поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.09.2011 Могҗиза

Җыланнар

Ахырзаман алдыннан барча җыланнар да кешеләр эченә кереп бетәрләр, ди.

Әбием Мәгъсүмә карчык сүзе.

 

Кызлар, яшь киленчәкләр урманга җиләк җыярга барырга булдылар.

 

– Сак булыгыз, кызлар! – диде Зәнирә абыстай. – Быел җыланнар күбәйде. Урманда алар мыжгып тора. Җылан койрыгына баскан кеше үзе җыланга әверелә, җылан исә кеше кыяфәтен ала. Шулай итеп, эчендә җылан утырган кеше башкаларга зыян сала башлый.

 

Кызлар курыккан булдылар, ләкин яше йөзгә җитеп килгән карчыкның сүзен чынга алмадылар, буш тырысларын болгап, шаяра-көлә урманга менеп киттеләр.

 

Бу авыл Кызылтау белән Янтык басу арасындагы уйсулыкта утыра иде. Җиләккә менүчеләрнең юлы таудан агып чыккан өч чишмә аша уза. Кызлар һәр чишмә янында туктап кулларын сөннәтләп, битләрен юып, кайсысы ипи валчыгы, кайсысы күлмәгеннән җеп өзеп, кайсысы корот кисәген чишмәгә салды.

 

Изге чишмә, тау

             чишмәсе,

Мәңге-мәңге кипмәсен.

Мәңге-мәңге

          кипмәсен дә,

Безгә нигъмәт

            өстәсен, – дип, дога укыдылар.

 

Суга салынган җеп, корот, ипи валчыгы астан бәреп чыккан чишмәдә кайнап торучы агымга ияреп әйләнеп йөри башлады.

 

Һәр чишмәгә шулай хәер салдылар.

 

– Юлыбызны уң ит, җиләгебез мул булсын! – диделәр.

 

Карурманга керделәр. Монда салкынча, рәхәт. Дымлы сукмак аларны Ерак аланга китереп чыгарды. Кызлар, таралышып, җиләк җыярга тотынды. Кемдер ачыклыкта үскән җир җиләге, кемдер алан кырындагы кура җиләгенә ябырылды.

 

Чыннан да җыланнар еш күренә, алар хәтта кешедән курыкмый да, аяк астында боргаланып ята, шуышып йөри.

 

Тырыслар тулды дигәндә генә урман эченнән җан өшеткеч аваз ишетелде. Кызлар тавыш ишетелгән якка йөгерделәр. Килеп җитсәләр, ни күрсеннәр: яшь килен Зифа каушаган, кулыннан тырысы төшеп киткән, йөзе ап-ак.

 

– Ни булды? – диделәр кызлар беравыздан.

 

– Җылан! – диде килен. – Өстенә баса яздым.

 

Кызлар җиңел сулап куйды.

 

– Басмагансың бит! – диделәр.

 

Кайтыр юлга чыктылар. Янә чишмәләр янында туктап чишмәгә берничә җиләк салып, изге теләкләр теләделәр.

 

Зифа килен җиләк җыйганда чыннан да кара җылан койрыгына баскан иде. Шул мәлдә үк Зифа – җылан, җылан Зифа кыяфәтенә керде.

 

Өйгә кайткач, яшь киленчәк Зифа кып-кызыл җиләк белән тулы тырысын табакка бушатты. Өйгә җиләк исе таралды. Каенанасы, өйдәгеләр, ире Аслан куанып туймадылар. Җиләкле чәй эчтеләр, калганын каенанасы ипидән бушаган кайнар мичкә киптерергә куйды, бер өлешеннән кайнатма ясарга булдылар.

 

Аслан канәгать иде. Зифа кайткач, өйдә нур арткан сыман тоелды. Гаҗәеп гүзәл, эшкә уңган иде аның хатыны.

 

Авыл көр иде. Каралты-курада мал-туар, авылның өч мәхәлләсендәге мәһабәт мәчетләр, кешеләрнең өс-башы караулы, урам тулы балалар чыр-чу килә, кышын чана, чаңгы шуалар, җәен су коеналар.

 

Батырлары баскынчы гаскәрләрне куып тараткан гайрәтле халык яши иде бу авылда. Ак сакаллы картлары олпат, муллалары остазлык кыла.

 

Батырларның батыры Аслан Сабан туйларында гына түгел, орыш-яу вакытларында да баш бирмәс баһадир иде.

 

Менә шушы баһадир Асланга нидер булды, аның кәефе кырылды, хәле китте, урынга ятты, ашаудан калды.

 

Җыланнар урманнан авылга шуышып төшә башладылар. Халык аптырады-йөдәде, урам тулы кара җылан, урманнан печән йөгенә ияреп кайталар, ишегалды тулы кара җылан, өй тулы җыланнар. Караңгыда, йокы аралаш әллә ничә кеше җылан койрыгына басып, җыланга әверелде. Баһадирлар хәлсезләнде, гүзәлләр кырысланды. Халык мәчеткә йөрми, килгәне дә имам белән талашып кайтып китә, ир-егетләр эчә башлады, хатыннар усалланганнан-усаллана барды.

 

Моның серенә төшенүче бер генә кеше бар иде авылда – йөзьяшәр Зәнирә абыстай. Ләкин килененең эчендә кара җылан утырса да, ул сиздермәскә тырышты. Аның гүзәл, ипле килене көннән-көн аза-туза, усаллана барды. Каенанасын әллә ничә тапкыр кыйнап, салкын курадагы мал өенә куып чыгарды. Аслан да эшнең кая барганын чамалый иде. Ләкин аның үз хәле дә бик мөшкел иде шул.

 

Озакламый аксакаллар да гүр иясе булды, муллаларның берсен кемдер кыйнап үтерде, берсен кулга алып, каядыр озаттылар, соңгысы өенә бикләнеп ята, мәчеткә бармый, урамга чыкмый.

 

Күп тә узмады, мәчетләрнең манараларын кисеп аудардылар. Авыл тулы баһадирлар булса да, берсе бер сүз әйтмәде, берсе дә зиндыйкларны мәчет түбәсеннән куып төшермәде. Барысы да авылдагы мәйханәгә җыелып эчеп ята иде.

 

Авылда гомер булмаган хәл – кызлар уйнаш юлына басып, никахсыз килеш бала таба башлады, бозылды авыл, бозылды әхлак. Мәдрәсәләргә җыланнар кереп тулды, балаларга Ана теле урынына җылан теле өйрәтә башладылар.

 

Зәнирә карчык мал өенең йодрык сыярлык кына тәрәзәчегеннән ишегалдына карап, кара кайгыга сабышып утыра иде. Ай яктысында ишегалдына кара җыланнар җыела башладылар. Өй ишеге ачылып китте, аннан килене Зифа атылып чыкты да нидер ысылдады. Ни гаҗәп, җыланнар өере уртадагы бер кара җыланны кыйный башлады. Койрыклары белән китереп сызалар, тешлиләр иде. Уртадагы бичара җылан, кыйнаучыларны аралап, каядыр юкка чыкты. Башка җыланнар ары бардылар, бире килделәр дә ысылдый-ысылдый таралдылар. Зифа килен өйгә кереп китте.

 

Ай калыкты. Ишегалдында тынлык урнашты. Зәнирә карчык йокымсырап китте. Шулчак тәрәзә шыкылдаткан тавыш ишетелде: бакса, баягы кыйналган җылан тәрәз шакый иде.

 

– Мин синең чын киленең Зифа! – диде җылан. – Зифа урынында җылан.

 

Зәнирә карчык тәрәзәне сак кына ачты, җылан Зәнирә карчыкның беләгенә уралды.

 

– Курыкма, мин сине чакмам! – диде җылан.

 

– Нишләмәк кирәк? – диде карчык. – Харап булабыз бит!

 

– Әнкәй! – диде җылан. – Син мине өегезгә, киленең ятагы астына алып кереп куй.

 

– Ул мине өйгә кертми! – диде Зәнирә.

 

– Ә син хәйлә тап! Намазлыгымны алып чыгыйм сана! – диген. Зәнирә карчык ишек шакып ялвара башлады:

 

– Килен, зинһар, ач, намазлыгымны гына алып чыгыйм! – ди торгач, усал килен ишекне ачып, карчыкны өйгә кертте, намазлык эзләгән булып, карчык куенындагы җыланны ятак астына куйды. Ниһаять, намазлыгын табып, мал өенә чыгып китте. Бераз вакыт узгач, таң алдыннан өйдә әче аваз яңгырады. Зифа кычкыра иде. Карчык сикереп торып, ишегалдына атылып чыкты. Болдырда Зифа килене кулына уралган кара җылан тотып тора иде. Җыланның башы ике бармак арасында кысылган, койрыгы боргалана.

 

– Әнкәй! – дип кычкырды Зифа. – Менә ул юхаҗылан! Мин аның койрыгына басып – җыланга, ул минем кыяфәткә кергән иде. Бүген ул минем койрыкка басты, без һәрберебез үз хәлебезгә кайттык.

 

Зәнирә атылып өйгә кереп китте дә тиз генә әйләнеп чыкты, аның кулында үткер пычак иде. Карчык җыланның койрыгын кисеп алды. Җылан ялвара башлады.

 

– Зинһар, харап итмәгез, мин сезгә зыян кылмам!

 

– Хәзер үк бөтен хатын-кызларыбызны үз хәленә кайтар, – диде Зифа килен.

 

– Баш өсте! – диде җылан.

 

Авылның бөтен усал хатыннары да миһербанлы киленнәргә әверелде. Җылан өере урманга качты.

 

Шуннан соң авылда тынычлык урнашты. Аслан батыр савыга башлады. Исерекләр айныды. Мәчетләрне торгыздылар. Мәдрәсәләрдә Ана теле укытыла башлады. Зина йортлары ябылды. Зифа килен бик таза бер олан алып кайтты. Аның башлыгына җылан мөгезе тегеп куйдылар.

 

Зәнирә абыстай, оныгының оныгын сөеп, йөз яшенә җиткәч гүр иясе булды.


БАТУЛЛА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»