поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
12.09.2011 Җәмгыять

Бер селтәнү

Август ахырында Россиянең мәгълүмат кыры самбо буенча дөнья чемпионы Рәсүл Мирзаевның исерек рус студенты Иван Агафоновны сугып үтерүе турындагы мәгълүмат белән шаулады. Тавыш әле дә тынмаган.

Билгеле булганы шулар: Рәсүлнең яраткан кызына Агафонов ямьсез тәкъдим ясаган, дөнья чемпионы, кызны яклап, арага кергән. Ике метрлы буйлы, центнердан артык авырлыктагы гәүдәле исерек “сабый” сугышырга тели башлагач, самбочы егет аңа бер тапкыр селтәнеп суккан. Әзмәвер студентның буыны сыек булып чыккан­мы, ул, асфальтка егылып, башы белән бәрелгән һәм хастаханәдә җан тәслим кылган. Хәзер инде Мирзаев гамәле өчен суд алдында җавап то­та. Дөнья чемпионын акларга була, гаепләргә була, әмма бу язма ул хакта түгел.

 

Күптән түгел генә миңа Рәсүл Мирзаевныкына охшаган язмыш белән танышырга туры килде. Бу язмышларда параллельләр байтак, аермалар да бар, билгеле. Вакыйга барган чор да бүтән: үткән гасырның җитмешенче еллары.

 

Мин совет чорында ук фермерлыкка тотынып, бюрократия корган каршылык­лар чытырманын үз-үзен аямыйча үтеп яшәүче авыл эшмәкәре белән сөйләшә башлаган идем. Тема мәгълүм инде: бүгенге авыл бизнесы­ның проблемалары. Сөйләшү бик кызыклы килеп чыкты, тик көтмәгәндә башка юнә­лешкә кереп китте.

 

“Мин бит балалар хирургы идем. Хирургияне атаклы профессор Рокицкийга йө­реп өйрәндем (Михаил Рафаилович Рокицкий – медицина институтының 1968-1999 елларда балар хирургия­се кафедрасы мөдире. – Р.Ф.)”, – диде әңгәмәдәш фермерым көтмәгәндә. Дөресрәге, балалар хирургы булып чыгарга бик аз калган булган аңа. Медицина институтының 5 курсын тәмамлап килгәндә, фа­культетның комсомол секретаре булган егетне ректор уку йортыннан куу турында боерык язган. Җитмәсә, Р. (ул исемен күрсәтмәүне үтенде, ә язмада кулланылган башка исем-фамилияләр үзгәрешсез) вузның мактанычы, самбо буенча ике тапкыр Казан­ның абсолют чемпионы, ике тапкыр Татарстан чемпионы, Татарстан җыелма командасы­ның капитаны, Россия һәм СССР чемпионатларының бронза призеры булган. Әти­сез үсеп, интернатта тәрбия­ләнгән егет спорт белән дә вузга кергәч кенә шөгыльләнә башлаган һәм менә баш әйләнгеч уңышлар. Институтта абруе кискен темпларда үскән, хуҗалык эшләре буенча проректор аны 3 нче тулай торакның коменданты итеп эшкә алган. Алтмышынчы еллар ахыры – җитмешенче еллар башы өчен зур сумма булып исәпләнгән хезмәт хакы билгеләгәннәр – 82 сум. 28 сумлык стипендияне кушкач, совет чоры өчен түгәрәк кенә сан да килеп чыккан. Әмма егетнең уңышлардан башы әйләнмәгән, тырышып, бишкә генә укыган, җигелеп эшлә­гән, Эчке эшләр минист­рлыгының “Динамо” җәмгыя­те өчен СССР күләмендә ярышларда катнашып, җиңүләр яулаган. Спорт мастерлыгына кандидатлык дәрәҗәсенә ирешер алдыннан аңа, бе­рәүгә дә сукмыйм, беркайчан да сугышмыйм, дип кул куйдырганнар. Ләкин безнең тормыш олы юлдагы автомобильченеке кебек бит ул: син бөтен кагыйдәләрне үтәп, төгәл йөрсәң дә, каршыга килүче бер исереге үзенеке белән бергә синең язмышың­ны да чәлпәрәмә китерергә мөмкин. Р. белән дә шулай килеп чыккан. Эчмәгән, тартмаган спортчы егет яраткан кызының туган көнендә аны һәм аның ике иптәш кызын ресторанга чакырган. Кызлар – өчесе дә украин кызлары. Шул ресторанда әйбәт кенә утырганда, бер исерек килеп Р.ның яраткан кызына бәйләнә башлаган. Р. да, кызлар да үзләрен сабыр тотарга тырышканнар. Тик инде бәйлә­нүләр саны чамасызга китеп, чыдар әмәл калмагач, украин кызының сабыры төкәнгән, бәйләнчеккә русчалап руслар яратмаган кешеләрен озата торган җиргә китәргә кушкан. Менә шунда инде тегесе чыгырдан чыккан, кызның яңагына чалтыратып җибәргән. Инде Р.га арага ке­рергә чират җиткән. Исерек каршындагы егетнең самбо чемпионы икәнен белмәгән, әлбәттә, аңа да берне өстәгән. “Менә шунда мин үземне үзем белештермичә, җавап итеп, аңа бер тапкыр селтәнеп суктым”, – ди әңгә­мәдәшем. Бу селтәнүнең нә­тиҗәсе шул булган: исерек­нең (соңыннан аның мили­ция офицеры икәнлеге ачык­ланган) яңагы ике җирдән сынган, Р.ның кул чугындагы ике буыны чәрдәкләнеп эштән чыккан (кулы шул урында әле дә ямьшәеп тора). Р.ны шундук алып китеп япканнар. “Өч көн яткыздылар, кызлар өч көн милиция идарәсе яныннан китмәгәннәр. Шаһит­лыкка рестораннан официантларны алып килгәннәр, официантларга да бәйләнгән булган исерек мент”, – ди әңгә­мә­дә­шем. “Динамо” җәмгыятенең баш тренеры Р.ны йолып алу өчен күп чапкан. Гаделлек торгызылган, республика һәм вуз горурлыгы булган егетне аклап чыгарганнар. Тик эш ректорга барып җиткән. Институтның хуҗалык эшләре буенча ул вакыттагы проректоры Дмитрий Ефимович Орел егетне яклап ректорга кереп караган, факультетның 1971-1986 еллардагы деканы Вәлитов Сөләйман Әхмәт-Сафич та авыр хәлдән аралап алырга тырышкан, әмма ректор Хә­ниф Сабирович Хәми­тов принципиальлек күрсәткән: “Доктор должен не калечить, доктор должен лечить”, – дип үз сүзендә нык торган. Р., документларын алып, талантлы балалар хирургы перс­пективасына кул селтәп, проректорның, комендант бу­лып эшләп калып тор, дип үте­нүенә, декан белән икәү­ләшеп институтка кире кайтарырга вәгъдәләр бирүенә карамастан, ректорга үпкәләп, туган авылына кайтып киткән. 37 ел элеккеге ул вакыйгаларга үпкә әле дә тавышында сизелә: “Өч тиенлек тә гаебем юк иде бит минем. Ул исерек үзе килеп бәйләнде бит. Гаебем булса, утыртасы иделәр бит мине. Хәниф Сабирович шуны белә торып куды бит”, – ди. Үпкә эчтә генә йомылып калмаган, тышка да бәреп чыккан: моңарчы исерткечне әйләнеп уза торган егет өч ел баш ташлап эчкән. Институттан куылган 1974 елның август аенда факультет деканы Сөләйман Әхмәт-Сафич Р.ны эзләп авылга кайткан: “Син бит талантлы милли кадр, кайт вузга, кире торгызабыз”, – дип ялынган. “Рәхмәт кайтуыгызга, – дигән егет. – Мин хирургияне яраттым, табиб булу хыялым иде, тик хәзер барысы да җимерелде инде”, – дигән, бер елгага ике тапкыр керәсе килмәгән.

 

Әмма әле аны алда тормыш төбеннән яңа күтәрелеп чыгулар көткән. Монысында инде икенче бер галим, кө­рәшче-профессор Фаил Габ­делбәр улы Әхмәдиев ярдәм кулы сузган: Р.ны Казан тө­зелеш һәм архитектура институтына читтән торып укыр­га чакырган. Р. үзе дә кө­рәшчелек рухын беркайчан да җуймаган. Алда әле аны хакимият башлыгы белән аяк терәп көрәшү (туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә дә), башка төрле борылышлар сагалап торган. Тик болары инде аның башка тарих.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 170 | 10.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»