поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.08.2011 Мәгариф

Физкультураны яңартмыйча ярамый, яки Дәресләрне ничек кызыклы итәргә?

Яңа уку елыннан физкультура дәресләре кызыклырак итеп үткәрелә башларга мөмкин. Бу уңайдан РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия нәфис гимнастика һәм фитнес-аэробика федерациясе президентлары белән килешү төзеде. Шулай ук өстәмә өченче дәрес тә билгеләнәчәк.

– Әгәр дәресләр күңелле булса, укучылар аны һич кенә дә медицина белешмәләренә алыштырмас иде. Спорт фе­дерацияләре мәктәп физкультурасын яраткан фәнгә әйләндерә алачак. Шул рә­вешле балаларның сәламәтлеге дә ныгыячак, – ди РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.

 

Чыннан да, белгечләр фәннең үз ителмәвен аның бер калыпта үткәрелүе белән аңлата. Шунысы гаҗәп, башка фәннәрдән тырышып укыганнар да сәламәтлек сәгатьлә­рендә сәләтен тиешенчә күрсәтә алмый. Күпләргә күнегү­ләрне үзләрен мәҗбүр итеп эшләргә туры килә. Уку-укыту программасы тиешле дәрә­җәдә төзелмәүдәнме, “4” һәм “5”ле билгеләренә укучылар физик яктан чыныкмауданмы бу, әллә укытучыларның бе­лемнәре җитмиме?

 

– Физкультура белгечлә­ренең белеме югары дәрә­җәдә булырга тиеш. Мөгаллимнең мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллана белүе дә бик мөһим. Әйтик, компьютер аша күне­гүләрнең техникасын, төрле видеофильмнар күрсәтергә мөмкин. “Физическая культура: воспитание и обучение, тренировка” кебек журналлар да файдалы мәгълү­матларга бик бай. Югыйсә кайберәүләр дәресләрен 80 нче еллардагы ысулларга таянып үткәрә. Әлбәттә, укучыны, тезелдек, борылдык, чаптык, кулларны, аякларны яздырабыз, дип сөйләүләр туйдыра инде. Укыту ысуллары кызыклы булганда, укучының кү­ңелсезләнергә вакыты калмаячак. Ярты ел буе җиңел атлетика яки башка спорт төре буенча гына шөгыльләнүне хупла­мыйм. Спортның төрле төрләрен кертергә кирәк. Атнага бер мәртәбә балаларны йөзүгә йөртергә киңәш итәр идем. Бассейннарны арендаларга була. Дәресләр кызыксыз булгач, ялган белешмәләр алып киләләр инде, – ди Татар дәүләт гуманитар-педа­гогика университетының гимнастика һәм чаңгы спорты кафедрасы мөгаллиме Лилия Шә­рипҗанова.

 

Штанга буенча тренер Владимир Рябов та, гел бер төрле күнегүләрне генә эшләтү балаларны ялыктыра, дип саный. Аның фикеренчә, хәрәкәтләндерә торган спорт төрләрен күбрәк кулланырга кирәк. Җылы вакытта ачык һавада шөгыльләнү дә файдалы булачак.

 

– Укучы дәрескә теләп йөрергә тиеш. Аны уен формасында, эстафеталар, ярышлар белән бәйләп алып барганда кызыклы булачак. Кү­негүләрне мәҗбүриләп эшләтү дөрес түгел. Бала дәрестә ачылып киткәндә генә барысын да уңышлы башкарачак. Мин үзем класстан тыш сә­гатьләрдә кече олимпия уеннары уздырып карадым. Анда дәрестән азат ителгәннәр дә бик теләп катнашты. Элек дәрескә белешмәләр белән килүчеләр күп иде. Әлбәттә, бу белешмәләрнең 70-80 проценты ялган. Җыелышларда әлеге проблеманы күтәреп, сәламәтлеккә басым ясап ассызыклагач, ата-аналар аң­лый башлады. Белешмәле балага иптәшләре янында да күңелле түгел бит. Хәзер бу проблема юк, – ди Теләче районы, Нырсы мәктәбе директоры Рамил Мәүлетҗано­вич.

 

Казан (Идел буе) федераль университеты физик тәрбия кафедрасы мөдире Людмила Касатова да дә­ресләргә укытучының күңел җылысы салынган һәм хәрә­кәткә бай булырга тиешлеген әйтә. “Укучы аны яратсын өчен файдасын, социаль мө­һимлеген аңларга тиеш. Бары сәламәт кеше генә ниндидер яңа әйбер иҗат итәргә, тудырырга сәләтле бит. Мәктәпләрдә, университетларда мөгаллимнәрнең ниндидер спорт төре белән шөгыль­ләнүе дә аларга үрнәк булачак”, – ди Людмила Васильевна.

 

Дәресләрне тиешле дә­рәҗәдә уздырыр өчен спорт кирәк- яраклары җитәме соң? Барлык мәктәпләрнең дә дәресләрне югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлеге юк. Кызганыч, укучыларның кайберләре кәҗә, ат, бүрәнә, борыс кебек җиһазларның нәрсә икәнен дә белми. Авыл мәктәпләре укыту программасында каралган кирәк-яраклар белән җиһазландырылса да, теннис, кул көрәше өчен өстәлләр һәм башкалар җитми. Шәһәр мәктәпләренә дә Казанның 177 нче мәктәбендәге мөмкинлекләргә кызыгырга гына кала. Шуңа күрә укытучылардан арты­гын таләп тә итеп булмый. Өстәвенә хезмәт хаклары да зур түгел. Әйтик, 5-7 мең сум тирәсе. Боларның барысы да дә­ресләрнең сыйфатына йогынты ясый.

 

“Физкультурадан бердәм дәүләт имтиханнары кертү ки­рәк. Сәламәтлеге чикле булган, әйтик, шикәр чире белән авыручыларга махсус программалар юк. Вузларга илкүләм олимпиадада җиңү­челәр генә түгел, республика буенча призерлар да бәйге­сез кабул ителсен иде. Авыл балалары арасында да әллә нинди көчле егетләр бар бит, – ди ТДГПУның физик тәрбия факультеты деканы Искәндәр Галиев.

 

– Мәктәптәге һәр фән укытучысы физкультурага үз өлешен керткәндә генә без аны камил итә алачакбыз. Монда бер фән белән икенчесе бәйләнгән. Әйтик, тарих укытучысы күренекле шәхесләрнең спортка мөнәсәбәтен күрсәтсә, биологиянеке авыруларның килеп чыгуын аңлата ала. Шул вакытта физкультурага мөнәсәбәт тә үзгәрәчәк. Аның кирәклегенә шик калмаячак, – ди ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров.

 

Соңгы елларда мәктәпләргә баскетбол, волейбол кебек уен төрләрен кертү дә балалар спортка тартылсын өчен эшләнә. Бу уңайдан мәктәп баскетбол лигасы эшли. Узган ел Таттелеком тәкъдиме белән уздырылган “Авыл мәктәбе – спорт мәктәбе” дигән акцияне быел да дәвам итәргә җыеналар. Узган ел, мисал өчен, аның ярдәмендә 600 гә якын мәктәп яны мәйданчыгын җиһазландырырга мөмкин булган.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 160 | 30.08.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»