|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2011 Авыл
“Киләчәк авылы”ннан куркып кайттымБерничә ел элек массакүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән Татарстанныкылар да Ульян өлкәсенең Малыклы районындагы Александровка җирлегендә “Авыл киңлекләре” агрофирмасы эшчәнлеге хакында дөнья куптарып шаулашканнар иде. Имеш, анда авыл хезмәтчәннәре аена 25 мең сум акча эшләп, бик тә комфортлы йортларда яшәп ята.
Күптән түгел шул авылга барып, барысын да үз күзләрем белән күреп, колакларым белән ишетеп кайтырга җае чыкты. Бик шома, тигез асфальт юллы Әлки районын үтеп, Ульян өлкәсенең чокырлы-чакырлы, сикәлтәле юлына килеп керүгә, сәгатенә йөз белән барган машинабыз 40 чакрымлы тизлектән күтәрелә алмый азаплана. Вәт сиңа заманалар! Совет чорында барысы да киресенчә булды бит. Ул чорда иген үстереп тә кибетендә ипи сатылмаган, бик күп терлек асрап та сөт һәм ит ризыклары күрмәгән Әлки районы халкы күрше Ульян өлкәсе районнарына ипи, тутырма, атланмай алырга йөреп, анда яшәргә хыяллана иде. Әйтергә кирәк, байтагы күчеп тә китте, хәзер исә яңадан туган якларына кайталар.
Александровка авылына җиткәч, терлекчелек биналарын никадәр күзләсәм дә, андый нәрсә күренмәде. Баксаң, алары башка Александровкада икән. Ә монысында ферма корпуслары, бер урамга тезелеп киткән егермегә якын ыспай йорт бар, тик яшәүчеләре генә күренми. Торак пунктта, әгәр шулай әйтергә яраса, бернинди социаль-мәдәни-көнкүреш объекты, хәтта кибет тә юк?! Аның каравы “авыл”га керә торган юл өстендә шлагбаум куелган. Шундук берничә кеше Александровкада бер кеше дә яшәмәвен аңлатты. Хәер, берәү кабалага төшеп, ирексездән “авыл”данчыгарылмыйча тотыла ди. Шуңа күрә аңа шлагбаумны үтеп зур юлга чыгарга рөхсәт юк икән. Урам уртасында күренеп торган аксыл төстәге җиңел машина аныкы ди. Ә бу мосафирлар акча эшләп булмасмы дип килгәннәр икән.
– Нәрсә, аена 25 мең чыгамы соң? – дип кызыксынам.
– Каян килсен? 4-5 меңнәрен вакытында түләсәләр дә ярар иде әле, – диештеләр. Шул ук вакытта алар, фотога төшерергә ярамый, бөтен җирдә видеокамералар эленеп, барысын да күзәтеп торалар, дип тә кисәттеләр.
Мондагы берничә корпус-та савым сыерлар, савым кәҗәләр, дуңгызлар асрыйлар икән. Ә тавык фермалары әлегә буш тора. Төзелеш эшләрен зурдан кубып башлаганнары сизелә. Шлагбаумны үтүгә тоташ пыяладан пирамидага охшатып, әмма икегә бүленеп, уртасыннан борыслы юл үтешле итеп салынган, тик әлегә караңгы төс биреп торган буш административ корпуслар каршы ала. Шуннан бер читтәрәк нәкъ бер дистә, бик матур бизәкләнгән автокибетләр тезелеп баскан. Аларга җәйрәп яткан кырлар, сыер башы, авыл хуҗалыгында җитештерелгән деликатес рәсемнәре ясалып, ит, сөт, колбаса, йомырка, дуңгыз ите, тавык ите дигән сүзләр язылган. Автокибетләр белән беррәттән дистәләгән чит ил техникасы тезелгән. Алар шулай берничә ел хәрәкәтсез басып торалар икән инде. Бер читтәрәк кызыл төстәге ит комбинаты, шулай ук бер көн дә эшләмәгән килеш кукраеп утыра. Анда-монда төзелә башлап ташланган тимер каркаслар күренгәли.
– Ә нигә шундый әйбәт йортларда бер кеше дә яшәми соң? – дип төпченәм әңгәмәдәшләремнән.
– Анда яшәрлек түгел, сазлыкка салынган йортлар алар, – дигән җавап ишетәм. Беркем яшәмәсә дә, инде ишекләре кыйшайган – ачылмыйлар да, ябылмыйлар да.
Ниһаять, берәр сәгать чамасы шлагбаум янында басып торгач, идарәче килеп төште. Бик үтенеп сорагач, менеджер Дмитрий озатуында сыерлар һәм кәҗәләр асрала торган биналарны карарга рөхсәт итте. Егермеләп баш сыер Кострома токымлы икән. 20 килограммга тикле сөт бирәләр, дип сөйли менеджер. Терлекчелек өлкәсе белгече түгеллеге әллә каян сизелеп тора. Соңыннан ачыкланганча, институтта машина төзелеше белгечлеге алып чыккан. Фермада эшләүчеләрне тирә-күрше авыллардан ташыйлар икән.
Без шлагбаум каршында басып торганда ике кыз баладан менеджер ишетмәгәндә генә аена күпме хезмәт хакы алулары хакында сорашам. “25 мең сум”, – диде берсе ачыктан-ачык сарказм белән. “Биш айгамы?” – дим мин дә аңардан кимен куймыйча. “Алты айга булса да ярар шунда”, – дип җаваплый икенчесе.
Сыерлар корпусын карагач, кәҗәләр янына юнәлдек. Бу көнне бераз яңгыр сибәли иде. Бер корпустан икенчесенә ябышкак җир сөреп, пычрак ерып атларга туры килә. Каты өслек җәяргә дә башларына килмәгән бит шунда.
96 кәҗә асрала торган корпуста бер кеше эшли булып чыкты. Шаккатмалы берни шәйләнмәде үзе. Тау кадәр өелгән тирес өстендә яталар шунда, йомшак өслектә. Альп токымлылар, тәүлеккә 6 шар килограммга кадәр продукция бирергә сәләтлеләр, дип аңлата Дмитрий. Кәҗә сөтенең литрын 25 сумнан гына тапшыралар икән. Үзләренең сөт эшкәртү комбинатлары төзелеп бетмәгәч (эшләре болай барса, мөгаен, беркайчан булмас та), шулай арзанга сатарга мәҗбүрләр.
Менеджер читтән килгәннәргә күрсәтергә әзерләнгән йортның эченә дә алып керде. Аны бик тә күркәм, заманча җиһазлаганнар, билгеле. Электр җылыткыч белән дә нинди салкын кыш көннәрендә дә бик җылы булды ди. Йортларның 20 сантиметр калынлыктагы диварлары тимер каркаска прессланган йомычка плитәләр (ДСП) урнаштырылып, эчләренә күбек тутырып ясалган. Тышы декоратив штукатур белән бизәкләнгән. Терлек корпусларының да нәкъ шундый ук технология белән төзелгән булуы күренә.
Идарәченең тел төбеннән, ил җитәкчелеге килеп карап, ул тагын акчалар бүлеп биргән очракта, эшләрнең хутка китәчәгенә өметләнү чалымлана әле. Буш хыял икәнлеген әле һаман да төшенеп җитә алмыйлармы шунда.
Ә мин бу вакытта үзебезнең Әлки районында гына да “Кызыл Шәрык”ның бөтен илгә танылган терлекчелек комплексларының бер ел эчендә бастырып куелуы һәм шуннан бирле ничек матур эшләүләрен күз уңында тотып, бер горурлык хисе кичерәм. Шөкер, безнең республика халкы алдан шапырынмыйча, тыйнак, әмма бер дигән иттереп эшли белә.
Шәһит ГАТАУЛЛИН |
Иң күп укылган
|