|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2008 Бәйрәм
СУВЕРЕНИТЕТ ТАТАРЧА НИЧЕК БУЛА?Бәйрәмнең кадерле, зур булган чаклары бар иде. Чынлап та, үз бәйрәмебез, Суверенлык көне, дип горурланып катнаша идек бу бәйрәмдә. Тик Мәскәү кремленең саруын кайнатмас өчен, акрынлап “суверенлык” дигән сүз төшеп калды. Ул Шәһәр көненә әверелде. Һәм акрынлап горурлык хисләре дә тоныкланып, урысчалатып әйткәндә, “бер массовый пьянка-гулянька”га әйләнде.
Белмим, һәрхәлдә, бу миңа шулай тоела. Тукта, инде кечкенә кызыма бәйрәмне күрсәтеп керим дип, быел да чыгып кердем башкалабыз урамнарына. 10 яшьлек Лилиябез белеп, күреп үссен Татарстаныбызның олуг бәйрәмен. Тик күрмәдем мин олуглыкны, кызыма да күрсәтә алмадым. Бәлки, соңгарак калганмындыр, 14–17 сәгать аралыгында йөрдем мин урамнар буйлап. Өстәрәк урысчалатып әйтүем урынлы булды. Урысча бәйрәм иде бу. Ярминкә мәйданында Макаревич ярдәме белән “Дөнья ясау”, “Сотворение мира” фестивале кемнәрне генә җыймаган. Бөтен халык музыкасы яңгырап чыкты бугай. Алдан газеталарда басылган программасын карап ук шаккаткан идем инде. Бер әшәкелегем бар: гел татарчаны эзлим. Ә монда Зуля Камаловадан башканы (анысы да Зөлфиядән Зуля итеп урыслаштырылган) тапмадым. Ярминкә мәйданында фестиваль гөрли, кызмача халык ары-сугыла, бире кагыла. Милиция формасы килешеп бетмәгән, әле малайлыклары кипмәгән милиционерлар тезелеп баскан. Миңа монда кысан, күңелсез иде. Кызымда татар тәрбиялисем килә бит. Ә мондый тамашаны күрсәтеп, бу ниятем барып чыкмас. Метрога утырып, Кремль астыннан үзәккә киттек. Метроны бүген корытканнар. Алайса, язын бер утыргач, тамчы җыярга куелган табак-чиләкләрне күреп шаккаткан идем.
Камал театрына соңга калдык. Бәлки, анда татар мохиты булгандыр. Әле татарлыкны күрсәтергә Бауман бар бит. Болак буенда ЗөЛәйЛә халыкны кыздыра. Кызлар бәйрәм атмосферасын тудыра белә. Халык шат. Тик кысан урын калган шул татар кызларына. Тар тыкрыкта үтеп тә, атлап та булмый. Китәргә туры килде. Бауман буйлап... Тик монда инде урыс телле, мин белмәгән артистлар “зажигать” итә иде. Белмим, бәлкем миңа гына туры килгәндер, татар рухын күрмәдем мин бу бәйрәмнән. Соңгы вакытта ул Казаныбызда, гомумән дә, юкка чыгып бара. Бүген шәһәрдәге чиновниклар узыша-узыша инглиз телен өйрәнә. Әле менә милиционерларны инглизчәгә өйрәтергә уйлап торалар. Универсиадага әзерләнәбез бит. Ә татар теле? Нәрсәгә ул аларга? Кирәк санасалар, татар мәктәпләре ябылмас, ата-аналар балаларын татар мәктәпләренә бирергә курыкмас иде. Язын бер төркем энтузиаст яшьләр тарафыннан үткәрелгән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе генә саклап кала алмас шул ул татарчабызны. Түрәләрнең дә кызыксынуы кирәк, аларның балалары, оныклары супер-пупер инглиз, яһүд мәктәпләрендә түгел, татар мохиты тудырылган татар гимназияләрендә укыса гына инде. Тик юк, әнә татар-төрек мәктәпләре дә безнең калыпларга сыймый, артык тәртипле, артык татарлык, артык акыллылык бар анда. Уйлап куйдым: тезеп бастырасы иде үзебезнең филармониябез артистларын урамнарга, “Барсмедия” ширкәте “Музыкаль десант” дип шаулап районнар буйлап йөри, ник Казанда бер мәйданына десант “төшермәскә” иде... Менә булыр иде бәйрәм, үзебезнеке, чын күңелдән...
Аңлаганчы, кызымны җитәкләп, алып кайтып киттем тизрәк. Минем өемдә татар мохиты, ичмасам. Татарча сөйләшәбез, татарча җырлашабыз. Бергәләшеп уразасын тотабыз. Күрмәсен ят мохитны, бозылмасын дөньяга карашы. Ни татар түгел, ни урыс түгел, урталыкта калган атсыз, нәселсез кавем тәрбиялисем юк.
Әнә шулай бәйрәм күтәренкелеге белән кайтмадым әле мин бу бәйрәмнән. Ә шулай да бу безнең өчен бәйрәм. Олуг бәйрәм. Аның олуглыгын татарчалатып аңлаттым кызыма. Аңлады бугай. Бәйрәм белән, кадерле милләттәшләрем!
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|