поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.09.2011 Мәгариф

Сау бул, кәгазь һәм каләм?!

Кәгазь китаплар заманы артта калырга охшаган. Телефон йә компьютер аша әсәрләр уку яшьләр арасында гадәти күренеш булып санала инде. Казанның өч мәктәбендә исә дәреслекләрне дә электрон вариантка күчергәннәр. Ә американнар тагын да ераграк киткән.

Быелгы уку елыннан башлап Казанның 1 нче һәм 7 нче гимназияләре, шулай ук КДУ каршындагы Н.Лобачевский исемендәге лицейда электрон дәреслекләр буенча укырга керешкәннәр. Августта узган укытучылар киңәшмәсендә башкала мэры Илсур Метшин директорларга укучыларның букчаларын авырайтмаска дигән гозер белән мөрҗәгать иткән иде. Өстә­венә, санитар нормалар буенча, башлангыч сыйныф укучыларының авырлыгы 1,5-2 килодан артмаска тиеш. Чыгарылыш сыйныфындагы балага да күп дигәндә 4 килолы сумка күтәрергә рөхсәт ител­гән. Электрон дәреслекләр әлеге кагыйдәләрне үтәргә ярдәм итә, ди белгечләр.

 

Әлеге “ноу-хау” Татарстан мәктәпләре өчен ят нәрсә түгел анысы. Кайбер фәннәр буенча электрон дәреслекләр күптән кулланыла инде. Дө­рес, безгә чит ил тәҗрибәсенә кадәр ерак әле. Американың Индиана штатында каләм бе­лән кәгазьгә язуга өйрәтүдән гомумән баш тарканнар. Әле­ге реформа 2006 елда ук башланган. Язуның мәктәптән читләшүен күреп, әлеге фәнне 3 нче сыйныфтан гына укыту ягын караганнар. Бер уку елы эчендә хәрефләрне яхшы гына язарга өйрәнеп, 5 нче сыйныф ахырында бала текстлар язу югарылыгына күтәрәлергә тиеш булган. Хәзер исә каләм-кәгазь иҗаты бөтенләй кирәксез, дип табылган. Белеме булмаган әби­ләребез кул кую урынына документларга төрле тамгалар сызган. Шул заманаларга кайтабыз түгелме?



Ватаным Татарстан
№ 167 | 07.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»