|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2011 Җәмгыять
Яшел күзле дошман«Мәскәүнең «Внуково» аэропортыннан күтәрелүче А-320 лайнеры очучыларының күзләре җирдән 600 метр биеклектә яшел лазер уты белән чагылдырылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре хулиганнарны эзләү белән мәшгуль». Соңгы арада ММЧларда көн саен диярлек шундый хәбәрләр күрергә туры килә. Бусы – әлегә соңгысы. Тик актыккысымы икән? 2010 ел ахырында Россия күгендә шундый 5 очрак күзәтелгән булса, быел андый хулиганлык гамәлләренең теркәлгәннәренең исәбе генә дә инде 45тән артып китте. Бу ни бу? Гади шуклыкмы, берәр нинди экстремаль күңел ачу оешмасы уйлап чыгарган яңа төрле уенмы, әллә авиакомпанияләрнең эшеннән, самолетлардагы хезмәт күрсәтүдән канәгать калмаган яисә туктаусыз очкан самолетларның тавышыннан туйган бәндәләрнең шул рәвешле үч алуларымы? Бу хәлләргә әле һаман да төпле аңлатма юк. Шунысын гына төгәл әйтеп була: лазер белән очучыларның күзен чагылдырып, самолет экипажының, йөзләгән пассажирларның тормышын куркыныч астына куючы әлеге адәмнәрнең йә башлары белән барысы да тәртиптә түгел, йә акыл яклары бик сай.
Үзе уенчык, үзе КОРАЛ
Малай-шалай чакта әтиләр уенчык кибетеннән алып кайтып биргән лазерлар белән уйнавыбыз хәтердә. Безнең өчен ул – зыянсыз уенчык, шуклык җиһазы. Аның белән күз карасына да яктыртып каралган инде, кәгазь дә яндырып маташылган – әлбәттә, бернинди зарары юк иде. Тик хәзер теркәлгән хулиганлык гамәлләрендә гади генә лазерлар түгел, көчле, куәтлеләре, нурны 30-40 километрга кадәр җибәрергә сәләтлеләре кулланыла. Димәк, бу инде уенчык түгел, бу – хәтәр корал. Әлегә аны куллану очраклары хулиганлык гамәлләре буларак кына классификацияләнә, әмма аның аркасында самолет җиргә егылып төшсә, ул инде җинаять эше статусы алачак.
Илнең төрле шәһәрләрендә лазер белән самолетларга яктыртып «уйнаган» берничә кеше кулга алынган. Аларның күбесе, лазерларны сынап карау максаты белән генә күккә яктырттык, дип аклана. Андый хулиганнарга карата конкрет җәзалау чарасы әлегә уйлап чыгарылмаган, шуңа күрә аларны административ җаваплылык кына көтә. Тик июль башында Дәүләт Думасында «лазерлы хулиганлык» өчен җинаять җаваплылыгы куллану турында канун проекты эшләнгән инде. Барлык авиакомпания очучыларын куркуда тоткан әлеге хәл үзгәрмәсә, аның кабул ителүен дә озак көтәргә туры килмәс. Канун проекты лазер белән гади шуклык өчен җәза ысулы буларак 3 елга кадәр иректән мәхрүм итүне яки 80 меңгә кадәр штрафка тартуны тәкъдим итә. Очучының күзен юри чагылдырырга маташкан җинаятьчене – 7 ел, аяныч нәтиҗәләр булган очракта 10 ел төрмә көтә.
Көрәшергәме, сакланырга гынамы?
Әмма 50гә якын очрак теркәлүгә карамастан, лазерларны сатудан алу мәсьәләсе хөкүмәттә дә, ул эшне тикшерү буенча җаваплы идарә тармакларында да күтәрелмәгән. Югыйсә, иң беренче булып, эшнең шул ягын кайгыртырга кирәк иде дә бит. Бу юнәлештә Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров кына өлгер һәм уяу булып чыкты. Грозный шәһәре аэропортында мондый хәлнең бердәнбер очрагы күзәтелгәннән соң ук, ул үз республикасында лазерларны сатуны тулысынча тыйды. Бернинди файдага ия булмаган, җитмәсә, хәзер үзен хәтәр корал буларак та күрсәткән ул лазерларны Кадыйров үрнәгендә ил күләмендә сатудан алу бик мәгънәле эш булыр иде.
Тик никтер, очучыларның бу дошманына көрәш игълан итү урынына, әлегә аннан саклану алымнарын гына тәкъдим итәләр. «Лазерлы хулиганлык» очраклары аеруча Ростов-на-Дону шәһәрендә күп теркәлгәнгәдерме, нәкъ менә шул шәһәрнең техник университетында күзләрне лазердан саклый торган махсус күзлекләр уйлап чыгарганнар. Күзлекнең пыяласы нурның импульсын 10 мең тапкыр киметергә һәм яшел, зәңгәр, кызыл төстәге нурларны кире кайтарырга сәләтле. Күзлекнең бәясе дә шактый – берсе якынча 3-4 мең тора.
Шунысы кызганыч: әлегә канун проекты да, махсус күзлекләр ясау да башлангыч стадиядә генә. Ә хулиганлык очраклары дәвам итә. Шуңа күрә яшел күзле дошман белән көрәш алымнарын тизрәк – беренче корбаннарга кадәр (Алла сакласын!) гамәлгә ашырсалар, бик яхшы булыр иде.
Айнур ГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|