поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.09.2011 Шоу-бизнес

Өй ул – күңел тынычлыгы

Татарстанның атказанган артисты Гөлшат ИМАМИЕВА Чистай урамындагы халык телендә «свеча» дип аталучы өйләрнең берсендә тора икән. Мондагы өч бүлмәле фатирларын алар 7 ел элек тузган торак программасы буенча алган – аңарчы квартал ягында үз өйләре белән яшәгәннәр.

«Миңа өй гаиләм кайда – шунда, – дип әйтеп узды ул, минем: «Өйне фатирга алыштырасыгыз килмәгәндер инде», – диюемә. – Шәһәрдә туып үскәч, минем алай үземнең йортым белән яшисем килә дигән теләгем булмады да. Иң мөһиме – өйдә уңайлы, балаларга бөтен шартлар да туган булсын. Өйнең яме дә, мәгънәсе дә шул гына була ала».

 

Гөлшатларның 70 квадрат метр мәйданны биләгән фатирлары үзенчәлекле планировкалы: килеп керешкә уңда – кунак, сулда – йокы бүлмәсе, турыда – уллары Әмир «мәйданы», аннан узып, уңга – аш бүлмәсе. Мин килгәндә, коймак исе коридорга ук таралган, Гөлшат, Казанда узган бер чарадан кайтып керә-керешкә алъяпкычын бәйләп, аш бүлмәсендә әвәрә килә иде.

 

– Син килешкә коймак кына була инде, – диде ул, табада май чыжлатып. – Бездә, гадәттә, ике көннең берендә төрледән-төрле бәлеш, өчпочмак пешә. Ике егетем дә (ире Дамир, улы Әмир. – Г.Җ.) камыр ашларына үлеп китә. Без дә Әминә белән бәлеш яратабыз.

 

«Гушат каты җырлый»

 

Ишектән керә-керешкә иркә песи йомгагы кебек сарылган 5 яшьлек Әминә белән уртак телне тиз таптык. Күптән түгел әнисе аңа Америкадан бер чемодан яңа күлмәк алып кайткан икән – аларның һәрберсе дә миңа киеп күрсәтелде. Кунак бүлмәсе – аның уен мәйданы, анда нинди генә уенчык юк та нинди генә курчак «яшәми». Төпчекләргә хас булган иркәлек, назлылык Әминәдә тулаем чагыла – сарылып, үптереп кенә тора ул.

 

– Әти дә, әни дә эштә эшли, – диде Әминә, миңа әти-әнисенең серләрен чишеп. – Әни Гушат исемле, каты итеп җырлый.

 

Әминәнең шигырь-җырларын тыңлап, Әмир бүлмәсенең ишеген шакыйм. Инде 15 яшен тутырган яшүсмер, минем белән аралашырга атлыгып тормаса да, үзенең итагатьлелеген күрсәтеп, дусларча итеп кенә: «Мин компьютерда уйныйм әле», – ди. Аңлыйм инде, кайсыбыз яшүсмер булмаган...

 

Аның урынына Әминә сөйләп китә: «Без Әмир белән өйдә торабыз әле. Менә ул мәктәпкә киткәч, мин бакчага барачакмын».

 

Мин өйдә эшлим

 

– Хатын-кызның гадәттә кырыкмаса-кырык мәшәкате инде, Гөлшат, син шуның өстенә гастрольләргә дә чыгып китәсең...

 

– Минем үземә гел өйдә генә эшлим кебек тоела, – дип  көлә Гөлшат. – Хатын-кыз гына шулай барысына да өлгерә аладыр инде ул. Каядыр чыгып китәсе булса да, ул көннәргә өйдәгеләргә ашарга пешереп, «запас» калдырып китәм. Без бит әле аннары  Дамир белән икебез дә юл кешеләре – йә ул, йә мин гастрольдә. Кайчак икебезгә дә ике төбәккә чыгып китәсе була, андый вакытларда балаларны туганнарга калдырып китәбез. Казанда булганда исә мин көне-төне аш бүлмәсендә, ял көннәрендә хәтта «көчәйтелгән режимда»  – егетләрем сәгать саен тәмле ризыклар ашарга чыгып җитә.

 

– Димәк, син әле, матур тавышлы җырчы булу өстенә, уңган хуҗабикә дә?

 

– Мин башта хуҗабикә-әни, аннан – җырчы. Гаиләгә бармак аркылы гына карый алмыйм: каядыр гастрольләргә барганда да, өйдә балалар нишли икән, тамаклары тукмы икән, дип борчылып йөрисең. Әле күптән түгел генә Америкага гастрольләргә бардык – үземнән алда балаларга дигән бүләкләр кайтты.

 

– Ир бала күбрәк әтисе янында, төпчек Әминә күбрәк сиңа якындыр?

 

– Мин алай димәс идем – алар икесе дә миңа бердәй якын. Кыз баланың да, ир баланың да төрлесе була. Бер шулай авырып, кыен вакытта улымның бер минутка да янымнан китми мине карап утыруын күргәч, Аллага шөкер, моңа таянып була икән, дигән нәтиҗә чыгарган идем. Болай караганда, яшүсмер вакыты, үз дөньясы белән яши кебек, әмма ул нечкә күңелле, гаилә җанлы бала. Әмир безнең белән үскән бала, авырлыкларны да безнең белән бергә күрде, Әминә – иркә, икенче бала булгач, аңа наз да күбрәк тәтеде.

 

– Артист әти-әни башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң?

 

– Андый кешеләрнең балалары күбрәк иркә була. Без бит гастрольләр вакытындагы бирә алмаган иркә-назны кайту белән балага бирәбез дә, ул үсенеп китә. Кайчак, файдага була торып та, баланың кайбер теләкләренә каршы төшеп булмый – менә шунысы кыен. Ә болай аерылмыйбыздыр: өйдә шул ук мәшәкатьләр, эшләр, аралашу.

 

– Матур гаилә булып яшәү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

 

– Күп әйберләрне күрмәскә, кирәкмәгәнне ишетмәскә. Кешене үзгәртеп булмый, ә аңлашып яшәргә өйрәнеп була.

 

Кайда татар бәйгеләре?

 

– Классик җырчы буларак, бүгенге җыр сәнгатендә нәрсәләр борчый?

 

– Музыка мәктәбендә дә укыткан кеше буларак, татар балалары катнашырлык конкурсларның булмау дәрәҗәсендәге азлыгы йөрәкне әрнетә. Нишләп «Созвездие»дә әллә ничә миллионнар әйләнә дә безнең татар балалары көч сынашырлык бер генә конкурста да андый бюджет юк? Шул ук «Татар моңы» кебекләргә? Әле ул «Татар моңы»нда музыка мәктәбендә укучы бала катнаша алмый – яшь категориясе башка анда, мәктәп баласы өчен катнашырлык конкурслар юк бит. «Ватаным Татарстан» нинди әйбәт конкурс иде. Ярый әле «Бәхетле балачак» дигәне барлыкка килде. Ә бит талантлы балаларны яшьтән күреп алып, илһамландырып, үсендереп җибәрергә кирәк.

 

– Ә үзеңнең һөнәреңнән күңел кайткан чаклар булдымы?

 

– Безнең хезмәтне җиңел дип булмый, әмма ул заводта эшләүче кешенеке кебек авыр физик эш тә түгел. Без бит дөнья күреп йөрибез, рухи яктан үсәбез, көннең теләсә кайсы вакытында иҗатта янып яшибез. Минем, дөресен генә әйткәндә, аны башка һөнәр белән чагыштырып та караганым юк – җырчы булуымны ничектер тиеш итеп кабул итәм.

 

– Классик җырчы буларак, чит илгә китү теләге уянмыймы?

 

– Мин чит илгә китәр идем. Анда музыкантларга барыбер җиңелрәк. Әмма тамырлар Казанда, монда тормыш, монда сагынып кайтыр өй.

 

Тыйнак кына яшибез

 

– Өй дигәннән, хатын-кыз бит инде ул һәрвакыт өйдә нәрсә дә булса үзгәртү, яңарту яклы. Гөлшат Имамиева да шундыйдыр?

 

– Үзең күреп торасың – без тыйнак кына яшәп ятабыз, әмма өебездә җан җылысы, шушында шатланып кайтырлык булгач, безгә бары бик җитә. Без монда күченгәч кенә акрынлап ремонт ясадык, инде менә чираттагы ремонтка вакыт җитеп килә. Үземнең аш бүлмәсенә Европа зәвыгы кертергә телим: бөтен техниканы алыштырып, үзем теләгәнчә итеп җиһазлыйсы бар әле.

 

– Ул аш бүлмәсендә иң еш әзерләнәчәк камыр ризыгы нинди булыр икән?

 

– Бик тиз әзерләнә торган кекс рецепты ул. 1 стакан кефир яки катыкка 1 чәй кашыгы сода, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, ярты стакан сыек май салып, он кушып, куе каймак дәрәҗәсенә җиткәнче туглыйсың. Май ягылган табага ярты сәгатькә духовкага куеп аласың. Бик җиңел пешә торган кекс телне йотарлык тәмле булачак!


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»