|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2011 Медицина
Регистратура үлде, терминал килде, яки Сәламәтлек саклауны яңарту күпмегә төшә?Үзем йөри торган сырхауханәдән сәламәтлегем белән бәйле белешмә аласым бар иде. Беренче көнне регистратура белән участок табибы арасында чабулап йөрдем: амбулатура кенәгәсен таба алмадылар. Бөтен авыруларның тарихы теркәлгән дәфтәрне юллап хәлдән тайганнан соң, шәфкать туташының исенә төште. Билгесез максат белән табиб аны өенә алып кайтып киткән икән. Икенче көнне врачым аны онытып калдырган булып чыкты... Дүртенче тапкыр килгәч, кенәгәне табу өчен хәтта баш табибның ялга китеп өлгергән урынбасары кабинетын ачтырып эзләргә туры килде. Детектив тарих героена әйләнгән кенәгә исә участок табибының өстәл тартмасында гына яткан икән.
Поликлиниканың адресы һәм табибның исем-фамилиясе күрсәтелмәгәч, кайберәүләрнең моны уйдырма дип кабул итүе бар. Боларны ачмауның ике сәбәбе бар. Беренчедән, күпләр кебек, табиблар белән ачуланышу үзеңә генә зыян сала дип уйлыйм. Икенчедән, мондый хәлләргә барыбыз да әледән-әле очрап тора. Амбулатура кенәгәң урынында булган очракта да, күч кебек халыкны ерып, су буе чират узганчы исән нервларың да тузып бетә яза.
Сырхауханәләрдә авыруларны кабул итү тәртибенең искерүе турында пациентлар гына түгел, медиклар үзләре дә таный иде. Менә, ниһаять, шуны яңача кору юлы табылган. Аны беренчеләрдән булып “Татнефть”нең медицина-санитар часте (МСЧ) поликлиникасында үзләштергәннәр. Хәзер анда регистратура ролен алты терминал үти. Шуларның берсе янына килгән технологик транспорт идарәсе эшчесе Ленар Мусин белән танышам. Ул кулындагы полисының номерын җыя да, 957 нче кеше булып, цех табибына талон ала. Ә “Җәлилнефть” операторы Резеда Галишинага невропатологка керергә кирәк. Ул терминал аша чират алу тәртибен элек регистратурада эшләгән Фәнисә Сабитова ярдәмендә өйрәнә һәм:
– Бер дә кыен түгел икән бу “инфомат” дигәннәре, – дип куя. Мин исә әңгәмәдәшемнең үзен кызганып алам.
– Болай булгач, сез эшсез каласыздыр...
– Юк, – ди ул. – Регистратурадагы 4-5 хезмәткәр цех табибларында сакланачак. Без амбулатура кенәгәләрен махсус белгечләр – күз, авыз-колак, йөрәк һәм башка табиблар арасында йөртергә тиеш булабыз.
Бүген үк инде, консультант Фәнисәдән кала, аларның барысы да шуның белән мәшгуль. Чөнки МСЧның баш табибы Мөнир Закирҗанов поликлиниканың зур холлына җыелган Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Татнефть” җитәкчеләренә, журналистларга:
– Бездә авыруларны теркәү тулысынча электронлаштырылды. Регистратура үлеп, аның вазыйфалары терминалга күчте, – дип игълан итте. – Шулай булмаса, монда аяк басарга да урын табылмас һәм без болай сөйләшеп тора алмас идек.
“Чулпан” иминият компаниясе генераль директоры Фәрит Вафинның әйтүенә караганда, мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) буенча аларда теркәлгән 243 мең кешенең күп өлеше шушы сырхауханә аша уза. Шунлыктан медикларга көненә 700-750 урынына 1500-2000 тирәсе авыру кабул итәргә, ә табибка күренергә килүчеләргә регистратура чиратында 6-7 сәгатьләп вакыт уздырырга туры килгән. МСЧ көньяк-көнчыгыштагы ун район һәм шәһәр өчен региональ медицина диагностика үзәге (РМДҮ) итеп билгеләнгәннән соң, хәл тагын да катлауланган. Аңлашыла ки, сырхауханә хезмәткәрләренә дә андый ташкын белән идарә итү кыенлашкан. Менә хәзер, “Татнефть” ярдәмендә кыйммәтле техника кайтартылу һәм мәгълүмати технологияләр кертү нәтиҗәсендә, җитәкчелекнең күптәнге хыялы тормышка ашып килә: пациентлар турында бердәм база туплана, аларны көн дәвамында тигез кабул итү тәртибе булдырыла.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов республика шәһәрләрендәге эре сырхауханәләрнең матди-техник базасын яхшырту өчен бюджеттан 3 миллиард сумнан артык, шул исәптән документларны электронлаштыру өчен 600 миллион сум акча бүлеп бирелде дип раслый. Тик Әлмәттәге медицина-санитар часть нефтьчеләр компаниясенеке саналганлыктан, аңа ул “бәлеш”тән өлеш чыкмый, билгеле. Димәк, аны медицинадагы югары техника һәм технологияләр белән коралландыру тулысынча “Татнефть” өстендә.
Шуның бер чагылышы буларак, нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме алдыннан МСЧ коллективы кабул итеп алган заманча техника баш, йөрәк, кан тамырлары белән бәйле катлаулы чирләрне ачыклауда һәм дәвалауда медикларга ышанычлы булышчыга әйләнәчәк. Шулардан Philips ультратавыш сканеры йөрәктәге нәни җөйләргә кадәр ап-ачык күрсәтүе белән аны карарга килүчеләрнең барысын да шаккатырды. Функциональ диагностика бүлеге табибы Рөстәм Гайсин ышандыруынча, аның ярдәмендә баштагы һәм муендагы кан тамырларының торышын экранда күзәтергә була. Ә лаборатория мөдире Зөлфия Детистова, яңа кайтарылган Сапфир биохимик анализаторы ун минут эчендә 32 параметр буенча төгәл анализ бирә, дип ышандыра.
Шулай да хастаханәгә бер үк вакытта кайтып төшкән унлап төрдәге медицина техникасы арасында һәркемне кызыксындырган берсенә аерым тукталырга кирәк. Ул – Германиянең “Fabius plus” наркоз аппараты. Анестезиология-реанимация бүлеге җитәкчесе Илсөяр Закирова аның бик күп өстенлекләрен әйтеп, төп игътибарны газ белән йоклатуга көйләнгән әлеге аппаратны кулланганда авыруга һәм табибка зыян салырлык матдәләрнең читкә чыкмавына, операциягә ятучының тиз “мәрткә китүе” һәм наркоздан тиз вә җиңел айнуына юнәлтте.
Медицинаны, хәзер телдә модага кергәнчә, “модернизацияләп”, халыкның сәламәтлеген саклауны яңа баскычка күтәрү чылбырлы реакциягә охшаган. Заманча җиһазның берсен алсаң, анысы икенчесен сорый. “Татнефть”нең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев, медиклар карамагына тапшырылган әлеге техниканың нефть компаниясенә 23 миллион 15 мең сумга төшүен әйткәннән соң, югарыдагы фикерне раслап, янә бер серне ачты. Тиздән медицина-санитар частька магнит-резонанс томографы (МРТ) кайтып төшәчәк. Монысы инде аның республикада да өчәү генә булып, аның хакы да дистәләгән миллион сумнар белән исәпләнә.
Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|