поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.08.2011 Җәмгыять

Ник мантымыйбыз?

Күптән түгел генә интернетта ЮНЕСКО статистикасының Россиягә кагылышлы мәгълүматлары таралды. Саннар кызыклы. Кызыклы булудан бигрәк гыйбрәтле. Әйтик, милли байлыкның зурлыгы буенча Россия (абсолют зурлык буенча да, җан башына бүлеп исәпләгәндә дә) дөньяда беренче урында тора.

Моңа әллә ни гаҗәпләнергә кирәкми: табигый байлык-лар өстендә утырабыз. Нефть һәм газ чыгару, корыч һәм алюминий экспортлау, читкә алмаз, ашлама сату өлкәлә­рендә ил беренчелекне бирми, алтын һәм көмеш ятмаларының муллыгы ягыннан караганда да исемлектә иң алда. Шуларга өстәп, әле бездә ил җитәкчелегенең дә рейтингы һәрвакыт югары. Көтелмәгән фетнә килеп чыкмаса, якынлашып килү­че сайлау безгә бик таныш идарәче партиягә һәм президентка җиңү вәгъдә итә. Сәя­си планда да тотрыклылык хөкем сөрә ягъни. Мантыйк, үзеннән-үзе, мондый илдә тормыштан зарлануга урын булмаска тиеш, дип искәртә. Россия әле матди байлыклар буенча тагын бик күп пози­цияләрдә беренчелекне бирми. Сәяси тотрык­лылык һәм байлыкның күплеге тормыш дәрәҗәсән билгели торган башка параметрларның да яхшы булуын автомат рә­вештә тәэмин итәргә тиеш төсле. Ләкин... Ләкин статистика тормыш дәрәҗәсе буенча без яши торган Ватанга лидерлык таҗы киертергә ашыкмый. Хәтта ки призлы урынга да эләкмибез, беренче унлык турында да хыялланырга гына кала. Җан башына бүленгән керемнәр ягыннан Россиягә бары тик 97нче урын гына эләккән, тормыш дәрәҗәсе буенча да 67нче урын гына. Пьедесталдагы беренче урын­нардан түбәнге баскычларга егылып төшүне бик яхшы аң­лата торган тагын бер күрсәткеч бар: кеше башына тотыла торган чыгымнар буенча илгә бары тик 72нче урын гына биргәннәр. Бездә халык җитәкчелекне ярата, җитәкчелек кенә никтер халыкны өнәп бетерми булып чыга инде бу. Әллә яратканга күрә тәпәлиме?

 

ЮНЕСКО статистикасы россиялеләргә “куанырлык” тагын берничә лидерлык позициясе биргән. Доллар миллиардерларының үсү темпы буенча – беренче урын, ә алар­ның саны буенча АКШ­тан гына калышып, икенче урынны алганбыз. Икенче урын өчен тө­шенкелеккә би­ре­лергә кирәкми, чөнки темп­лар сакланса, озакламый Американы куып җитеп узып та ки­тәчәкбез.

 

Социаль өлкәгә карый торган башка күрсәткечләр дә сөендерми. Халык сәламәтлеге күрсәткечләре 127нче урынга туры килә, ирләрнең тормыш озынлыгы – 134кә.

 

Коррупция, ришвәтчелек, казна талау турында мәгълү­матлар юк. Әмма җиңүчеләр арасында булачагыбызга шик­ләнмик. Болар мантый алмавыбызның сәбәбе дип уйларга да була.

 

Югарыдагы күрсәткечләр ил байлыгының бик җиңел генә олигархлар кулына кү­чеп баруы хакында да сөйли. Безгә, ягъни гади халыкка, шуңа күрә ил тагарагыннан бик әллә ни чәчелми. Финанс чишмәләре агып тормый, тамып кына тора. Шуңа күрә оптималь­ләштер­ми­чә, билләрне кысып бумыйча ярамый. Һич югында олигархлар күрсәткече буенча гына булса да беренчелекне алу хакына түзәргә туры килә. Аның каравы бу безгә уртача хезмәт ха­кының югары булуын тәэмин итә. Миллионлаган бонуслар алучы менеджер белән укытучы тиеннәрен кушасың да түгәрәк кенә сан килеп чыга.

 

Халыкның тоталь бөлген­лектә яшәве соңгы елларда гына түгел, бу инде ике дистә елдан артык дәвам итә. СССР­ны таркатуга китергән, Рос­сиядә масштаблы геноцид башлап җибәргән һәм аны эзлекле рәвештә дәвам иткән реформаларның тукталачагына өмет юк. Шуңа да килә­чәктә дә мантый алмабыз төсле.

 

Илнең модернизациясе өчен җаваплы түрәләрнең берсе бервакыт технологик үсеш ягыннан артта калуыбызның сәбәбе халыкта дип кыю рәвештә игълан иткән иде. Халык массаларының томаналыгы илгә алга барырга комачаулый дигән фикер салынган иде аның тел төбенә. Техноглогик үсеш ягыннан Россия, чынлап та, артта: Кос­та-Рика һәм Пакьстан арасына кысылып, 62 нче урында тора. Баштарак түрәнең белдерүе сәер тоелган иде, аны ишет­кәч, бераз елмаясы да килде. Инде хәзер саннарга анализ ясап һәм илдәге сәяси хәлне чагыштырып карагач, түрә­нең хаклыгына ышандым. Рос­сиядә халык томана гына түгел, чирле дә. Кыйналудан ләззәт алу, җәза бирү­чегә мөккибән китүгә бәйле чир бар. Рәсми психи­атриядә аны мазохизм дип йөртәләр. Сүз уңаеннан, психик авырулар, картларның һәм балаларның үз-үзен үтерүе, хәтта кол сату кебек күрсәткечләре белән дә Россия лидерлык итә. Болар барысы да диагноз куюны җиңеләйтә. Ил халкы, чынлап та, кыйналуны, түбәнсе­телүне, төрлечә хурлауларны үз итә, күрәсең. Ул әле тагын үз-үзен исертеп, тәмәке белән агулап, юл һәла­кәтләренә юлыгып та беренчелекне яулый.

 

Соңгы вакытларда ил кү­геннән көн саен диярлек ки­мендә бер очкыч мәтәлә. Монысының сәбәбе аңлашыла: авиапарк тузган, эштән чыккан, яңа очкычлар алырга беркем дә җыенмый. Шуңа күрә һава һәлакәтләре буенча Россия тагын беренче урында, мондый катастрофалар буенча дөньяның уртача күрсәткеч­ләрен 13 тапкыр узып киткәнбез. Гаҗәп як шунда: кешеләр һаман да оча торган табутларга утырудан туктамый. Бу фактлар барысы да халыкның массакү­ләм чирле, психикасы сәер булуы турында сөйләмимени?

 

Ил җитәкчелегенең сайлаулардан-сайлауларга җиңү яулавының сере дә менә шунда. Болар һич кенә дә оста менеджерлар түгел. Табигый байлыклар өстендә утырган илне күтәрәмгә калдырган сәя­сәтчеләр хакында болай дип әйтеп булмый бит инде. Тик бер нәрсәне таныйк: ил дилбегәсен тотучылар тиңе булмаган нечкә психоаналитиклар. Халык кәефен болар бик оста сизә һәм шуңа ни­гезләнеп алыштыргысыз идарә итә. Халык исә үзен камчылаганны, кысканны, изгәнне сөя. Бу исә илгә әлегә сәяси тотрыклылык һәм ... дәвамлы матди бөлген­лек вәгъдә итә.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 158 | 24.08.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»