поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.09.2011 Авыл

Авылда тынычмы, куркынычмы?

Авылда рәхәт, тыныч, дибез. Гадәттә, балаларны да җәйге ялга әбиләре янына кайтарып куярга ашыгабыз. Тик табигать кочагында да төрле күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин икән шул. Шәһәр кунагы бигрәк тә авылдагы эш рәтен белми бит, нәрсәдәндер сакланырга кирәклеген уйлап та карамый.

Әнә умартачыларның бал аерта торган чакларын гына алыйк. Авылларда законнарга әллә ни игътибар бирүче юк, ярамаса да, кайберәүләрнең умарталары күршеләрнең бакчаларына ук терәлеп тора. Урамнан узып барганда да умарта кортына юлыгырга мөмкин. Ә бал корты тешләүдән ел саен дистәләрчә кеше үлә, чөнки кайберәүләр өчен бал кортының агуы куркыныч, аллергия бирә. Быел да Тукай районында 52 яшьлек бер ир-ат умарта тешләвеннән үлгән. Зыян күрүче хәтта «ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче дә яши алмаган.

 

Ел саен 100ләп елан үлә

 

Узган ел коры эссе һавада еланнар бик таралган иде. Кешеләр аларны бакчаларында, ишегалларында, хәтта мунчаларында да күрделәр. Быел редакциягә еланнардан зарланып шалтыратучылар юк югын, шулай да еланнан зыян күрүчеләр булган.

 

Кара зәһәр елан Татарстанда бердәндер агулы елан булып санала икән. Республиканың медицина учреждениеләренә узган ел еланнан зыян күргән 66 кеше мөрәҗәгать иткән булса, бу юлы ике кешегә ярдәм күрсәтелгән.

 

«Шәһәрдән авылга кайтып барганда трассада кара еланны күреп туктадым. Тузбаш еландыр инде дип тотып карамакчы булдым. Алар зәһәр елан белән шуның кадәр охшаганнар икән. Тузбаш дигәнем баш бармагымны тешләп тә алды. Җәрәхәт урыны шешә башлады, башым әйләнеп китте, хәлсезләндем. Әле ярый Республика клиника хастаханәсенә вакытында килеп җиттем. Анда тиешле ярдәм күрсәттеләр», – ди бер танышым.

 

Елан бер тапкыр тешләгәннән соң, кешенең организмында аның агуына карата иммунитет барлыкка килә. Икенче тешләүләре бик куркыныч тудырмый. Баксаң, кешеләр елан өчен куркынычрак та икән әле. Статистикага мөрәҗәгать итсәк, ел саен бакчачылар 100ләп кара еланны үтерәләр, ди.

 

Төлкесе дә, эте дә...

 

Быел авылларда төлкеләр дә бик котырып алды. Әнә Яшел Үзән районының Акъегет авылында бөтен авыл диярлек зыян күрде аннан. Кемнеңдер казын, кайсының тавык-чебешен тотып китте төлке. Оясын тапсалар да, кораллары булмагач, авыл халкы төлкедән котыла алмады. Аннары куркыта да бит, котырган төлке булса?!

 

Ә менә күптән түгел генә Кама Тамагы районында сарыкларга кыр этләре ташланган очраклар булган. Эт, төлкесе бер хәер. Баксаң, йомраннар да кешеләрне тешләргә сәләтле икән. Казанда яшәүче бер хатынны су коенганда йомран җәрәхәтләгән. Хатынның аягын хәтта тегәргә туры килгән.

 

Сакланганны саклармын, дигән Ходай. Авылга кайткач та онытылырга ярамый шул, хайваннар дөньясы да бар бит... Тыныч тормышның үз куркынычлары.

 

PS. Күрше апа бакчага кишер алырга дип чыккан булган, яшелчә башларын ниндидер җәнлек кимереп киткән, ди. Хәзер авыл халкы баш вата. Ни булыр бу? Бакамы, әллә сукыр тычканмы?


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»