поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.09.2011 Интернет

"Белем җәүһәрләре - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә

Әлеге бәйге быел икенчесен уздырыла. Беренче бәйгене җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә 2010 елда оештырган иде. Беренче бәйгедә кырыкка якын интернет-проект катнашты, аларның күпчелеге жюри тарафыннан октябрь аенда үткәрелгән махсус тантанада олылап билгеләп үтелгән иде. Күп кенә иганәчеләр дә бу бәйгегә бик зур теләк һәм шатлык белән булышты.

Быел әлеге оештыручылар рәтенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы да кушылды. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән дә бу юнәлештә сөйләшүләр алып барыла. Димәк, быелгы җиңүчеләр инде берьюлы өч-дүрт министр кулы куелган дипломнар белән бүләкләнәчәкләр. Шулай ук, оештыручылар призларны да күпкә саллы һәм әһәмиятле итү өстендә күп көч куялар, иганәчеләр саны артуы моны дәлилли генә.

 

Әлегә бәйгегә 31 сайт кабул итеп алынды, бәйге таләпләренә туры килмәгән 2 гариза кире кагылды. Иң зур "көрәш" әлегә укытучылар арасында - "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә 14 интернет-проект катнаша. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" һәм "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинацияләрендә дә катнашучылар саны шактый. Ә менә югары уку йортлары арасында көрәш гомумән юк - югары уку йортларыбыз руслаша бара. Бу - бик аяныч күренеш.

 

Бәйгегә гаризалар кабул итү сроклары озынайтылмаячак, оештыру комитеты бәйгенең төгәллеген тәэмин итүне приоритет итеп куя. Гаризалар кабул итү 15 нче сентябрь көнне 23:59:59 тулу белән төгәлләнәчәк.

 

Бәйгедә катнашырга соңга калмагыз, зур эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!!!


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»