|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2011 Милләт
Күлләр Илендә ниләр бар?Күптән түгел генә Чиләбе өлкәсендәге Озерск шәһәрендә бер атна кунак булып кайттым. Кем кайда йөрмәгән инде дип әйтергә ашыкмагыз. Бу шәһәр игътибардан читтә кала торган түгел. Анда 1957 елның сентябрендә кешелек тарихы өчен зур фаҗига китереп чыгарган "Маяк" химия комбинаты урнашкан, ул хәзер дә ябык һәм бу шәһәрдә яшәүчеләр туганнарын Мәскәү аша кат-кат тикшерткәннән, җиде кат җиз иләктән үткәргәннән соң гына кертә ала. Минем белән дә бу мәрәкә озаккарак китте. Исемлектә язылган бар кешегә беренче тапкырда ук рөхсәт бирделәр, ә миңа юк. Сәбәбен әйтмәделәр. "Мөгаен, синең эш урының ошап бетмәгәндер",– дип фаразлады туганнарым. Әмма ничек итсәләр-иттеләр, ниһаять, мине дә кертү җаен таптылар. Язарга ярамый, фәлән-төгән дип күрсәтмә бирүче булмады, шуңа да күргәннәремне, белгәннәремне газета укучыларга да җиткерергә булдым.
"Сороковка"
И-и, мондагы табигатьнең гүзәллеге! Урал итәгендәге гасырлар буе кеше кулы тимәгән куе урманнарны манзара кылганнан соң, күз-күз җәйрәп яткан күлләр чолганышында каласың. Авыл-шәһәрләрнең исемнәре дә гел шуңа бәйләнгән сыман: Чибәркүл, Карагайкүл, Зираткүл, Башакүл...
Озерск үзе Иртәш, Кызылташ, Кече һәм Олы Нанога күлләре "әсирлегендә" калган. Исеме җисеменә бик тә туры килеп тора бу шәһәрнең. Кеше кулы тимәгән, табигать хакимлек иткән гүзәллектән күзләр камаша. Әмма, ни кызганыч, бу матурлык эчендә куркыныч нәрсәләр дә күп икән шул.
Икенче Бөтендөнья сугышы чорында СССРда яңа проблема пәйда була: тиз арада илдә атом сәнәгатен торгызырга. Бу проект "Беренче номерлы программа" дигән исем ала. 1945 елның авгус-тында Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләре АКШ тарафыннан атом бомбасына тотылганнан соң, СССР Дәүләт Оборона комитеты тиз арада махсус комитет төзи. Аның рәисе итеп Л.Берияны билгелиләр. Ә фәнни эшләргә җитәкчелек итүне Игорь Курчатовка тапшыралар. Беренче атом реакторы төзелеше өчен Көньяк Урал төбәге кулай дип табыла. Күзгә-башка бик чалынмасын өчен урманнары да куе. Төзелеш башлану белән шунда эшләүчеләр өчен 5 мең кешелек бистә төзү дә карала. Бистәдәге йортларны бер яки ике катлы итеп кенә салалар, чөнки аларны биек-биек агачлар каплап торырга тиеш була. (Чиләбе – Екатеринбург трассасыннан Кече Кояш авылына борылып кергәч тә, Озерск шәһәренә 45 чакрым гел урман эченнән генә кайттык дисәк тә була).
Сәнәгать объектлары бер-бер артлы сафка басып кына тора, төзүчеләрнең саны да 50 меңнән артып китә, торак җитешми. Нәтиҗәдә яңадан-яңа урамнар хасил була. 1954 елның 17 мартында РСФСР Югары Советы Президиумының ябык указы белән Менделеев исемендәге дәүләт химия заводы (соңрак "Маяк" җитештерү берләшмәсе) бистәсе шәһәр статусы ала һәм аңа Озерск дип исем бирелә. Шул ук елда химкомбинатта алтынчы реакторны эшкә җигәләр. Шулай итеп, атом технополисы тарихында яңа чор башлана. Әмма бер генә картада да Озерск дигән шәһәр булмый. Монда яшәүчеләрне Чиләбе шәһәренең Ленин районына пропискага кертәләр. Алар үзләренең кайда яшәүләрен сер итеп сакларга тиеш була. 1954 елга кадәр бу зонадан хәтта беркемне дә чыгармыйлар. 1948-1966 елларда торак пунктны рәсми төстә "Чиләбе – 40", ә 1966-1994 елларда "Чиләбе – 65" дип атыйлар. Шәһәр халкы аны әле хәзер дә элеккеге гадәт буенча "Сороковка" дип атап йөртә.
Кыштым фаҗигасе
"Маяк" химкомбинатында 1957 елның 29 сентябрендә булган аварияне Кыштым фаҗигасе дип атыйлар. Чөнки Кыштым шәһәре – бу торак пунктка иң якыны. Ул вакытта монда актив калдыклар саклана торган бер "банка" шартлый (алар барлыгы 14 әү була). Нәтиҗәдә 8,2 метр тирәнлектәге бетон каньонда сакланучы тутыкмый торган корычтан эшләнгән савыт тулысынча юкка чыга. Радиоактив матдәләрнең уннан бер өлеше төтен баганасы кебек бер километр биеклеккә һавага күтәрелә. Әфлисун-кызыл төстәге тузан биналарга, кешеләрнең өсләренә, киемнәренә утыра. Калдыкның калган өлеше исә савыттан чыккан килеш химкомбинат территориясендә кала. Шулай итеп, реактор заводлары үзләре дә куркыныч зонага эләгә. Баштагы минутларда саклык чараларына бик игътибар биреп бетермиләр булса кирәк. Радиация тузаны завод территориясеннән машиналарның көпчәкләренә, эшчеләрнең киемнәренә ияреп чыга. Бигрәк тә җитәкчеләр яши торган Ленин урамында хәлләр хәтәр була. Анда хәтта юллар да кызыл төскә керә. Соңрак кына, аңнарына килеп, комбинаттан шәһәргә машиналарны чыгармый башлыйлар. Аяк киемнәрен дә агымсуда юып чыгалар.
Шартлау нәтиҗәсендә радиациягә дучар булган территориянең озынлыгы 300 кмга сузылып, киңлеге 5-10 км була. Бу мәйданда якынча 270 мең кеше яшәп, кырлар, көтүлекләр, су, урманнар – барысы да яраксыз хәлгә килә.
Әмма бу саннарга ул вакытта "яшерен" грифы сугыла. Халык бу фаҗиганең коточкыч икәнлеген хәтта күз алдына да китерми. Минем өлкән абыем Илгиз дә 18 яшь тулган көннәрендә армия хезмәтенә алынып, "Сороковка"га килеп эләгә. Шунда калып, укырга керә, гаилә кора. Ел саен диярлек кайтып йөрсә дә, мин аны бәләкәй чагымда гел Чиләбе шәһәрендә яши дип уйлый идем. Бу серне ул безгә күп еллар үткәч кенә чиште. Аның болай дип сөйләве хәтердә калган: "Без баштарак үзебезнең кайда икәнлегебезне дә белмәдек. Казаннан килгән солдатлар бик күп иде. Безгә, конфет фабрикасы шартлаган, шуны чистартырга барабыз, диделәр. Шундый куркыныч зонага эләгүебезне хәтта башыбызга да китермәдек".
Караболак серләре
Радиация сөреме болыт-болыт булып төрле торак пунктлар өстенә утырган. Күбесе – татар авыллары. Алар арасында Озер-скидан 40 чакрым ераклыкта урнашкан Караболак дигән авыл да бар. Элек алар өчәү булган: Татар Караболагы, Рус Караболагы, Кече Караболак. Хәзер исә кайсын бар, кайсын юк дип әйтүе дә кыен. Татар белән Рус Караболаклары уртасында урнашкан Кечесе (татар авылы) Мусакай дип үзгәртелгән. Радиация болыты төшеп утырган Рус Караболагы урынында яшел чирәм үсеп утыра, ә Татар Караболагы гади Караболакка әйләнеп, рәсми төстә шул еллардан бирле юк дип саналса да, бүген дә яши бирә. Мөгаен, башкалары арасында Татар Караболагы авылының язмышы иң аянычлысыдыр. Инде 1959 елда ук бу авылны башка урынга күчерергә дигән карар кабул ителә. Ул гына да түгел, документларда авыл күчерелгән булып санала. Әнә шуңа күрә дә аның халкы кайчандыр Мәскәү вәгъдә иткән махсус ташламалардан файдалана алмый. Түрәләр, Татар Караболагында бернинди радиация дә юк, дип тәкрарласалар да, авария хакында язылган төрле чыганаклар киресен раслый. Мәсәлән, "REUTERS" агентлыгы менә мондый мәгълүматлар бирә:
"... Татар Караболагында яшәүче 650 кешенең 500 дән артыгы яман шеш белән авырый... Сәламәтлек саклау министрлыгы архивларында алар "Нурланыш тәэсире астында канцероген һәм генетик үзгәрешләрне өйрәнергә мөмкинлек бирүче төркем" дип теркәлгән. Ягъни мәсәлән, тәҗрибә күселәре. Бу максатта хәтта үлгән кешеләрне дә тынычлыкта калдырмаганнар. Мәетләрне шундук алып китеп, берничә көннән соң гына кайтарып биргәннәр. Бала тудыручыларны да махсус бала тудыру йортларына урнаштырганнар. Бала дөньяга аваз салу белән, әнисе күргәнче дип, күрше бүлмәгә алып киткәннәр. Күпме генә сорасалар да, гарип туган балаларны хәтта җирләргә дә бирмәгәннәр... Бер акушерка гына берничә мутант булып туган баланы спиртка салып саклап кала алган. Ул аны үзгәреш елларында чит ил кешеләренә күрсәткән. Әлбәттә инде, экспонатларны шундук тартып алганнар, әмма шулай да фотога төшерергә өлгергәннәр..."
Дөрес, Караболак авылында мондый җан өшеткеч әйберләр турында җәелеп китеп сөйләмиләр. Димәк, ул вакытта җинаять җепләре халык күзеннән бик оста яшерелгән дип уйларга кирәк. Хәер, ул вакыйганың шаһитлары да сирәк калган инде.
Шакирҗан абый Галиев сөйләгәннәрдән:
"Мин нәкъ шул елны армия хезмәтеннән кайттым. Авыл халкы мәш килә: күчәбез икән, китәбез икән, диләр. Арада төрлесе бар иде инде. Кайберәүләрнең туган-үскән, гомер иткән җирләреннән аерыласы килми. Кайсылары радиация дигән афәттән куркуга калган. Рус Караболагын озак тормый күчерделәр. Чиркәве генә утырып калды. Соңрак безне шунда чиркәү сүтәргә җи-бәрделәр. Кирпечләрен чистартып алып кайтып, сыер фермалары төзедек. Хәзер инде ул биналар да юкка чыкты. Ышанасызмы-юкмы, элек 5500 кешесе булган авылыбызда өчәр көтү була торган иде. Ә хәзер барысы 30 сыер. Без хәзер беркемгә кирәкмибез бит. Колхоз да юк, берни дә юк. Газ кертелмәгән, утын ягабыз. Суны булдыра алган кеше ихатасында казый. Булдыра алмаганнары күршегә йөри. Кыскасы, һәркем үз көнен үзе күрә. Хатыным бик күптәннән вафат булды инде. Бик сызланып, газапланып үлде. Өч балам да шикәр авыруыннан интегә. Хәлләре бик авыр. Шул радиация галәмәтедер инде. Үзләренә яшәргә чакыралар. Тик бер дә ташлап китәсем килми шул."
Бәдыйгелниса апа Салихова сөйләгәннәрдән:
"Иремнән 6 балам белән торып калдым. Иң өлкәне 8 нче сыйныфта укый иде. Өч балам үлде. Үлем-җитем булса, шул нурланыштан түгелме икән дибез инде. Без, өлкәннәр, бик аз калдык. Әле ахирәтләрем бар иде. Бергәләп мәчеткә йөргәләдек. Хәзер анда барырга да кеше юк. Бик сызланабыз, аяклар авырта. Мин гарип балаларны үз күзләрем белән күрмәдем, әмма шундый хәлләр ишетелгәләде. Безгә бит беркайчан да бер нәрсәне дә аңлатып тормадылар. Эшләттеләр дә эшләттеләр".
Сөнәгать абый Гайсин сөйләгәннәрдән:
"Миңа ликвидация эшләренең хәтәре туры килде: әнә теге авыл башындагы кырда җир астына бәрәңге күмеп йөрдек. Кешеләр җыеп алмасын, терлек-туар ашамасын дип. Шул вакытта берничә механизатор, тракторчы, каян башларына килгәндер, судлашып компенсация алуга иреште. Мин дә аларга иярдем. Шөкер, теләгемә ирештем. Хәзер компенсациянең күләме 1800 сум. Бик ярап тора. Бездә ликвидатор буларак бу акчаны бик сирәк кеше ала. Суд эшләрен алып бару бик авыр. Чөнки җир йөзендә Татар Караболагы дигән авыл юк. Юк икән, димәк, проблема да юк. Авыл бик кечерәйде инде хәзер. Яшәргә шартлар булмагач, китеп баралар".
Әмма кайтучылар да бар Татар Караболагына. Йә туган нигезләренә кайтып йорт салалар, йә бакча өчен сатып алалар икән. Лида белән Рафаэль Юсуповлар да җәйләрен шушы авылда үткәрәләр, бушап калган йорт сатып алганнар. "Радиация куркытмыймы соң үзегезне? Нишләп нәкъ менә монда төпләнергә булдыгыз?"– дигән сорауга: "Без радиация тузаны эчендә туган, ул безнең каныбызга сеңгән инде, аннан башка яши дә алмабыз кебек", – дип шаярту катыш җавап бирде Рафаэль.
Чыннан да, бу зонаның бүген ни дәрәҗәдә зарарлы икәнен авыл халкы белми дә, хәтта бик кызыксынмый да бугай. Әмма кайчандыр хөкүмәт тарафыннан булган аралау (Рус Караболагы халкын чиста зонага да күчергәннәр, ликвидатор буларак гомер буе компенсация дә алалар) аларның җанын бүген дә телгәли. Элеккеге аптырау хәзер үпкәгә әйләнгән. Суд юлында йөрүчеләр дә шактый булган, әмма барып чыкмагач, күпчелек кул селтәгән. Шулай да арада вакыт-вакыт очкын кабызып куючылар күренгәли икән. "Укытучы Гөлчирә яңадан судка бирде әле. Барып чыкса, без дә тотынырга уйлап торабыз",– диеште авыл кешеләре.
Миңа шунысы ошады Караболакта. Авыл исеменнән "Татар" сүзен алып атсалар да, татар мәктәбен киңәшләшми-нитми генә көннәрдән беркөнне рус теллегә әйләндерсәләр дә (хәзер татар теле дәресе факультатив буларак кына керә), халык татарлыгын югалтмаган. Урамдагы балалар рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Клубта татарча концерт тыңлыйлар. Быел яз көне Салават та килеп китте, Ходайның рәхмәте яусын, дип искә алдылар. Әйе шул, тамыры нык бу яктагы татар авылларының.Тарихи мәгълүматларга күз салсак, монда, 1552 елдагы чукындыру мәрәкәсеннән качып, Татарстан территориясендәге мишәрләр күчеп утырган дип искә алына.
Яшәсен Россия!
Ә менә 75 еллык тарихы булган Озерск шәһәре турында болай әйтеп булмый. Төрле җирдән җыелган төрле халыкның тамырлары тирәнгә китә алмый шул инде. Шулай беркөнне кич туганнар белән урам буенча татарча сөйләшеп кайтабыз. Тирә-юнебездә кеше бөтенләй юк диярлек. Шулвакыт колак артымда гына кемдер кычкырып җибәрде. Борылып карасам, бер исерек ир-ат. Безнең "чуркалар" телендә сөйләшүебез ошамаган икән моңа. Алдыбызга чыгып, "Яшәсен Россия!" дип кычкырып, шактый маймылланды әле ул. Россиянең озак һәм матур яшәвенә без дә каршы түгел анысы. Әмма нәкъ менә шушындый галәмәтләрне күргәч, Озерскида яшәүче татарлар үзләренең кем икәнлекләрен яшерә кебек тоелды миңа. Ярылып яткан акцент белән булса да русча сөйләшергә омтылалар, исемнәрен үзгәрткәннәр... Мин үзем дә яңа танышларыма: "Исемең татарча ничек була?"– дигән сәер сорауны бирә-бирә алҗып беттем.
Нидер җитми кебек
Теге яки бу сәбәп белән өлкәнрәк яшьтә Татарстаннан күченеп килүчеләр дә бар Озерскида. Нәрсә дисәң дә, совет заманында мондагы тормыш бик тә кызыгырлык булган бит. "Шәһәрнең тирә-юнендә яшәүчеләр шуның өчен безне хәтта күралмыйлар иде",– дип искә алучылар да бар. Кием-салым белән дә, азык-төлек белән дә Мәскәү тәэмин итеп торган, бернинди кытлык та сизмәгәннәр. Андыйларның туган җирләрен сагынуына чик-чама юк. Илгизәр абый белән Мәрьям апа да безне бик шатланып каршы алды. Туган җир белән иң тыгыз элемтә – "Татарстан – Яңа Гасыр" каналы аша икән. "Татарча тапшыруларны көннәр буе карап утыра алам. "Җырлыйк әле"- не бер генә дә калдырганым юк. Кайчак якташларны да күргәлим. Әй, рәхәт була шул чакларда. Тагын "Халкым минем" тапшыруын бик яратам. Нишләп алар безнең якларга да килеп чыкмый икән? Мәсәлән, шул ук Татар Караболагына килергә була бит",– ди Илгизәр абый. Ул милләттәшләре белән еш аралаша, мәчеткә дә йөри. Тик мәчет дигәннәре әлегә мәктәп янындагы бер бәләкәй генә корылма. Шунда дини бәйрәмнәрне дә үткәрәләр икән.
Бер караганда, бар да гадәттәгечә кебек. Әмма иртәнге сәгать өчтә соңгы тапкыр КПП (контроль-тикшерү пункты) да тикшерү үтеп, Казанга юл тотканда мин нигәдер иркенлеккә чыккан кеше кебек җиңел сулап куйдым. Югыйсә бик яхшы кунак та иттеләр, бер атна эчендә сагынырга да өлгермәдек бит инде. Шулвакыт кайчандыр Казаннан килеп, хәзер ял базасында эшләүче Рузалия апаның сүзләре искә төшкән иде. "Беренче елларда бик сагындым. КППдан үткәндә, үзем теләп төрмәгә килеп каптым бит, дип хәтта елаган чакларым да булды. Аннан ияләштем инде", – дигән иде ул. Чыннан да, кергән-чыккан саен документ күрсәтеп, тимер ишекләр аша үтү күңелгә бик тә тия икән шул.
Дөрес, Озерскины ачык шәһәр итү турында да сүзләр ишетелә. Халыкка файдалы булсын дип түгел, әлбәттә. Моның ике сәбәбе бар, диләр. Беренчесе – сәүдә өлкәсендәге көндәшлек. Икенчесе – өч КПП булган, әйләнә-тирәсе тимерчыбык белән әйләндереп алган шәһәрне саклау бик кыйммәткә төшә. Әлегә монда солдатлар мәш килә. Арада Казаннан килгәннәре дә күп. Саклау эшләрен Эчке эшләр министрлыгы "Атоммаш"ка тапшырмакчы дигән сүзләр дә йөри. Бәлки, киләчәктә урман эчендә җир астына урнашкан заводлар гына сакланыр дип тә фаразлыйлар. Тик шундук бу фаразларны юкка чыгарырлык дәлилләр дә китерәләр. Завод тирәсендә радиоактив матдәләр белән пычранган күлләр күп. Әгәр керү ирекле булса, анда балык тотып, су коенып зарарланучылар күп булачак. Әлегә шәһәр яшеллек эченә күмелеп, гүзәл күлләре белән ләззәтләндереп тыныч кына утыра бирә. Су коенучылар гына күренми. Беркем дә тыймый-тыюын. Сәбәбен үзләре дә әйтә алмый. Күрәсең, монысы элеккедән сеңеп калган саклык чарасыдыр.
Көзге муллык өмет иткән басулары моңсуланып, чүп үләнгә күмелеп озатып калса да, барыбер күңелгә якын тоелды бу җирләр. Бәлки, тирә-юньдә гел татар авыллары булгангадыр: Сарыкүлмәк, Мөслим, Карабаш, Кырмыскалы, Кояш, Кунашак, Кисагач, Төбәк... Ә бит Күлләр Иленең серен дә шуңа бәйләп караучылар юк түгел. Беренчедән, татар тырыш халык, җир җимертеп эшли белә, ә андый-мондый хәл була калса, татарга ярамаган тагын?!
Фәния ӘХМӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|