поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
07.09.2011 Медицина

Ирләрнең теше сызлый. Хатын-кызларның – башы

Ирләр һәм хатын-кызлар – бер-берсенә һич охшамаган ике дөнья. Тышкы кыяфә­те­без, физик мөмкинлекләре­без белән генә түгел, хәтта ки химик составыбыз буенча да аерылып торабыз. Мисалга, теләсә кемнең чәчендә алтын бар. Тик нигәдер бу байлык хатын-кызларда көчле затларныкыннан 5-6 тапкырга күп. Алай гынамы, чирлә­вен дә төрлечә чирлибез. Шулай икән, җенси үзенчә­лекләре­бездән чыгып дәвала­нырга тиешбез, имеш.

Инфарктның... җенси билгеләре

 

Хатын-кызларның ир-ат­лардан озаграк яшәве барыбызга да яхшы мәгълүм. Биредә гүзәл затларның үзлә­ренә бәйле сәбәпләрдән тыш (эчми-тартмыйлар), гормоннары да мөһим роль уйный. Аларны йөрәк авыруларыннан менопаузага кадәр шул хатын-кыз гормоннары саклый да. Ә үлем-җитемнәргә китерүче иң куркыныч чирләр арасыннан нәкъ менә йөрәк авыруларының беренче урында торуы беркемгә дә сер түгел.

 

Йөрәк өянәге еш кына яшь ирләрне дә аямый. Ханымнар исә кардиологик проб­лемалар белән соңрак таныша. Шул ук вакытта аларда диабет, гипертония кебек “иярчен” авырулар күбрәк була. Ә инде ирләрдә арте­рияләрнең тараюы күзәтелә.

 

Инфаркт сукканда, хатын-кызлар еш кына үзләрендә грипп билгеләрен (баш авырту, сөяк-санак сызлау, температура күтәрелү) сизгәндәй була, ә ир-атларның күкрәк сөяге авырта. Шунысы да бар: ханымнарда йөрәк авырулары бик авыр һәм аянычлы тәмамланырга мөмкин. Илле яшьтән узган хатын-кызда инфаркт яки инсульт килеп чыккан очракта бу афәтнең шу­шы елда кабат “баш калкыту” куркынычы ир-атлар белән чагыштырганда күпкә зур.

 

Бик озак вакытлар буе табиблар дәвалауда җенес үзен­чәлекләрен исәпкә алмый килгән. Хәзер исә медиклар ирләр һәм хатын-кызлар йөрәгенең төрле дәвалау ысулларын таләп итүе турында ешрак уйлый башлаган. Әйтик, аспирин даруының йө­рәк өянәге кисәтү өчен ирләргә шифасы зуррак икән.

 

Бәхет гормоны кайда?

 

Аермалыкларыбыз йөрәк проблемалары белән генә чикләнми. Мәсәлән, ирләрнең кан тамырларында тромблар (оешкан кан) ешрак хасил булучан. Чөнки аларның каны уртача алганда 10 процентка куерак. Ә менә баш өянәге гүзәл затларны күбрәк яратучан. Хатын-кызлар шулай ук тән тиресе авырулары, склерозга, ир-атлар Паркинсон, Альцгеймер авыруларына еш­рак бирешүчән. Көчле җенес вәкилләренә ешрак суык тиючән дә әле. Ни хикмәт, ханымнар (тәмәке тартмый торганнары турында сүз) үпкә­дәге яман шештән ешрак интегә. Ә менә сулыш юллары, ашказаны рагы ир-ат­ларны күбрәк үз итә. Гомумән, ирләрдә онкологик чирләр килеп чыгу куркынычы зуррак.

 

Остеопороздан (сөяк авыруы) җәфаланучылар арасында хатын-кызлар күбрәк (80 проценты чамасы). Чөнки аларда сөяк массасын югалту процессы тизрәк бара. Ханымнар шулай ук сидек юлларында йогышлы авыруларга күбрәк бирешүчән. Әйтик, циститны, ике дә уйлап тормастан, хатын-кыз авыруы, дип исемләргә була. Аның каравы, ирләрнең тешләре ешрак сызлый. Чукраклык та аларга күбрәк яный.

 

Ашказаны җәрәхәте көчле җенес вәкилләрендә гүзәл затлардагыга караганда ике тапкырга ешрак очрый. Ә менә астма, киресенчә, ханымнарны күбрәк сагалый.

 

 Депрессиядән исә хатын-кызлар еш интегә. Моның сәбәпләреннән берсе – серотонин гормоны (халык те­лендә ул гадәттә бәхет гормоны дип йөртелә) җитен­ке­рәмәү. Гүзәл затларда аның ирләр организмындагыга караганда кимрәк эшләп чыгарылуы мәгълүм. Бу гормон шулай ук диеталарны да яратмый (ә туташ-ханымнарның күбесе шуның белән мавыга бит). Серотонин микъ­да­ры­ның аз булуы сүлпәнлек, йокысызлык китереп чыгара, кәефне бетерә. Җыеп кына әйткәндә, депрессия “бүләк итә”.

 

 



Ватаным Татарстан
№ 167 | 07.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»