|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2011 Юмор
Эш күп әле!("Печән базары" сатирик әсәрләр конкурсы) Киң тәрәздән бага берәү. Эһем-кеһем йөткерә. Күзе күпне күрә, башы Олы гамьнән күперә.
Әле күпме бу дөньяны Тәртипкә саласы бар! Көтүдәге сыерларга Номерлар тагасы бар.
Торналарның, тукраннарның Сан исәбен алмаган. Пошилар бар — савылмаган. Тиресе туналмаган.
Түрәләргә этләр ырлый. Мәчеләр никтер мырлый. Тургай ни теләсә шуны Тота да менеп җырлый!
Йомран-әрлән ояларын Чыгасы бар актарып. Бу — хөр-мөстәкыйль яшәүнең Яшьрен ныгытмалары!
Җилләр әле исми һаман Бары кушылган якка. Күргән-ишеткәннәрен дә Сөйләмиләр колакка.
Кояш әле тәртип белми — Һәркемгә тигез төшә. Күпме халык әле һаман Үз телендә сөйләшә!
Рәфикъ ЮНЫС |
Иң күп укылган
|