поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.09.2008 Аш-су

ГӨЛНАЗ ГАФУРОВА: “ҮЛЕП ШОКОЛАД ЯРАТАМ”

“Никах көне” җырын башкаручы Гөлназ һәм Вәли (“Мәхәббәт дуэты”), яшьли кавышып, бүген бик матур гомер кичерә. Бу гүзәл парның гаиләсендә чын мәхәббәт тантана итә. Табында бары тик хәләл ризык, дога язылган чынаяктан чәй эчү каралган.

  

– Вәли һәр җомгада мәчеткә йөри, намаз укый. Кибеткә керсәк, иң элек ризыкның язуына игътибар итә, шәраб кушылган тортны алмый, – дип әйтте Гөлназ. Хуҗабикә уңган, әллә нинди рецептлар белә. Мин килгән көнне диетик аш пешерергә булды.

– Организмны шлаклардан арындыру өчен бик яхшы ризык бу, – диде Гөлназ. – Ябыктыра да. Әнием һөнәре буенча медик, әлеге рецептны аңа бер табиб тәкъдим иткән. Күптән түгел беренче каналдагы “Доброе утро!” тапшыруында да шуны пешерергә өйрәттеләр. Диетик аш белән тукланып, бер атна эчендә 5 килограммга  ябыгырга мөмкин. Моның белән аеруча Мәскәү артистлары мавыга.

Диетик аш әзерләү өчен 100 грамм сельдерей тамыры, укроп, петрушка, базилик, тоз, 250 шәр грамм кишер, кузаклы фасоль, 3 баш суган, 1 яшел болгар борычы, артык зур булмаган ярты баш кәбестә, ярты стакан томат согы, 400 грамм помидор һәм 600 грамм ит шулпасы кирәк.

Әзер ит шулпасына яшелчәләрне саламлап турап салырга, чама белән тоз сибәргә һәм әкрен утта 25-30 минут кайнатырга. Диета тоткан очракта (аны ике атнадан артык тотарга ярамый) ипи, газлы су, спиртлы эчемлекләрдән баш тарту, баллы, кыздырган  ризыклардан тыелу сорала һәм түбәндәгечә ашарга киңәш ителә:

1 көн – бананнан кала бөтен төр җиләк-җимешне ашарга рөхсәт ителә. Ашны күпме телисең, шулкадәр ашарга ярый. Барлык көндә дә шикәрсез чәй (яшел чәй булса, тагын да яхшы), мүк җиләге согы, су эчәргә кирәк. 

2 көн – борчак, кукуруз, фасольдән кала бөтен төр яшелчәне ашарга ярый. Җиләк-җимеш катгый рәвештә тыела. Кичке ашка духовкада пешерелгән бәрәңгене үсемлек маена манып ашарга.

3 көн – бәрәңге ашарга ярамый. Яшелчә, җиләк-җимеш рөхсәт ителә.

4 көн – 3 банан ашарга, ярты литр майсыз сөт, эремчек, йогырт яки 1 литр кефир (көн дәвамында дүртесенең берсен) эчәргә мөмкин.

5 көн – пешкән ит, 350-400 грамм помидор ашарга кушыла.

6 көн – бәрәңгедән кала ит, яшелчә ашарга ярый.

7 көн – көрән төстәге  дөге (ул супермаркетларда сатыла), яшелчә ашарга кирәк.

Токмачлы аш, борщ, щи пешергән кебек,  бу ашны көндәлектә дә әзерлим. Искиткеч тәмле була.

 

– Гөлназ, тагын нинди ризыкка өстенлек бирәсең?

 

– Без ризыкка карата бик игътибарлы. Сәламәтлекне саклау максатыннан консервантлар кушылганны алмыйбыз. Борщка саласы яшелчәләрне банкага тутырып консервлап куям. Моңа каенанам Дәлирә һәм әнием өйрәтте. Ашыкканда шулпага салдың, берничә минуттан аш әзер. Еш кына ит, бәрәңге, кишер, суган салып дәмләмә әзерлим. Икенче ашны да үз итәбез. Кәтлиткә  угыч аша чыгарып бәрәңге, турап помидор, болгар борычы кушам. Алай ит бик йомшак була. 

Җәй көне Вәлинең туган ягы Башкортостанга кайтып, басудан төрле файдалы үләннәр җыям. Кышын шалфей, ромашка суы төнәтеп эчәм. Тамакка, салкын тигәннән дәва. Кычыткан белән чәч чайкыйм. Әнис кушып өчпочмак, бәлеш пешерәм.

 

– Камыр ашлары әзерләргә кайчан өйрәндең?

 

– Ун яшь вакытта өчпочмак пешерергә булдым. Камырын суга гына изгәнмен. Ул шундый каты килеп чыкты. Беренче булып аны әти авыз итте. Теш үтмәслек өчпочмакны ул мактый-мактый ашады. Күңелем төшмәсен дигәндер инде. 14-15 яшьтә пирог пешергәнем истә. Ашауга акча жәлләмә, табының мул булсын, дип өйрәтә әни.

 

– Вәли ашарга пешерә беләме?

 

– Үзбәкләр кебек тәмле итеп пылау пешерә. Духовкада тавык, бәрәңге, суганны оста әзерли.

 

– Файдалы дип тапкан нинди рецептлар беләсең?

 

– Салкын тигәндә сөт белән сарымсакны кайнатып эчсәң, савыктыра. Шулай ук сарымсакны вак итеп турап, су белән эчеп җибәрсәң, организмдагы микроблар үлә. Иммунитетны да ныгыта. Ит организмга көч бирә, җырчы кешегә бигрәк тә ит ашарга киңәш ителә. Ләкин мин үземне тәмлетамак, дип атар идем. Баллы әйберләргә исем китә. Үлеп шоколад яратам.

 

– Гөлназ, бу кадәр чибәрлекне саклау өчен ни дә булса эшлисеңме?

 

– Профессиональ косметика кулланам. Чәчемне туганнан бирле кистергәнем юк. Кипкән ипине суда кайнатып, атнага бер тапкыр башыма сылыйм. Гәүдә төзелешемә килгәндә, берара тазара башладым. Шуннан ашауны тыйдым. Кичке сәгать тугыздан соң ашамыйм.

 

– Вәли Башкортостанның кайсы шәһәреннән?

 

– Нефтекамадан.

 

– Музыка училищесында бергә укыгансыз, ахры?

 

– Үзләрендә чакта ул икътисадый техникум тәмамлаган. Шуннан Казанга килеп, музыка училищесына укырга кергән. Хәзер читтән торып, Казан дәүләт финанс-икътисад институтында белем ала. “Мин сине табар өчен генә музыка училищесына килдем”, дип шаяртырга ярата.

 

– Аның белән танышу ничек булды?

 

– Без бер укытучыда белем алдык. Башта бер-беребезгә “сәлам”, “сау бул”, дип кенә йөрдек. Бик эре кыздыр, дип Вәли миңа сүз катарга курыккан. Берзаман Валентин көненә бер егет открытка китерде. “От Вәлинтина” дигәнне күреп, татар егетедер инде, хата җибәргән, дип уйлап куйдым. Өйгә кайткач, моны кем язарга мөмкин икән, дип апа белән баш ваттык. Соңыннан открытканың Вәлидән икәнлеге билгеле булды. Безнең очрашулар романтик рухта үтте. Җитәкләшеп  урамда йөрдек, табигать кочагында була идек.

 

– Кайсы сыйфаты белән ул сине үзенә җәлеп итте?

 

– Сабыр, йомшак күңелле булуы игътибарга лаек. Аннан соң ул мине һәрвакыт өйгә кадәр озатып куя иде.

 

– Сиңа – 19, аңа 22 яшь вакытта өйләнешкәнсез. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, югалып калмадыңмы?

 

– Миннән болайрак әти югалып калды. Вәлине өебезгә таныштырырга алып кайткач, кулымны соратмас өчен әти төрле сәбәп табып, вакытны сузып йөрде. Соңыннан риза булды.

 

– Якыннарың кайда яши?

 

– Түбән Камада. Әтием Җәмил нефтехимия заводында профком рәисе булып хезмәт куя. Әнием хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Казанда йорт салдылар, лаеклы ялга чыккач, монда күченеп килергә җыеналар.

 

– Сез гаиләдә ничә бала?

 

– Икәү. Сеңлем Гөлнар миннән бер яшькә кече. Энергетика институтында укый. Әле кияүдә түгел, ул бездә тора.

 

Гөлназ белән Вәли йортында үз куллары белән ясалган әйберләр шактый. Гөлназ рәсем төшерергә, Вәли агач эшен башкарырга ярата икән. Иренең гөлләр үстерүе белән дә мавыгуын әйтте Гөлназ. Стенага бәхетле туй көне фотолары эленгән. Түгәрәк гаиләгә шатлык өстәп, якын киләчәктә бәби алып кайту теләге белән яна алар. Бирсен Ходай!

 


Эльмира СӘЛАХОВА
Тәмлетамак
№ 8 | август 2008
Тәмлетамак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»