поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.09.2011 Мәдәният

Авыр югалту

Татарстан Республикасының театр сәнгате зур югалту кичерә. 20 сентябрьдә 94 нче яшендә күренекле актриса, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Вера Егоровна Минкина вафат булды.

Минкина В.Е. 1918 елның 9 сентябрендә Чистай районы Бахта авылында туа. Мәктәп елларыннан ук артист булырга хыялланган кыз Казанга килеп Театр техникумына укырга керә һәм аны 1939 елда тәмамлый. Иҗат юлын Күчмә театрда башлый. 1952 елдан ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы. 

Вера Минкина бөтен тормышын театрга багышлаган искиткеч талантлы шәхес, татар театрына 60 елдан артык хезмәт иткән сирәк артистларның берсе иде. 

Кабатланмас һәм үзенчәлекле табигый таланты, киң сәхнә диапазоны, хатын-кыз табигатен нечкә сиземләве һәм шулай ук үзенең шәхси сыйфатлары артисткага гаҗәеп тормышчан, ихлас  образлар иҗат итәргә  мөмкинлек бирде. Аның барлык персонажлары - малайлардан алып  төрле яшьтәге, холыктагы хатын-кызлары да  тормышка гашыйк, зур ихтыяр көченә ия, кояшлы һәм бай эчке дөньялы иде. Төрле елларда башкарылган Уңганбикә (“Кыз урлау” М.Кәрим), Полина (“Дошманнар” М.Горький), Малай (“Зәңгәр шәл” К.Тинчурин), Кәләмзә  (“Зифа” Н.Исәнбәт), Гыйльмениса (“Чаткылар”Т.Гыйззәт), Факиһә (“Беренче театр” Г.Камал), Мелита (“Кол” Г.Фигейредо), Мария Ильинична (“Баһадирлар” Н.Погодин), Бибиәсма (“Күк капусы ачылса” X.Вахит), Хөлә (“Әбиләргә ни җитми” Ф.Бүләков), Ана (“Моңлы бер җыр” Т.Миңнуллин), Степанида (“Җимерелгән бәхет” А.Островский), Екатерина (“Яшь йөрәкләр” Ф.Бурнаш), Хәмдебану (“Әлдермештән Әлмәндәр” Т.Миңнуллин) һ.б. рольләре  аныћ иќат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды. 

Һәрвакыт яшь күңелле артистка үзенең 90 яшьлек юбилеенда сәхнәдә “Гөргөри кияүләре” (Т.Миңнуллин) спектаклендә Палый ролендә уйнап, талантына баш июче тамашачыларын тагын бер кат сокландырган иде.  

В.Е.Минкинаның иҗаты театр сәнгате белән генә чикләнмәде, ул радио, телевидение тапшыруларында да  даими чыгыш ясады, “Зифа оныгы – Ришат”, “Хәзинә” нәфис фильмнарында төшеп, ил күләмендә тамашачы мәхәббәтен казанды.  

Халкыбызның сөекле артисткасы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Вера Минкинаның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.  

Артистка белән хушлашу Г.Камал театры бинасында 21 сентябрьдә 10.30 сәгатьтә була.


---
Камал театры
№ --- | 20.09.2011
Камал театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»