поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.08.2011 Ир белән хатын

Син түгел бу, син түгел!

Мин аңа үлеп гашыйк идем. Аны күрми торсам, сулыш җитмәс кебек тоела иде.

Студент чак. Казан дәүләт университетында яшьләрчә, комсомолларча шаугөр килеп укып йөрибез. Тулай торакның “Кызыл почмагында” кичке уеннар оештырабыз. Менә беркөнне кичәгә ул килеп керде. Өстендә ачык ал төстәге озын күлмәк, кара пута белән нечкә билен буып куйган, искиткеч зифа буйлы, аякларында үкчәле кара туфли. Салмак кына атлый, итәк чабулары дулкыннар кебек тирбәлә һәм ул йөзеп килгәндәй тоела. Капкара, калын чәч толымнарын күкрәгенә салган, биленнән узган толымнары ул атлаган саен чайкалып алалар. Чем кара кашлары ясап куйгандай кыйгачланып тора, керфекләре озын, куе. Матур иреннәрен генә буяган, шуннан башка йөзендә бер буяну-ясану әсәре юк. Баскан урынымда катып калдым. Бу кадәр дә чибәр кеше булыр икән! Ходай кешене шулкадәр камиллек белән яратыр икән! Мин генә түгел, бик күп егетләр бермәлгә авызларын ачып, телсез калдылар. Хушымны җыеп, берәрсе эләктергәнче дилбегәне тизрәк үз кулыма алырга кирәклеген чамалап, чибәркәйне биергә чакырдым. Без шулай танышып киттек. Филология факультетында укый икән. Исеме дә бик матур, ләкин мин ул исемне атамыйм бүген, ул туган район да сер булып калсын.

 

Шулай итеп, без укудан соң кинога, кичәләргә, паркларга йөри башладык. Сөйгәнемә күп егетнең гашыйк икәнен, аңа – кызыгып, миңа көнләшеп карауларын тоя идем. Мин бөтенләй башымны югалттым, аннан башка беркем турында да, бернәрсә турында да уйлый алмас хәлгә килдем. Бу – беренче мәхәббәт иде.

 

Аның белән танышкан көннән соң вакыт сизелми дә үтте, минем уку тәмамланды, диплом алдым. Һәм мине юллама белән Казаннан шактый ерак районга өч елга эшләргә җибәрделәр. Ә сөйгәнемнең тагын ике ел укыйсы бар иде әле. Ләкин аны үземнән калдырасым килмәде, югалтырмын, аны миннән башка берәү тартып алыр кебек иде. Ул укуын ташламады. Ә мин: “Димәк, яратуың шулкадәр генә”, – дип, аңа нык үпкәләдем. Берничә ай буе янына да бармадым. Шулай итеп, арада аңлашылмаучылык килеп чыкты, ул мине эгоистлыкта гаепләде, ә мин, яшьлек кайнарлыгы белән, барысы да минемчә генә булырга тиеш, тыңламый, димәк, яратмыйдыр дип уйлый идем. Менә шулай, аралар юктан гына суынды. Мин эшләгән җиремдә төпләнеп калдым. Сөйгәнемне, шулай ук юллама белән, бер районга җибәрделәр. Мин аңа нык үпкәле булсам да, аның турында гел сорашып, белешеп тордым. Укуын тәмамлап өч ел узганнан соң аның үзе эшләгән районда бер җитәкче иргә кияүгә чыкканын ишеттем. Мин дә өйләндем. Балалар үстердек. Ләкин урамда яки фильмнарда аңа охшаган кызлар күрсәм, имәнеп китә идем. Оныта алмадым мин аны. Гомерем буе: “Бер күрәсе иде үзен”, – дип хыялландым. Һәм бу теләк олыгайган саен көчәя барып, берзаман мин аның янына ашкына ук башладым. Беренче очрашуыбыз, сөйгәнемнең зифа буе, ал күлмәге, йөзеп йөрүе күз алдыма килеп, төшләремә кереп газаплый башлады. Ул яшәгән районда туганнарыбыз тора иде, бервакыт, хисләремне тыя алмадым, юк сәбәпне бар итеп, шунда чыгып киттем. Нинди маҗаралар аша үткәнемне язып тормыйм, күрдем мин аны. Һәм тагын телсез калдым! Минем алда агара башлаган кыска чәчле, җыерчыклы йөзле, галәмәт юан, килешсез генә киенгән бер хатын – өч бала анасы басып тора иде... Үземне кулга ала алмый аптырадым. “Нишләдең син? Син түгел бит бу!” – дип тотып җилтерәтсәм, аның тышкы кабыгы коелып төшәр дә, алдымда кабат сылу сөйгәнем басып калыр кебек тоелды. Кая инде, ни хакым бар?.. Аннан, күптәнге бер танышымны гына очраткандай, тиз генә хәлләрен сораштым да, китәргә ашыктым. Хәлләрнең болай икәнен белсәмме?! Мин бит аны гел шулай – талдай нечкә, зифа буйлы, озын кара толымлы, ягымлы тавышлы, чибәр йөзле дип, һичьюгы бераз гына үзгәргәндер дип уйлый идем. Елыйсыларым килде. Хыялларым җимерелде, яшьлегем, бөтен самими хисләрем чәчелеп юкка чыкты. Күңелдә шыксыз бушлык калды...

 

Түбән Кама.


Илһам САБИРОВ (исемемне үзгәрттем)
Татарстан яшьләре
№ 23-24 | 23.08.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»