поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.09.2011 Мәдәният

Программка гына димәгез!

Татар тамашачысы театрга килгәч, программа аламы? Юк, дип әйтәсе килми, чөнки спектакль башланыр алдыннан фойеда кулларына программа тоткан кешеләр күренгәли. Кистереп, «әйе, бик теләп», дип әйтергә дә нигез юк. Рус театрлары белән чагыштырганда, бөтенләй алмый, дияргә була хәтта.

Казандагы Качалов исемендәге театрга барасыңмы, Яшь тамашачы театрынамы – фойега узгач, программка алу үзенә күрә бер матур гадәт, йола сыман кабул ителә. Театрга сирәк йөрүчеләр шуннан спектакльнең кыскача эчтәлеге белән таныша, яраткан артистларының исемнәрен эзли. Даими тамашачылар исә моның белән канәгатьләнми: спектакльне ике состав уйнаса, бүген кайсысының уйнавын карый, «бу рольдә икенче составта уйнаучы яшь актер миңа кызыграк тоелды» яисә «беренче состав «көчлерәк» сыман», дип танышларына үз фикерен белгертә. Шулай итеп тамашачы спектакльгә әзерләнә. Бу – театрга йөрү культурасының бер өлеше.

 

Татар театры тамашачысы арасында сәнгати зәвык югала бара сыман. Театрга йөрү әкренләп кинотеатрга бару дәрҗәсенә төшә. Тиздән театр буфетында поп-корн сатыла башламаса ярый. Моңа беренче адымнар ясала инде – буфетларда чипсылар сатыла, аннары шулар, шешә авызыннан гына «Пепси» эчә-эчә, тамаша залында ашала. Инде хәзер антрактта гына түгел, спектакль вакытында да...

 

Театр сәнгатен кире какмаучы, сирәк кенә булса да, спектакльләргә йөрүче танышларыма: «Театрга килгәч, программа аласызмы?» – соравы белән мөрәҗәгать иттем. Араларында сезон дәвамында бер-ике спектакльгә баручылар да, бер премьераны калдырмыйча, кайбер спектакльләргә дүртәр-бишәр тапкыр барып, актерларның репликаларын ятлап бетергәннәре дә бар. Ләкин күбесенең җавабы: «Юк, алмыйм», – булып чыкты. Һәм моны төрле сәбәпләр белән аңлаттылар.

 

Беренче сәбәп – сыйфатсыз. Бүгенге тамашачы таләпчән. Аның бу таләпчәнлеге спектакльгә генә түгел, полиграфия продукциясенә дә кагыла. Нигездә, татар театрларының программалары, афишалары, баннерлары һ.б. начар түгел. Иң яхшылары – Камал театрыныкы. Күпчелек театрларның программалары төрлелек белән аерылмый. Йә бер тапкыр бөкләп икегә бүленгән, йә ике тапкыр бөкләп, өчкә бүленгән А4 бите. Бу формадагы программалар бер-берсеннән бары кәгазь битенең ничә тапкыр бөкләнүе белән генә аерыла. Эчтәлек бер үк төрле: тышлыгында – спектакльнең исеме, авторы, режиссеры, эчке битләрдә – спектакльдә катнашучы актерлар, тышлыкның соңгы битендә – театр турында белешмә мәгълүмат.

 

Камал театрының программалары башкаларныкыннан аерыла. Бу инде берничә кат бөкләнеп бетерелгән кәгазь генә түгел, ә кечкенә генә брошюра. Стандарт мәгълүматтан тыш, биредә спектакльдән фотолар, сәхнәләштерелгән әсәргә бәйле кызыклы фактлар, актерлар, режиссер, драматург турында мәгълүмат бирелә. Өстәп, тышлыкның соңгы битендә театр коллективы исемлеге һәм программа ясалган вакытка театрның репертуары да бастырыла. Беренче карашка программаның форматы (вертикаль буенча сузылган тар бит) уңайсыз булып тоелса да, дизайнерның бизәлеш элементларын уңышлы куллануы, текстларны укылышлы шрифтлар кулланып, бөтен пропорцияләрне саклап, битнең бөтен мәйданын дөрес урнаштыруы аны уку өчен дә уңайлы, карау өчен дә матур булуын тәэмин итә. Мәсәлән, «Ут күршеләр» спектакленең программасының бизәлешендә берничә төс кенә кулланылган. Әмма бөтен мәгълүмат үз урынында, стиль сакланган, үзенчәлекле дә.

 

Академия театрының программаларыннан мәгълүматилеге ягыннан кайвакыт бераз калышса да, Әлмәт театрыныкы дизайны, сыйфаты белән һич тә начаррак түгел. Эчтәлек ягыннан артык мәгълүмат юк, кирәклесе генә. Ләкин спектакльнең программасын әзерләгән вакытта һәрвакыт эзләнүләре күренә. Нәтиҗәдә, «Гашыйк Кәриб» спектакленең программасы дизайны спектакль бизәлеше белән аваздаш. «Туган-тумача» спектакленеке дә алдан ук спектакльнең ниндирәк рухта булачагын искәртеп куя. Инде «Оҗмах капкасы» спектакленең программасында бернинди дә үзенчәлек юк, гел кара да саргылт төсләр, дияр идең – монда да үзенчәлек уйлап тапканнар: программа чакыру кәгазе сыман горизонталь буенча сузылган, ә беренче битендәге кисеп алынган дүртпочмак үзенә күрә бер «капка» сыман. Яңа алым түгел, шулай да истә кала.

 

Әлбәттә, матур, үзенчәлекле бизәлешле программаны ясату, аны сыйфатлы кәгазьдә бастыру турыдан-туры акча мәсьәләсенә бәйле. Бу театрларга берникадәр авырлык тудыра. Сезон дәвамында бертуктаусыз уйналып, еллар буе сәхнәдән төшмәгән әсәрләр бар. Димәк, андый спектакльләргә программаларны да зуррак тираж белән чыгартырга, күбрәк акча сарыф итәргә кирәк. Спектакль әзерләгән вакытта сәхнә бизәлешендә дә «билне буарга» туры килгән шартларда, кайда инде матур программа турында уйлау. Нәтиҗәдә, тышлыгына берәр рәсем куелып, эчке битләре тоташтан яшел йә зәңгәр төсле программалар ясала. Эчке битләргә спектакльләрдән фотолар куеп, төрле бизәлеш элементлары кулланып, берникадәр төрлелек өстәргә тырышучылар да бар. Минзәлә театрының элегрәк куелган «Җырланмаган җырым син» спектакленең дә, үткән сезонның премьерасы «Акча! Акча? Акча...» спектакленекендә дә бу алым кулланылган. Моның ни дәрәҗәдә уңышлы булуы хакында бәхәсләшергә була, ләкин бер төсле фонга караганда, бу алым кызыклырак сыман.

 

Чаллы театры программаларының бер үзенчәлеге – тышлыкның соңгы битендә кыскача аннотация бирү («Бурлак», «Сигезле биюе»). «Ярым ятларга кала» спектакле программасының бизәлешендә үзенчәлекле алым кулланылган: вертикаль буенча сузылган бит өске ягыннан бөгелгән, ләкин бөгелгән өлеше астагысыннан кыскарак. Кызыклы эффект тудырыла. Чаллының «Мастеровые» театры да нәкъ шул ук алымны куллана. Ләкин алар дизайнда бу принципны даими саклый. Ягъни программалар бер-берсенә бик охшаш. Әмма монда сорау туа: төрле жанрдагы, төрле стильдәге спектакльләргә бер үк төрле программалар ясау кирәкме-юкмы? Шулай ук каршылыклы мәсьәлә.

 

Программа бизәлешендә нинди генә алымнар кулланылса да, ахыр чиктә аны алыргамы-юкмы икәнлекне тамашачы хәл итә. Театрга даими йөрүчеләр арасында программа алмауларын аларның сыйфатсыз булуы белән аңлатучылар булды. «Программа начар ясалган булса, бик теләгән очракта да алмыйм, – дип аңлаталар. – Аннары спектакльгә дә шундый ук караш туа, күңелне кайтара».

 

Кыйммәт. Сораштырылган тамашачылардан бу җавап бер-ике генә яңгырады. Аларын да студентлар җиткерде. «Матур, сыйфатлы кәгазьгә чыгарылган программаларны да, төрле буклетларны да бик теләп сатып алам, бәясенә карап тормыйм», – диде Камал театрының даими тамашачысы. Ләкин андыйлар сирәк. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта тамашачы спектакльгә билетны 3 – 5 мең сумга да сатып ала. Театрга килгәч, 100 – 200 сумга программа алу белән генә чикләнми, театрның репертуары, тарихы язылган брошюралар өчен 200 – 300 сум да җәлләми. Моның дәлиле – билетерлар кулындагы программаларның тиз арада кимүе. Бу театрларда сыйфат бөтенләй башка. Төрледән-төрле форматлар, үзенчәлекле бизәлеш, бай эчтәлек. Бәяләр дә башка, әлбәттә. Бездә 25 – 30 сумлык программалар да сатылмый. Кыйммәтсенү, әлбәттә, мөмкин. Һәр кешенең үз финанс мөмкинлекләре.

 

Кирәксенми. Иң еш яңгыраган җавап шушы булды. Театрга сирәк йөрүчеләр генә түгел, даими тамашачылар да шулай, ди. Беренчеләренә программасы да, анда язылган мәгълүматы да кирәк түгел. Билет алып, театрга килүе өчен рәхмәт әйтү юк, тагын ниндидер кәгазьләр сатмакчы булалар, имеш. «Нәрсә соң ул программа?» – дип сораган кешеләрдән ни таләп итәргә була инде? Икенчеләре исә, гадәттә, театр тормышыннан шулкадәр хәбәрдар була, алар өчен программадагы мәгълүмат яңалык түгел. Премьерада кемнәр катнашканын алар болай да белә, бүген кайсы состав уйнавын билетерлардан сораша. Театр тормышы белән даими кызыксынып торучы шундый бер тамашачы программаның аңа кирәк булмавын болай, дип аңлатты: «Анда нәрсә языла соң? Рольләрне башкаручы актерлар исемнәре. Мин аларны болай да беләм. Әгәр дә сәхнәдә искиткеч дәрәҗәдә уйнаган миңа таныш булмаган актерны күрәм икән, спектакльдән соң программаны сатып алачакмын».

 

P.S. Спектакль алдыннан фойеда: «Теге кызык малай уйныймы икән?» – кебек сөйләшүләрне ишеткәч, колак тона. Кесәңнән 25 сум акча чыгарып, программа алып, ул «малай»ның исем-фамилиясен белергә дә була бит. Вак кына мәсьәлә шикелле. Ләкин театрга, актерларга мөнәсәбәт шул вак детальләрдән җыела. Гади генә программа, дияр идең дә бит... Зәвыклы итеп киенеп килүне хәзер театраль кичәләрдә генә күреп була, тамаша залында ашау-эчү гадәти күренешкә әйләнде, актерларны тану, исемләп белү турында әйтәсе дә юк.


Илмир ХӘБИБУЛЛИН
Сәхнә
№ 9 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»