поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
05.09.2011 Юмор

Карак һәм ашказаны

("Печән базары" сатирик әсәрләр конкурсы)

Авыл өстеннән вертолет очып үтте. Коелары кипкән, чишмәләре корыган, әйләнә-тирәсен шайтан таягы басып алган авылның дүрт почмагында дөнья көтеп яткан дүрт ятимә карчык, намаздан соң дога кылырга дип, барысы берьюлы кулларын күтәрде.

 

Вертолет тикмәгә генә очмый ул! Аларның җирләреннән файдаланган Инвестор Өлкәннәр көне уңаеннан быел да берәр банка куертылган сөт һәм дә берәр шешә көнбагыш мае янына «Принцесса Нури» чәен куеп җибәрми калмас... Күктән генә исән-имин төшә күрсен... Ул-бу булудан Алла сакласын үзләрен! Әнә бит көн саен радиодан мәтәлгән самолетлар турында сөйләп кенә торалар...

 

* * *

 

Инвестор вәкарь белән генә вертолет тәрәзәсеннән бинокль аша кишер басуына карады. «Эшлиләр, димәк...» дип куйды ул үз – үзенә сөйләнгәндәй.

 

Анда, махсус киемнәр кигән сакчылар һәм берничә милиционер иске сырмалы бер агай артыннан кыр уртасындагы автобус янына куелган үлчәүгә табан атлый, ә агайның тишекле сеткасыннан эп-эре дүрт кишер күренеп тора иде.

 

* * *

 

 – Дөрес үлчәмисең, – дип карышты Мансур. – Каян килсен монда бер кила! Дүрт кишер дип яз ылутчы... Йә тугыз йөз илле грамм диген... Ул кишер басуының үзле балчыгы үз итеп, яратып ябышкан фуфайкасын кагып-кагып алды. Башлары калҗайган сазлы күн итекләрен бер-берсенә бәргәләде. Өшегәндәй җилкәләрен җыерып-җыерып куйды.

 

 – Син инде, туган, бабаңны тамак кырырга өйрәтмә. Бу эштә сакал агарган минем, – диде ярым горурлык катыш, үлчәү янында торучы шома битле агай. Ул ике бармак арасына кыстырган тәмәкесенең утын күккә төбәгән көенчә ручкасына үрелде, үзе кыңгыр салган эшләпәсе астыннан күз чите белән генә Мансурга карап мыскыллы елмайды.

 

 – Тәк-тәк, бер кила дип язабыз без моны.... Ә сине карак дип язабыз... Тәк-тәк...

 

Ул тишекле сетканың бер җебенә саннар язылган келәймәне беркетте дә каракка кире тоттырды, аннан автобуска табан ымлады.

 

 – Бар, кереп утыр. Документын тутырырбыз. Соңрак кул куярсың...

 

Мансурның йөрәге жу итте. Битендәге төкләренә ут капты диярсең, һәммәсе чемер-чемер килә – аңа чынлап та уңайсыз һәм оят иде. Үз гомеренә энә дә урламаган зат һич көтмәгәндә угры дигән дан күтәреп, калтыранган аякларын буйсындыра алмыйча, бурлар белән шыплап тулган автобус баскычыннан менеп бара менә... Карашлары белән ул автобус эчен айкады: ни хикмәт – караклар һәммәсе тыныч иде. Тәрәзә пыяласына таба авышкан башларны күргәч, күңел дулкыннары бераз басылгандай булды. Ара-тирә гырлаган тавышлар ишетелә, автобус идәнендә пычрак сеткалар, яртылаш тулы капчыклар аунап ята иде...

 

Ир елмаеп куйды. «Кишерләрен түгел, үзләрен күтәреп чыгып качсаң да исләре китмәстер, мөгаен, – дип уйлады. – Пошмаслар күп лә бу дөньяда!»

 

 – Болар барсы да кишер урлаганмы суң, братан? – диде Мансур шоферга моңсу караш ташлап.

 

 – Караклар тыныч була ул. Борчылма, әйдә... Урлашучылар күп бүген... Море... Океан... – диде тегесе рульгә таянган көе генә башын яртылаш ир ягына борып. Мансур тамак кырды.

 

«Нишләп урлашыйм ди мин? Карак имеш... Инвестор минем җиргә дә кишер чәчә ич. Пайга дүрт кишер генә тиядер әле, – дип аңлатырга тырышмакчы булган иде дә тукталып калды. – Нинди пай ди инде? Гомергә бер дә түләгәннәре юк ич аны... Берәр закуны бардыр күрәсең... Эшләгән өчен дә түләмиләр әле менә. Былтыр кишер җыешкан өчен дә һаман бер тиен алмаган... Бу дүрт кишерне шуның өчен дип исәпләсәләр дә ярыйдыр югыйсә...»

 

Ирнең уйлары гүя хәерчелек сазлыгына батты. Бу мәлдә үзенең урлашкан булуына ул һич кенә дә ышана алмый, ә хак уйлар гына уйлаганга җанына шулкадәр дә рәхәт иде. Инде дулкынлануы да басыла төште кебек...

 

 – Арылган, – диде Мансур сүзне икенче юнәлешкә борып.

 

Шофер дәшмәде. Радионы кабызып җибәрде.

 

Анда кемдер «Шалт Мөхәммәтҗан»ны җырлый иде:

 

«Мөхәммәтҗан уңган кеше,

Гөрләп кенә бара эше...»

 

Яшьлеге исенә төшеп китте. Бар иде лә җырлар! Урлашырга ярамый дип өйрәттеләр шул аны. Әбисе белән бабасы дин кушмый диделәр. Мәктәпкә кергәч, пионеры, комсомолы рөхсәт итмәде. Ышанды Мансур. Ышанылган да яшәлгән инде... «Хәзер инвесторлар ирек бирми. Безнең бабайлар гасырлар буена эшкәрткән бит бу җирләрне! Шуны җир күрмәгән инвесторлар алып бетерсен әле», – дип ярсыды ул ачуын басарга тырышып. Кинәт умарта күче сарып алгандай бөтен тәне кычыта башлады. Кычытуны һәм нәфрәтен җиңәрлек башка берни булмаганга, үзе дә сизмәстән аяк астына үрелде. Бер кишерне сеткасыннан алып сүзсез генә мырлый-мырлый чалбар балагына ышкыды да шартлатып тешләде. Радио җыр сипте.

 

«Кай ара акча җыйган бит,

Дача салдырып куйган бит,

Шалт, Мөхәммәтҗан...»

 

«Уңган кеше...» дип мыгырданды ул шытыр-шытыр кишерен чәйнәп.

 

Бу сәер заманда җыр шактый искергән булып күренде.

 

Шофер да шулай уйлады бугай – каналны күчерде.

 

«Н. шәһәрендә кала башлыгы миллиардлаган доллар акча үзләштерүдә гаепләнә», дип сөйләп китте радиодагы ягымлы тавыш.

 

 – Урлыйлар, ә, братан, – диде Мансур шоферның аркасына төбәлеп. Үзе тагын сеткасына үрелде.

 

 – Аның кадәрне ничек урлап булсын? «Үзләштерәләр» ди бит радио. Аның берәр аермасы бардыр инде... – диде тегесе төксе генә.

 

 – Бардыр, бардыр, – дип кабатлады Мансур. – Әмма да ләкин без төзегән социализмны пыран-заран китерәләр бит... Безгә бер тиенен дә бирмиләр бит, братан...

 

 – Йорт төзегән балтаны өйгә керткәннәрен кая күргәнең бар синең? Сарайга гына чыгарып ыргыталар шул аны, туганкаем...

 

Мансурның җен ачуы чыкты. Шул ачудан ул өченче кишерне учына гына сөрткәләп авыз эчендә әйләндерә-әйләндерә, һаман ач ашказанына озатты. Радио исә берөзлексез теге зур башлыкның чит ил банкларына күчергән миллионнарын санады. «Нигә кирәк инде шуның кадәр. Комсызлар! Гуҗлар!» – дип сүкте ир аларны эченнән генә.

 

Радио теге түрәнең йомшак кәнәфиен дә, йортын да дәүләткә тартып алу ихтималы барлыгын хәбәр иткәч, Мансурның эченә җылы йөгерде. «Гаделлек үлмәгән шулай да», – дип сөйләнде дүртенче кишерен чалбарының бот турысына озаклап ышкый-ышкый. Ул инде үзенең ни сәбәпле автобуста утыруын да оныткан иде.

 

 – Туя белмиләр, братан, ә? – диде ир янә шоферның киң җилкәләренә төбәлеп.

 

 – Тавык кына ул бөртек чүпләп тә туя, – дип җаваплады тегесе. Каракларга карата шофер нигәдер үтә дә битараф иде. Мансурның ара-тирә сүз кушкалап алуыннан да арып китте бугай:

 – Нарат сагызы булдың инде, тәмам, – дип өстәде.

 

 – Карале, братан, – диде Мансур, – шоферның соңгы җөмләсенә игътибар итмәстән, – аны утыртканнармы соң?

 

 – Кемне?

 

 – Каракны дим.

 

 – Кая?

 

 – Өтермәнгә инде, автобуска түгел...

 

 – Акчалы кешене кем утыртсын? – диде тегесе бик хәбәрдар кешедәй.

 

 – Ә ник сөйләп торалар алайса?..

 

 – Син кишер урламасын өчен, – диде дә шофер башын артка ташлап көлеп җибәрде. Ихахайлап көлүдән башкалар да уянды. Кайсыдыр киерелде, кемдер кайда икәнлеген аңларга тырышып тәрәзәгә төбәлде. Кишер турында сүз чыккач, Мансур аяк астына иелде. Анда балчыкка каткан буш сетка гына аунап ята иде. Ир аптырап китте. Ашап бетергәнме соң әллә ул дүрт кишерне дә? Инде хәзер нишләтерләр? Ир буш сетканы кат-кат селеккәләп карады да йомарлап чалбар кесәсенә тыкты.

 

 – Карале, туган, – диде автобус шоферы. – Братан да братан дип сөйләшәсең. Каян өйрәндең син ул сүзне? Берәр нәрсә урлаган идең мәллә соң? Утырып чыктың мәллә моңарчы да?

 

Төрмә турында сүз кузгалгач, Мансур куырылып куйды. Бик әкрен тавыш белән:

 

 – Күрше карчыгына шәһәрдән оныгы кайтып йөри. Ул шулай сөйләшә, – дип җаваплады.

 

Ул арада каракларны каядыр, шәһәрдәге милиция бүлегенә алып барасыларын хәбәр иттеләр һәм автобус кузгалып та китте.

 

 – Өтермән имеш, – дип куйды ир сул як күкрәген угалап. Әйтерсең аның йөрәген тимер баулар белән бәйләгәннәр дә ул шулардан арынырга тырышып азаплана иде:

 

 – Ходай кешене ирекле итеп яраткан. Ирекле итәргә теләмәсә, аны ана карыныннан ук чыгармас иде... Әйе... – дип үз-үзенә сөйләнде ул.

 

Алар шәһәргә бик тиз барып җиттеләр. Чит илдә автобусларны да ясый беләләр инде, асфальтка чыккач, җилдәй очты гына тимер арба. Менә алар әллә нинди затлы йортның түбәсе генә диярлек күренеп торган биек таш койма янына килеп туктадылар. Ул арада милиционерлар, каравылчылар, мизанчылар машиналарыннан сикерешеп төштеләр дә баягы үлчәүне койма ягындагы асфальтка китереп куйдылар. Йокылы-уяулы кешеләрне тулы янчыкларын күтәртеп берәм-берәм чакыра тордылар... Чират Мансурга да җитте.

 

 – Кишерең кая? – дип сорады аннан үлчәү янында торучы агай.

 

 – Юк.

 

 – Ничек юк?

 

 – Юк инде... Әллә суң ашап бетердем микән мин аны... Озак тоттыгыз бит... Үтереп тамак ачты да... Әз иде бит ул, братан...

 

Үлчәү янында кәгазь тутыручы тәртип сакчылары каракны акларга җыенмыйлар иде.

 

 – Бирермен мин сиңа братаныңны... Бу мөгаен шәһәргә бушлай килер өчен кереп утыргандыр, – диде берсе. – Милицияне алдамакчы була бит ә...

 

 – Беренчедән – алдашкан өчен, икенчедән – кеше милкеннән бушлай, сораусыз файдаланган өчен, өченчедән – дәүләт органнарын санга сукмаган өчен штраф салырга кирәк, – диде юанрагы һәм башкаларга тутырылган кәгазьләр өстенә өр-яңасын тартып чыгарды да нидер яза башлады. Иң ахырдан исем-фамилиясен, адресын да теркәделәр. Аннан Мансурдан кул куйдырып, пичәтле квитанцияне кулына тоттырып автобустан төшереп җибәрделәр.

 

Мансур инвесторлар яшәгән шәһәр урамында як-ягына каранып шактый озак басып торды. Басып торуының сәбәбе шул: инде караңгы төшеп килә, ә кесәсендә өенә тиз арада кайтып җитәр өчен акчасы юк иде. Хәер, аның гомумән акчасы юк иде. Шунлыктан беркемнән берни өмет итмичә, җәяүләп тәпиләргә булды ул. Тап-такыр кыр юлыннан атлады да атлады. Йөгерерлек хәле калмаган иде. Вакыт-вакыт борыны юешләнде. Тукталып, кулъяулыгын алмакчы булып кесәсенә тыгылды... һәм тартып чыгаргач аптырап китте. Теге сетка ич бу! Сеткага караклыкка дәлил – санлы келәймә ябыштырылган иде. «Их, дәлиле кесәдә генә булган бит! Бу кадәр штраф чәпәмәсләр иде бит дүрт кишер өчен», – дип уйлап ир кырны яңгыратып бер сүгенеп алды. Аннан сазлы буш сетканы кишер басуына атып бәрде дә юлын дәвам итте. Ә ашказаны һаман сулкылдап-сулкылдап көчен-җегәрен суырды. Авылга ул ачыгып, таң атканда гына кайтып керде.

 

Байларның, инвесторларның хәлен аңлады Мансур: барысына да ашказаны гаепле икән – чөнки кичтән эп-эре дүрт кишер ашап та тамагы бер генә тамчы да туймаган иде...

 

* * *

 

 – Кая олактың суң син? – дип аңа иртүк Нуриәсма карчык килеп җитте.

 

 – Лапастан кәҗәмә печән төшерәсе бар ласа. – Аның артыннан ук ачык тәрәзә аша калтырана-калтырана Бибиҗамал карчыкның тавышы атылып керде:

 

 – Әллә кая югалдың, Мансур, синнән башка кулсыз-аяксыз ла без... Әйдәле, базга бәрәңгемне салыйк әле, улым...

 

Авылның дүрт урамындагы дүрт карчыкның эшләрен бетереп кайтуга Мансур, хәләл хезмәт хакына алынган зәм-зәм суыннан изрәп, эчке тынычлык белән тирән йокыга талды.

 

Ә авылның дүрт почмагында көн итеп ятучы дүрт карчык бу мәлдә күктә очып йөргән Инвесторга озын гомер һәм саулык теләргә дип намазлыкка басты...


Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА
Казан утлары
№ 9 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»