поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
21.09.2011 Икътисад

Пенсия арта... 2012 елда

Киләсе 2012 елда ике кабат пенсия арттырмакчылар: беренче февральдән – 7, беренче апрельдән 2,4 процентка. Бу хакта кичә “Халык фронты” хәрәкәте җыенында РФ Пенсия фонды җитәкчесе А.Дроздов хәбәр итте. Димәк, халык өзелеп көткән быелгы август өстәмәсе булмаячак.

Дәүләт җитәкчеләре ел башында быел пенсияләр ике мәртәбә – апрель һәм август айларында артачак дип вәгъ­дә иткән иде. Чөнки башка елларда гел шулай булып килде. Соңыннанрак түрәләр август аенда пенсияләрнең артмаячагы турында хәбәр таратты. Янәсе, быел инфляция фаразлаганнан артык түгел, пенсия­ләр шул сәбәпле артмаячак. Хәер, ай саен йөзәр меңләгән сум хезмәт хакы алучы түрә­ләр азык-төлек бәяләренең ай саен артып торуын сизмидер ансы. Әмма тиенен тиен­гә исәпләп яшәүче пенсионерлар һәм бюджет өлкә­сендә эшләү­челәр аны бик белә. Көн дә кирәкле сөт, ипи бәяләре генә дә ел башына караганда ике-өч сумга артты лабаса. Ләкин, бу халык нәрсәдән риза түгел, нигә пылау ашамыйлар икән соң, дип аптырап яшәүче җитәкчеләр аны каян белсен? Әнә, аз булса да пенсияләрне дә, кә­газьдә хезмәт хакларын да гел арттырып торалар лабаса.

 

2012 елның 1 апреленнән инвалидларның, туендыручысын югалтучыларның, шу­лай ук социаль пенсия алучыларның да пенсияләре артачак икән. Мәсәлән, социаль пенсия 2012 ел ахырына – 5900, ә 2014 ел ахырына 7200 сум булыр дип көтелә. Өч ел эчендә сугыш ветеранна­рының да пенсияләре дә артырга тиеш. Мәсәлән, 2012 ел ахырында ул 23,5 мең сум булса, 2014 ел ахырына 28,2 мең сум тәшкил итәчәк. Ә хәрби хезмәткәрләрнең толлары 2012 ел ахырына 17,2 мең алса, 2014 ел ахырына – 20,7 мең сум, Ленинград блокадасын кичерү­челәрнеке 17,8 меңнән 21, 3 мең сумга кадәр артыр дип фаразлана.

 

А.Дроздов мәгълүматла­ры­на караганда, бүген илдә пенсионерларның саны, хәрби хезмәткәрләрне дә кертеп, 39,7 миллион кеше тәшкил итә. 2012 ел башына исә алар­ның саны 40,2 миллион кешегә җитәчәк. А.Дроздов ведомствосы пенсияләр турындагы фаразны өч елга ясаган. 2012 елга илдә уртача хезмәт пенсиясе – 9400, ә 2014 ел ахырына 11200 сум тәшкил итәчәк, шулай итеп, арту 3 мең сумга якын булачак, ди ул.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 177 | 21.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»