поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.08.2011 Спорт

Ат чабышларына рәхим итегез!

Похвистнево районының Гали авылын Самара өлкәсендә генә түгел, күрше төбәкләрдә дә яхшы беләләр инде хәзер. Ул үзенең уңган-булган халкы, югары дәрәҗәле яшәү рәвеше белән дан тота. Бөтенроссия авыллары Сабан туе да беренче тапкыр биредә үткәрелде. Ә менә хәзер Гали авылында беренче мәртәбә Россиянең татар авыллары арасында ат чабышлары уздырылачак.

Чараның оештыручылары – Самара өлкәсенең спорт министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Похвистнево муниципаль район администрациясе, Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте, “Россиянең татар авыллары” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы.

 

Гали авылында Россиянең төрле авыллары арасында ат чабышлары 10 сентябрьдә үтәчәк. Бәйге 12 сәгатьтә башлана. Алай гына да түгел, чарада шулай ук Казаннан килгән эстрада артистлары чыгыш ясаячак, азык-төлек кибетләре эшләп торачак, шашлык сатылачак. Кыскасы, биредә бер зур көзге күңелле бәйрәм булуы көтелә.

 

Без Гали авылында булачак ат чабышлары турында Гали авылының “Хәләл” цех хуҗасы, Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, “Россиянең татар авыллары” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Расих ЛАТЫЙПОВКА берничә сорау бирдек.

 

- Расих әфәнде, Галидә ат чабышлары буенча ярышлар уздыру идеясе ничегрәк барлыкка килде, һәм ни өчен бу бәйге нәкъ сезнең авылыгызда үтәчәк?

 

- Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы каршында “Россиянең татар авыллары” дип аталган бөтенроссия иҗтимагый оешма булдырылды. Оешманың еллык планын төзегәндә минем тәкъдимем буенча анда Гали авылында ат чабышлары буенча ярыш уздыруны да керттек. Бу өлкәдә минем берникадәр тәҗрибәм бар инде, чөнки былтыр без үзебезнең районнар арасында ат чабышлары үткәрдек.

 

Бу идеяне “Россиянең татар авыллары” бөтенроссия иҗтимагый оешмасына кергән төрле төбәк вәкилләре дә хупладылар.

 

Бәйгене Галидә уздырырга булдык, чөнки былтыр биредә үткән Бөтенроссия авыллары Сабан туеннан соң, бездә ат чабышлары өчен кирәкле урыннар әзер инде. Шулай ук географик яктан да авылыбыз яхшы, уңайлы урнашкан. Әйтик, Пенза, Саратов, Оренбург төбәкләре барысы да якын-тирәдә.

Шушындый зур чараның үзебезнең Галидә үтәчәгенә мин бик шат, әлбәттә. Бу авылыбызның дәрәҗәсен тагын да күтәрәчәк, ягъни Сабантуй үтте дә бетте түгел. Гали һәрвакыт гөрләп яши, аны һаман да халык теленнән төшерәсе килми бит. 

 

- Бу чараның әһәмиятен ничек бәялисез?

 

- Әлеге бәйге бик тә кирәкле, дип уйлыйм. Бүгенге техника, компьютеризация заманында атлар, гомумән, онытылып бара. Ә бит бу хайван гомер-гомергә татар халкының кыйммәте булып торган. Ат чабышлары - ата-бабаларыбызның гореф-гадәте ул. Шуңа күрә традицияләрне кайтарып, аларны саклау һәм яшь буынга тапшыру - әһәмиятле һәм дә кирәкле гамәл, дип саныйм. Дөрес, ат чабышларына күбрәк яшьләрне җәлеп итәсе килә, чөнки алар хәзер атка түгел, компьютерга атланган.

 

Бәйгенең бер генә юнәлештә булуы да яхшы, чөнки, әйтик, Сабан туенда халык ат чабышын яисә көрәш карасынмы, җыр тыңласынмы, барысына да өлгерә алмый бит. Шундый чараларны ел саен үткәрсәк, атка – эшчән, матур, акыллы хайванга карата караш үзгәрер иде. Безгә кызыгып, киләчәктә башка регионнарда да ат чабышларын үткәрә башларлар, дип ышанабыз. 

 

- Бәйгегә нинди төбәкләрдән киләчәкләр һәм катнашырга теләүчеләр саны күпме?

 

- Әйе, ат чабышында катнашырга теләүчеләр аз түгел, йөздән дә ким ат булмас, дип исәплибез. Бәйгегә Татарстан, Башкортостан республикаларыннан, Түбән Новгород, Пенза, Оренбург һәм башка төбәкләрдән килүләре көтелә.

 

- Ә Гали авылының үзеннән атлар катнашачакмы?

 

- Әйе, бездән 5-6 ат булачак.

 

- Җиңүчеләргә нинди бүләкләр каралган?

 

- Бәйгенең гомумприз фонды 500 мең сум тәшкил итә. Беренче урынны яулаган җайдакларга һәм көпчәкле җиңел арбада ярышучыларга Бөтендөнья татар конгрессы 100әр мең сум акча тапшырачак.

 

Сүз уңаеннан ярышта катнашырга теләүчеләрнең барысын да чакырасым килә. Гали авылына ат чабышларына рәхим итегез!


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»