поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
10.09.2011 Җәмгыять

Уртаклашкан ризык бәрәкәтлерәк, яки Православларны ифтарга чакырыргамы?

Иртәгә, ягъни 11 сентябрьдә АКШтагы игезәк бизнес үзәкләре шартлатылуга ун ел тула. Дөнья җәмәгатьчелеге бу шомлы вакыйганы төрлечә бәяләде.

Берәүләр, моны американ хәрбиләре үзләре үк оештырды, дип белдерсә; икенчеләр, ислам – террорчылык дине, дип аһ орды. Шунысы гаҗәп: күптән түгел АКШ Президенты каршында эшләүче Америка прогрессы үзәге (САР) соңгы ун елда террордан һәлак булучыларны һәм зыян күрүчеләрне барлап чыкканнан соң, казага тап булучыларның күбесе – мөселман, дигән нәтиҗә ясаган. Кыскасы, бер-беребезне гаепләүдән мәгънә юк. Бердәнбер юл – уртак тел эзләү, аралашу, аңлашу, диалог кору. 

Бу уңайдан күптән түгел генә булып узган Рамазан аендагы ифтар мәҗлесләре – христианнар белән мөселманнар арасында диалог-аңлашу урнаштыра башлау өчен менә дигән форсат ул. Тәгаен алганда, “Диалог-Ауразия (“ДА”) халыкара берлегенең Татарстан комитеты (җитәкчесе депутат һәм шагыйрь Разил Вәлиев) быел җиденче мәртәбә дуслары, фикердәшләре белән беррәттән төрле дин вәкилләрен дә чакырып авыз ачу мәҗлесе уз­дырды. Болар – нигездә христианлыкның төрле тармакларын тәшкил итүче православ, протестант, католик дине вәкилләре. Әүвәлрәк бу чарада яһүдиләр дә катнашса, ни сәбәптәндер былтыр да, быел да алардан килүче күренмәде. 

Инде быелгы авыз ачуның үзенчәлегенә килгәндә, Казан Руханилар семинариясендә укытучы, Самосырово бистәсендәге чиркәү побы Отец Роман берәр православ дине әһеленә Россия Ислам университетында православие нигезләре, үз чиратында берәр имам-хатыйб, мөгаллимгә Казан Руханилар семинариясендә ислам нигезләре курсларын укытып карарга тәкъ­дим итте. РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бу тәкъдимне хуплап чыкты. 

Башка елларны җирле католиклар башлыгы, Казандагы Алман йорты директоры Виктор Диц бу юлы, мөселманнар үрнәгенә ияреп, православ бәйрәмнәренә мөселманнарны да чакырырга иде, дип Урыс православ чиркәве әһелләренә мөрәҗәгать итмәде. Билгеле, без – мөселманнар, православлар да безне чакырсын әле, дип күршеләребезне дәшмибез. Иң мөһиме, исламның күркәмлеген күрсәтү, үзебезнең диалогка, аңлашуга әзер икәнебезне белдерү. Дөрес, узган ел “Азатлык” радиосы хәбәрчеләре “ДА” ифтары турында хәбәр биргәч һәм шул уңайдан мәҗлестә катнашкан Колшәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмә коргач, радионың интернет сайтына килгән кайтавазларда шактый гына милләттәшебез, муллалар һәм попларның бер мәҗлестә утыруын кабул итә, аңлый алмыйбыз, диеп язды. 

Ә менә дөнья күләмендә алганда диалог мисаллары аз түгел бит. Әйтик, Германиядә үзара аңлашырга тырышуның матур үрнәкләре бар. Алманнар, мөселманнарны католик бәйрәмнәренә чакырмасалар да, менә бишенче ел инде Рамазан аенда, мөселманнарны дәшеп, үзләре ифтар мәҗлесе оештыра икән. 2007 елдан башлап Берлин өлкәсе парламентында Христиан-демократик берлек партиясе (GDU) авыз ачтыра. Австриядә дә алманнар, мөселманнарны җыеп, ифтар оештыра башлаган. Австралиядә исә ил башлыгы быел Рамазан аенда мәчеткә килеп, мөселманнар да безнең кебек үк ихтирамга лаеклы кешеләр, әйдәгез, дус, тату яшик, дип чыгыш ясаган. 

Сүз уңаеннан шуны да әйтик әле: быел башкалабызда бер генә түгел, ике диалог ифтары булды. Ауразиячеләрдән бер көн алда, 23 август көнне күренекле хәзрәтләребез – Колшәриф мәчете имамнары Рамил хәзрәт Юныс белән Рөстәм хәзрәт Зиннур, “Булгария” корабы фаҗигасына тап булганнарны һәм шуларның туган-тумачаларын җыеп, “Пирамида” мәдәният комплексында авыз ачу мәҗлесе оештырды. Анда әлеге дә баягы Отец Роман да катнашты. Хәзрәтләрдән соң, ул да, һәлак булганнарның рухы шат булсын, дип дога кылды. Уртаклашкан кайгы җиңелрәк узадыр, уртаклашкан ризык саваплырак буладыр дип әйтәсе килә бу урында. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 170 | 10.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»