поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.08.2011 Мәгариф

Балаң мәктәпкә керә - син дә әзерлән!

(Әти-әниләргә киңәш-табыш)

Иртәгә - 1нче сентябрь. Бу – барыбыз өчен дә көтеп алына торган бәйрәм көн. Балалар озын каникуллардан соң мәктәпне сагынып, әти-әниләр үзләренең бала чакларын искә алып, укытучылар исә балаларын (укучыларын), эш кәгазьләрен, укучы дәфтәрләрен, дәресләрне сагынып мәктәпкә ашыгалар. Ә шулай да бу бәйрәмне барысыннан да ныграк көтеп алучы, мәктәп формаларын, сумкаларын йөз тапкыр киеп-салып караучы, бу көнне соңара күрмик дип ашкынып мәктәпкә килүче – ул беренче сыйныф укучысы. Бу көн аның тормышы өчен бик зур әһәмияткә ия. Бу көннән аның тормышында зур үзгәрешләр башлана. Бу көннән ул нәни бала булудан туктап, чын укучыга әйләнә. Ул киләчәк көннәрне кызыклы, серле итеп күзаллап мәктәпкә зур өметләр багълый. 

Ә без баланың өмете аклансын өчен ниләр эшлибез соң? Аңа ничек ярдәм итә алабыз? Балабыз мәктәптә югалып калмасмы? Аңа бик авыр булмас микән? Ничек кенә баламны төрле борчулардан саклап калырга соң?

Баласы мәктәпкә баручы әти-әниләрне менә шулай төрле сораулар борчый. Аларга ярдәм итәргә, үзләренең киңәш-табышларын бирергә әзер укытучылар да бу көнгә төрле уй-фикерләр белән киләләр. Шәхсән мин үзем 28нче тапкыр мәктәпкә 1нче сентябрьга килсәм дә, һәрвакыт дулкынланам, үземнең укучы буларак һәм укытучы буларак тәүге тапкыр куркып кына мәктәп бусагасын атлап кергән көннәрне күз алдына китерәм. Аеруча беренче сыйныф укучыларын кабул иткәндә зур җаваплылык хисләре кичерәсең. Менә шуңа күрә минем әти-әниләргә үз тәҗрибәмнән чыгып киңәшләремне җиткерәсем килә. Без бит әти-әниләр белән бердәмләшеп-ярдәмләшеп эшләгәндә генә уңышларга ирешә алабыз.

Иң беренче көннән үк нишләргә соң, эшне нидән башларга?

1) Баланың организмы авырлыкларны җиңеп чыксын өчен, укуы уңышлы һәм сәламәтлегенә зыян китермәсен өчен, аның көн тәртибен дөрес оештырырга, режимга күнектерергә кирәк. Бу аның нормаль үсеше, сәламәтлеген ныгыту белән беррәттән ихтыяр көчен ныгыта, анда файдалы гадәтләр, күнекмәләр тудыра.

2) Баланың эш урынын булдырырга. Үз өстәле, китап киштәсе, өстәл лампасы булсын. Һәр әйбернең үз урыны булырга тиешлекне, әйберләрне җыеп йөртүне гадәтләндерергә кирәк.

3) Балага өй эшләрен эшләгәндә ярдәм итәргә, аның белән тыныч тавыш белән сөйләшергә. Бу яшьтә бала игътибарын 10-15 минуттан артык вакытка туплап тора алмаганлыктан, аңа ял бирергә кирәк. Сикереп алырга яисә йөгереп килергә, берничә минут музыка астында биетеп алырга да була.

4) Бөтен дөнья врач-офтальмологлары һәм невропатологлары компьютер, телевизор янында һәр көн саен 1 сәгатьтән артык утырмаска куша, баланың саулыгын кайгыртып шуны истән чыгармаска кирәк.

5) Бу яшьтә бала беренче тапкыр үз-үзенә бәя бирә башлый. Шуңа күрә, әгәр сез балагызның тыныч, үз-үзенә ышанган кеше булып үсүен теләсәгез, аны мактагыз, төрле юллар белән аны хупларга тырышыгыз. Дәфтәрләрдәге пычрак-бозулар өчен аны орышмагыз, бала үз-үзенә ышанычын югалтмасын.

6) Мәктәпкә килү белән баланың тормышында зур авторитетка ия булган укытучы барлыкка килә. Онытмагыз, Укытучы – сезнең беренче ярдәмчегез һәм дустыгыз. Аның белән киңәшләшегез, тәкъдимнәрегезне җыелышта яисә аерым килеп җиткерегез. Бала янында бервакытта да укытучыны гаепләмәгез. Ата-аналар өчен үткәрелгән чараларны калдырмаска тырышыгыз.

7) Көн саен баланың уңышлары белән кызыксынып торыгыз. Уңышларына балагыз белән бергә сөенегез, уңышсызлыкларга кызмагыз. Балагыз укырга-өйрәнергә килде, шуңа күрә ул ялгышырга да мөмкин, бу табигый хәл. Баланың ялгышырга хакы бар.

8) Балагызга нотык укымагыз. Иң мөһиме – балада укуга карата кызыксыну уяту. Өйгә бирелгән биремне үтәгәндә аңа булышыгыз, ләкин бервакытта да аның өчен эшләмәгез.

9) Балагызны үз фикерен дәлилләргә өйрәтегез. “Ни өчен алай? Аңлатып күрсәт. Ә башкача эшләп булмыймы?” дигән сорауларны ешрак кулланыгыз.

10) 6-8 яшьлек бала тәүлегенә 10 сәгать йокларга тиеш. Бала кичке сәгать 9дан да соңга калмыйча йокларга ятарга тиеш. Йокларга ятар алдыннан бала белән аралашыгыз, бергәләп китап укыгыз, киләсе көнне планлаштырыгыз, бергәләп кул эшләре белән шөгыльләнегез. Кыйммәтле аралашу вакытын телевизорга алыштырмагыз. Хәтта «зур» балалар да йокларга ятар ал¬дыннан әкият, җыр тыңларга, баштан сыйпа¬тырга ярата. Бу аларны тынычландыра, кие¬ренкелекне бетерергә, тыныч йоклап китәргә мөмкинлек бирә.

11) Баланың сәламәтлеге өчен саф һава аеруча әһәмиятле. Ул көн саен саф һавада 3,5 сәгать вакытын үткәрергә тиеш.

12) Балагызның проблемаларын укытучыгыздан яшермәгез. Бала турында мәгълүматларны тулысынча белгәндә генә укытучы аның белән уртак тел таба ала.

Барлык әти-әни дә үз баласын яхшы итеп күрергә тели. Ышаныгыз, әгәр сез мәктәп белән дуслашсагыз, хәзерге чорда үзегезне балагызның кызыксынуларына тулысынча багышласагыз, бу теләгегезгә һичшиксез ирешәчәксез. Бик авыр булса да, вакытларыгыз бик тыгыз булса да, барысы да үзегездән тора. Мәктәпкә килергә авырсынмагыз, һәрвакыт элемтәдә торыйк. Бары тик балаларыбызга карата киң күңелле ярдәмебез, сабырлыгыбыз гына көтелгән нәтиҗә бирәчәк!

Котлы Бүкәш гомуми белем бирү мәктәбенең
югары квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы 


Рәфидә ФӘТХЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 31.08.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»