поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
25.08.2011 Дин

Еврорамазан

Европа мөселманнары Изге Рамазан аен ничек үткәрә? Безнең хәбәрчебез Илдар Габидуллин Германиядә күргәннәрен бәян итә.

Бу мәкаләне уразада килеш укымавыгыз хәерле: хуш исле Һиндстан тәмләткечләренең борыныгызны кытыклау ихтималы бар. Чү, Пакыстанча борычлы соуста пешерелгән, Германиянең йомшак күңеллелеге белән әзерләнгән тавык боты авызыгыздан селәгәйләр агызмасын тагын...

 

Европа буенча сәяхәтемнең тукталышларыннан берсе – Берлин. Мин тукталган урында 3-4 мәчет бар. Барысында да авыз ачу өчен ишекләр ачык. «Мәсҗид-е Биләл» дигән такта эленгән ихатага кереп барам – урамда ук минем кызыксынучан борыныма бәреп кергән Көнбатыш тәмләткечләренең исе үзенекен итте.

 

Иммигрантлар бар нәрсәне Европача эшләргә тырышса да, иң кирәген – Германия пунктуальлеген үзләштерә алмый, күрәсең: авыз ачу вакыты җитеп, 20-25 минуттан соң гына ашарга керешәбез. Кашыклар юк, халык кул белән генә суга – сөннәт буенча шулай тиеш. Майлар терсәккә кадәр агып төшә.

 

Билгеле, Көнбатыш илләрендәге мәчетләр милләтләргә бүленә: төрекләр үз мәхәлләсен булдыра, гарәпләр дә үз бәйтуллаларын торгыза, Һиндстан, Малайзия, Бангладешлы мөселман иммигрантлары да калышмый. «Ә менә бу мәчет андый түгел», – дип тәмләп ифтарын ашый-ашый сөйли минем сул ягымда утырган төрек егете: «Моннан 100 метр ераклыкта төрек мәчете бар, ләкин мин анда йөрмим, чөнки анда гел төрекләр. Гарәпләргә барсаң да шул ук хәл, ә биредә төрегең дә, гарәбең дә, һиндстанлың да, пакыстанлың да, казахың да, үзбәгең дә бар (тагын бер дистә милләт – И.Г.)», – дип санап китте 90нарның башында Урта диңгез ярыннан Берлинга килеп төпләнгән Самәт. «Мәчет шулай булырга тиеш тә», – дип нәтиҗә ясый Германия төреге һәм янында утырган энекәше белән алманча сөйләшүне дәвам итә.

 

Ашыбызны тәмамлагач, әлеге «Биләл» мәчетен ачкан Әхмәд Зиһләл (62) белән гәпләшеп алдык.

 

– Син мөселманмы? – нурлы йөзле пакыстанлы абзыйның беренче соравы.

 

– Аллага шөкер.

 

– Яхшы. Ату киләләр монда синең кебек журналюгалар. Соңыннан мин сөйләгәннәрнең капма-каршысын язып чыгалар. Утыр әйдә.

 

Әхмәд әфәнде 1974 елда ватанындагы авыр тормыштан качып, бәхет эзләп, Германиягә килә. Монда килгәч, иң беренче эшләреннән берсе мәчет ачу була. Берлинның тыныч районнарының берсендә автосервистан калган бинаны сатып ала ул. Чистартылгач, ремонт ясалгач, калын келәмнәр түшәлгәч, мәчеттә беренче намазлар да укыла башлый. «Мәчет булмаса, без монда югалабыз. Аны төзүнең төп максаты шул – ассимиляциягә каршы тору, бердәмлекне саклау», – ди сакаллары агарып килгән абзый. Әхмәд әфәнде үзе Берлин урта мәктәпләренең берсендә иҗтимагый эшлекле вазифасын башкара. Шуңа карамастан мәхәллә эшләре белән дә мәш килергә вакыты кала аның. Фикердәшләре белән «Берлин мөселман җәмгыяте»н оештырган. Оешма дини чаралар уздыра, Рамазанда ифтарлар әзерме, хәтта Берлин мәчетләре имамнары арасында футбол ярышлары оештыра (!) икән. «Биләл» мәчетендә ифтарлар оешма һәм мәхәллә акчасына уздырыла. Сүз уңаеннан, мәчеттәге хөтбәләр немец телендә алып барыла.

 

«Бу абый – алтын кеше, – дип озатып кала мине Бангладештан килгән медицина студенты Зөбәер. – Ул миңа һәм башка иммигрантларга чиксез ярдәм күрсәтте». Әйе, чит илдә, гөрбәттә яшәгән милләттәшләр, дин кардәшләр бер-берсенә ярдәм кулын сузмаса, аларга кем ярдәм итәр?!. Милли йөзеңә яңа, «ят крем» сөртү, тамырларыңны оныту Әхмәд әфәнде әйткән ассимиляциягә, «югалу»га китерә дә инде.

 

Ышанасызмы, юкмы – Германиядә Рамазан исе килә, аңкып тора дисәм дә, ялгышмам. Аеруча Берлинның Крауцберг районында. Аны берлинлылар үзләре Кече Истанбул дип атыйлар. Чыннан да, машиналарның номерларын алыштыр, кибетләрдәге язуларны гына төрекчәгә үзгәрт – үзеңне Истанбулның Бешикташында кебек хис итәрсең.

 

«Тurkiye is bankasi», «Ziraat Bank» төрек банклары янындагы  аксыл төстәге «Мерседес»ларда төрек абзыйлар тәсбих тартып утыра. Газета киоскларының иң алгы киштәләрендә – «Zaman», «Hurriyet», беренче полосаларда – Рамазан темасы. Олы җиләк формасындагы дөнәр кебап утта әйләнеп, май тамызып, кояш баткач, йөзләгән мөселман карынын тук итәргә әзерләнеп тора. Һәм мондый күренеш һәрбер метро станциясендә! Диварларда, баганаларда фитыр сәдакаларын җыючы ширкәтләрнең игъланнары эленгән. Хиҗаплы апалар базардан хөрмә җимешләре, ифтар карбызлары алып кайтып киләләр. Кәрәзле элемтә ширкәтләре, төрле хезмәт күрсәтү офислары махсус Рамазан ташламаларын тәкъдим итә.

 

Рамазан ае уңаеннан, эшләре тыгыз булса да, «Милли гөрүш» (Milli Gorus) төрек милли автономиясе хезмәткәрләре, интервью өчен вакыт таптылар тагын. Автономиянең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Эрҗан Йылмаз (Ercan Yilmaz) сүзләренчә, оешма Изге ай дәвамында аеруча активлык күрсәтә: мәчетләрдә авыз ачу мәҗлесләре уздыра, тәравих намазлары өчен Төркиядән имамнар китертә, фитыр сәдакаларын җыю эшләрен башкара. «Бүген Берлинда 185 мең чамасы төрек бар. Шулай да Төркиядән Европага күчеп килү шактый кимеде, – ди Эрҗан Бей.

 

– Соңгы елларда ватаныбызга кире кайтучылар саны бермә-бер артты». Аның сүзләренчә, төрекләр өчен дә мәчетләр ассимиляциягә каршы торуның төп чарасы булып тора. Ләкин Германия хөкүмәтеннән мәчет төзү өчен рөхсәт алу кыен. Аеруча соңгы елларда халыкта исламофобия хисләре артты, уңчы-консерватив сәяси фиркаләр дә популярлашты.

 

... Самәт, Зөбәер, Әхмәд әфәнде, Эрҗан Бей кебекләр Берлинда, Германиядә миллионнар белән исәпләнә. Аларның һәрберсе үз мәшәкате белән яши, төрле авырлыклар кичерә. Көндәлек тормышта исламофобия дип аталган вәхшилек белән йөзгә-йөз очраша. Кем тырыша-тырмаша түзә, кем җиңелә, борылып туган ягына әйләнеп кайта. Анда да авыр, ләкин барыбер үзеңнеке...

 

Ләкин бу көннәрдә Европада һаман да кунак дип исәпләнгән мөселманнар бөтен мәшәкатьләрен, борчыган проблемаларын читкә куеп торалар. Ифтарлар оештырып, бер-берсен кунакка чакырып, котлап, туган якларда аларны өзелеп көткән гаиләләрен бәйрәм открыткалары җибәреп, төннәрен тәравих намазларын да уздырып, гөрләп яшәп яталар алар хәзергә.


Илдар ГАБИДУЛЛИН, Берлин
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»