поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
05.09.2011 Җәмгыять

Казан халкын яратасызмы?

Россиядә яшәүче һәр ун кешенең берсе Мәскәү халкын яратмый. “Ромир” тикшерү холдингы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәткән. “Мәскәүдә яшәүчеләргә мөнәсәбәтегез нинди?” – дигән сорауга респондентларның 80 проценты: “Битараф”, – дип җавап кайтарган. Ил халкының 9 проценты исә мәскәүлеләрне ярата. Ә калганнар исә, ил башкаласында яшәүчеләрне сөймим, дип белдергән. Мәскәү халкын яратмаучыларның күбесе Себердә, Көньяк, Төньяк-Көнбатыш һәм Урал федераль округларында яши. Ә Татарстан халкы республика башкаласында яшәүчеләрне ярата микән?

Шамил ФӘРХЕТДИНОВ, Татарстанның атказанган артисты (Аксубай районы, Яңа Ибрай авылында туган):

 

– Казанга килгәч, шәһәргә ияләшкәнче, шәхси йортта яшә­дем. Беренче вакытта шә­һәр тормышы куркыта бит ул. Аллага шөкер, Казанга бик тиз ияләштем. Гомумән, миңа Казан, Мәскәү йә булмаса Санкт-Петербург халкы ошамый, дип әйтә алмыйм. Минемчә, бөтен кеше бертигез. Без, артистларга, бик күп шә­һәрләрдә булырга туры килә. Кая гына барсак та, горурланып, без Казаннан, Татарстаннан, дибез. Казан – Россиянең өченче башкаласы да бит әле. Аны ничек яратмаска мөмкин?!

 

Лилия НӘҖИПОВА, Яшел Үзән башкарма хакимиятенең бүлек белгече:

 

– Казанга терәлеп үк яшә­гәч, яратмый мөмкин түгел. Казаннан кала, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләребез дә бар бит әле. Минемчә, әнә шул зур шәһәрләрдә яшәүчеләр бер-берсен өнәп бетерми. Моның сәбәбе бер-берсеннән көнлә­шү­дә­дер. Ә безнең алар каршына чыгып мактанырлыгыбыз юк. Шуңа күрә дә тыныч яшибез.

 

Дамир СӘМЕРХАНОВ, Минзәлә театры баш режиссеры:

 

– Без бер республикада яшибез бит. Кемнедер ярату-яратмау турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Алар башкалада яши, без төбәктә көн кү­рергә мәҗбүр, дигән фикер искерде инде ул хәзер. Ник ди­гәндә, бүген интернет заманында яшибез. “Дөнья пәрә­везе” аша теләсә нинди эшне тиз арада башкарып чыгарга була. Мөмкинлекләре­без бертигез. Казанга атнасына ике тапкыр барып кайтабыз, шуңа күрә ул хакта уйлаган да юк.

 

Салават МИҢНЕХАНОВ, җырчы (Азнакай шәһәрендә туган):

 

– Башка шәһәрләрдән аермалы буларак, Казанга мөнә­сәбәтем үзенчәлекле дип әйтә алмыйм. Башкала халкына да тискәре карашта түгел. Минем­чә, казанлылар республиканың башка төбәкләрендә яшәүче­ләрдән бер ягы белән дә аерылмый. Шә­һәрдәге “бөке”ләр һәм бер подъездда яшәүче­ләрнең бер-берсен белмәве, ул гына да түгел, белергә дә теләмәве генә күңелгә ятмый, әлбәттә. Казан белән чагыштырганда, Азнакайны күбрәк яратам.

 

Рәшит ХАҖИЕВ, пенсионер (Әгерҗе районы):

 

– Шәһәрдә яшәүчеләрне гомумән аңламыйм. Бер көн түгел, бер сәгатьтә дә тыным кысыла башлый минем анда. Үзебезнең агач йортыбызга ни җитә! Кемдер Казанда яшәү­не артыграк күрә икән, яшәсен. Казанлыларга бер ачуым да юк. Кызганам мин шәһәр халкын...



Ватаным Татарстан
№ 166 | 06.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»