, тимердән чуклап-коеп эшләнгән утыргычлар... Тик бу капка төбендә башына яулык япкан әбиләргә дә, төенчектән кузак ашарга яраткан балаларга да утырырга ярамый. Чөнки шампунь белән юылган «брусчатка» сукмакка чүп төшүе ихтимал. Мондый ишегалдына яңгыр яуганнан соң керергә кыенсынып, үземә дә куркып торырга туры килгәне бар. Сазга баткан галошны капка төбендә салып калдырырдай булдым.

 

Әйе, без качабыз. Табигатьтән, кояштан, суыктан, туганнардан... Күршеңнең хәлен белү өчен генә дә ничә йозак, ишек аркылы үтәргә кирәк хәзер. Биек коймалар артына гына качып җан тынычлыгы таба алабызмы соң без?! Бәхетле буласы килә дип, кеше ашыга, ул гел хәрәкәттә, тирә-ягына күз салмыйча, дөнья куа. Шушыннан китә әхлак ягыннан түбән тәгәрәү: акча, монафыйклык, оятсызлык. Миллионлаган кеше ач утырганда, эт һәм песиләр өчен елга 20 миллиард акча тотыла. Англиядә күптән түгел кытай эте һәм йоркшир терьерының туе үтте. Иң «кызыгы» шул: «яшьләрнең» киемнәре алтын һәм кристаллардан тегелгән, ә никахны аларга рухани (!) укыган. Шушымы икән инде ул бәхет?!

 

Итекчедән күрмәкче, банклардан ссуда ала-ала сүтәбез, төзибез, үзгәртәбез. Матурлап куйгач, алган акчаны икеләтә түләү проблемасы алга килеп баса. Шатлыклары килеп торса да, күзне йомсаң да, ачсаң да шул әҗәт күңелне тырнап торасы көн кебек ачык. Ышыкланыр өчен түбәң, ашар өчен ризыгың булса, шул җиткән дә югыйсә, юк шул, шөкер итә белмибез. Тормышының ямьле чагы үтеп киткәннән соң гына, кеше үткәненә әйләнеп карап, фикерли, нәтиҗә чыгара башлый. Кабат яшәсәм, болай эшләмәс идем, дип уйлый ул. Кайда ялгышты соң ул, нәрсәне төгәлләп бетермәде? Нигә барысын да кире кайтарып булмый? Каян табарга җанга тынычлык? Менә шул чакта стресс, депрессия дигән борынгыларга ят булган замана чирләре аяктан ега.

 

Ә бит тән сәламәт, күңел тыныч булсын өчен, безгә күп тә кирәкми. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, әти-әниләребезне хөрмәтләп, туганнарыбыз белән аралашып, киң күңел белән яшәргә генә. Ул вакытта бикле капкалар артына качасы, бәхет эзләп еракларга барасы да булмас иде...

 

Түбән Кама, Югары Чалы.


Мәрьям АБДУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»