поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.08.2011 Авыл

ЛПХ алам әле...

Авыл җирендә кем ничек булдыра – шулай тырмаша... Кемдер сөт тапшырып акча эшли. Күпләр мал-туар, кош-корт асрый, ит, күкәй сата. Авылларда эшсезлек дисәләр дә, кайбер салаларны күрәсең дә, сокланып, гаҗәпләнеп куясың: һәр капка төбендә диярлек машина, икешәр катлы зур йортлар, заманча җиһазлар...

Сөт, күкәй сатып кына йорт салып булмый анысы... Баксаң, авыл җирендәгеләрнең күбесен дәүләт ярдәме белән бирелә торган кредитлар, төрле максатчан программалар коткара икән. Шуларның берсе – шәхси хуҗалыкны үстерү өчен бирелә торган кредит. Халык теленә ул ЛПХ (ЛПХ «личные подсобные хозяйства» дигәнне аңлата) дип кергән.

 

Авылны үстерү өчен...

 

Колхозлар вакытында хуҗалыклар үз иркендә яшәде. Печәнен, мал-туар өчен башка кирәк-ярагын төрле юллар белән юнәтте: кемдер урлады, кемдер, кырга барып, үлән чапты, кемдер кышка азык сатып алды дигәндәй... 1996 елларда җиргә реформа үткәрелгәч, һәр кешегә җир пае бүлеп бирелде. Кемдер, ул җирләрен арендага тапшырып, акча эшләде, кемдер үз җирендә яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерде, кайберәүләр бөтенләй кирәксенмәде... Ул пай җирләрен дөрес рәсмиләштермичә, документларны сейфларга бикләп куйган җирле үзидарәләр дә булды. 1997 елда исә республика күләмендәге киңәшмәдә экс-президент Минтимер Шәймиев, җир турындагы таныклыкларны сейфлардан чыгарырга дип, җирләрне максатчан кулланырга өндәгәч, боз кузгалды кебек.

 

2006 елда максатчан программа эшли башлагач, авыл хуҗалыгын үстерү өчен банклар кредитлар бирергә тотынды. Алар субсидияләнә торган булгач, бу бигрәк тә отышлы иде. Дәүләт ярдәме сизелерлек. Ләкин авыл кешесе кәгазь, документ артыннан йөрергә кыенсына, сыер саву, җир эшкәртүне ансатрак күрә ул... Бу мәсьәләдә халыкка җирле үзидарәләр ярдәмгә килгән: аңлату эшләре алып барганнар, документларны рәсмиләштерергә булышканнар. Шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен кредит та шул чакларда бирелә башлый. Аны алып шактый кеше кинәнде. Дөрес, баштарак аны максатчан кулланмаучылар да булгалады. Әйтик, шәхси хуҗалыкны үстерү өчен дип рәсмиләштерәләр дә йә җиңел машина алырга, йә бурычларны капларга тоталар. Тик алдарсың хөкүмәтне?! Бар нәрсә өчен дә хисап тотасы бар шул. Әнә бер танышым да, ЛПХга кредит рәсмиләштереп, кызына район үзәгеннән фатир алып биргән иде. Тикшерүчеләр килгәч, үзендә төзелеш барганын дәлилләр өчен, авылдан төзелеш материаллары җыеп, гаҗиз булды: кайсыннан – ком, кайсыннан кирпеч, такта китертте.

 

Бер бозавың булса, 10 меңең бар

 

Соңгы елларда ЛПХ буенча кредит бирүләр туктап торды кебек. Хәзер менә икенче дулкын күтәрелде. Беренче кредитны уңышлы түләп бетергәннәргә азрак процент белән ташламалы кредит алырга мөмкин, ә тәүге тапкыр кредит алучыларга елына 14 процент белән 700 мең сумга кадәр акча алырга була. Кредитның бер өлешен, төгәлрәге, 8,25 процентын субсидия рәвешендә дәүләт каплый. Субсидия ай саен вакытында бирелеп барыла. ЛПХ кредиты мал асрау, аңа азык юнәтү, абзар-кура төзү һәм ремонтлау, авыл хуҗалыгы техникасы һәм аңа запас частьлар, ягулык-майлау материаллары сатып алу һ.б. максатларга бирелә. «Россельхозбанк»ның Татарстан буенча төбәк филиалындагы кече формаларны кредитлау бүлеге начальнигы Диләрә Нурмиева аңлатуынча, кредит рәсми эш урыны булмаган кешеләргә дә бирелә. Моның өчен синең нинди дә булса керемең булырга тиеш. Терлек, кош-корт асрап яисә теплицаңда яшелчә үстереп сатасыңмы яки башка юл беләнме?! Хуҗалыкта 1 сыер булса – 5 мең, 1 бозау булса, 10 мең сум керем бар дип санала. Әйтик, мин 200 мең сум кредит алырга уйладым ди. Моның өчен минем 7 мең сум тирәсе чиста керемем булырга тиеш. Кредитны каплау өчен, банкка ай саен 5-6 мең сум тирәсе түләп барырга туры киләчәк. Дөрес, елына артык түләгән 14 процентның 8,25 проценты ай саен өлешләп кайтарылып барганын да онытмаска кирәк.

 

Кыскасы, менә шундый юл белән дә авылда эшсезлекне җиңәргә була. Үзеңә үзең хуҗа... Кредитны түләүгә килгәндә, Ходай сәламәтлекне бирсә, түләнер, иншалла. Бурычлы үлми, диләрме әле?!

 

Кредит алу өчен кирәкле документлар

 

– паспорт;

– гариза;

– хуҗалык китабыннан белешмә;

– 2НДФЛ, ИНН (эшләгән кешегә).


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»