02.09.2011 Мәдәният
Сабада Тукай бәйрәме (ФОТО)
Байлар Сабасы бу көннәрдә Тукай рухы белән яшәде. Район халкы аның шигырьләрен, җырларын кабат күңелендә яңартты. Таякка таянып йөрүче әби-бабайлар да балачагына кайтып, кечкенәдән ятлап үскән “Кәҗә белән Сарык”, “Таз” шигырьләрен кабат исләренә төшерде.
- Рәхмәт яусын Тукайга, аның шигырьләре, җырлары белән күпме буын илһамланланып үсте, - ди тамаша карарга килгән бер бабай. Күзләрендә шатлык яшьләре тәгәрәде аксакалның. Булса да булыр икән ихласлык, дип аңа карап мин куандым.
- Чыннан да тамаша булды 30 августта. Байлар Сабасының Тукай урамында яшәүче һәм шул урамдагы оешмаларда эшләүче халык бигрәк тә көтте бу көнне. Тукай урамы район үзәгендәге иң тәп урамнарның берсе. Дүрт чакрымга сузылган урамда ике йөзгә якын хуҗалыкта 547 кеше яши, 19 оешма бар. Менә шушыларның берсе дә катнашмый калмады күңелле чарада. Иң мөһиме - шушы йортларда яшәүчеләрнең күңелендә бәйрәм үткәрү кебек күңелле мәшәкать белән бергә Тукай да яшәде. Бу әлбәттә, урам бәйрәме генә түгел. Моның асылында үсеп килүче сабыйларда, балаларда бөек шагыйребезгә карата мәхәббәт уяту, аны киләчәк буыннарга тапшыру кебек күркәм максат ята. Иҗат, сәнгать яратканнар аның әсәрләре башкарса, кул эше осталары уңганлыкларын күрсәтте. Берәүләр бәйләгән оекбашын, икенчеләр шагыйрь иҗатына багышланган сыннарын, милли ризыкларын алып чыккан ярминкәгә. Бу ярминкәне Тукай үзе күрсә нишләр иде микән дип уйладым мин. Аның әсәрләренә кергән һәммә киек-җанвар кунак булды ул көнне бездә.
Безнең Сабабызда да исемнәрен, батырлыкларын киләчәк буыннарга горурлык итеп тапшырырдай геройлар күп бит. Шушы ук Тукай урамында да күп икән алар.Советлар Союзы Герое Гали Закир улы Закиров, язучы Мәгъсум Хуҗин яшәгән нигезгә аларны хөрмәтләп, исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такталар куелды, классик композиторлар Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар истәлегенә чәчәкләр салдык. Район хакимияте башлыгы Рәис Миңнехановның Тукай урамы бәйрәмен үткәрү турындагы карарына нигезләнеп, “Иң төзек шәхси хуҗалык”, “Иң төзек предприятие” конкурсы да игълан ителгән иде.
Кыскасы, бик күңелле бәйрәм узды бездә. Аларны фотосурәтләрдә күрсәк яхшырак булыр кебек. Әйдәгез бергәләп Сабаның Тукай урамына сәяхәткә!
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
Автор һәм Н.Дәүләтов фотолары