|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2011 Экология
Каргалыда карга юк, яки Авылда каргалар һөҗүменнән ничек сакланырга?Авыл түгел – карга оясы. Бүген салада яшәүчеләрдән әнә шул сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Иртә-кич кошлар тавышына “күмелеп” яшәү генә җитмәгән, каргалар хуҗалыктагы чебешләргә, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларына һөҗүм итә башлады. Белгечләр генә авыл халкының ник хафага төшүен аңламый. Баксаң, бу – табигый хәл икән. “Әлеге күренеш авылда гына түгел, шәһәрдә дә күзәтелә, – дип сөйләде Казан зоопаркының баш табиб-орнитологы Анастасия Кострова. – Безнең якларда каргалар саны артты. Хәер, бу бер каргаларга гына кагыла, дип әйтү дөрес түгел. Игътибар итсәгез, чыпчыклар саны да ишәйде”. Белгеч сүзләренә караганда, моңа климат үзгәрү, һава торышы чагыштырмача җылыну сәбәпче. Хәзер каргалар, гомумән, кышлау өчен җылы якларга китми. Авылда аларга ашарга да җитәрлек. “Быел җәй артык эссе булмады. Алдагы еллардан аермалы буларак, каргалар ике тапкыр бала чыгарырга өлгерде. Аларның саны арту әнә шуның белән аңлатыла”, – диде Анастасия Кострова.
“Моңарчы каргаларның помидор ашаганын күргәнем юк иде. Быел ябырылып ятып пешкән помидор ашыйлар. Аптырагач, һәр төпкә капчык кидертеп куйдык”, – дип редакциягә шалтыраттылар Биектаудан. Анастасия Кострова сүзләренә караганда, монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. “Каргалар – бөтен нәрсәне дә ашый торган кошлар”, – диде белгеч. Бу төр кошларга каршы моңарчы ничек көрәшкән булсалар, хәзер дә шуны ук эшләргә киңәш итте. “Бер карачкы урынына икене куярга кирәк”, – диде Анастасия Кострова.
Яшел Үзән районының Күгеш авылында да каргалар белән “күрше” булып яшәргә күнеккәннәр инде. Хәтта аларның тавышына да игътибар итмиләр. “Язын кошлар оя корганда алмагачларны көнгә ике тапкыр чыбык-чабыктан чистартып тордык, – дип сөйләде биредә яшәүче Рәмзия Әхмәтшина. – Төнлә оя кора башлаган урынга көндез тагын чүп ташыйлар. Бер атна чамасы бакча сагында торырга туры килде”. Авыл халкы каргаларны куркытуның төрле ысулларын сынап карарга мәҗбүр. Яз башында һәр бакчаны диярлек карачкы сакласа, җәйгә каргалар “сакчы”га тәмам ияләшеп бетә икән. Салам эшләпәсенә үк кунаклыйлар. Кошлар полиэтилен пакет тавышы, ялтыравык диск кебек куркыту җайланмаларына да тиз ияләшә.
Башкаладагы кошларны яклау иҗтимагый оешмасы вәкиле Руслан Насыйров әйтүенчә, каргалар яшәү шартларына бик тиз яраклаша. “Шуңа күрә көрәш чараларын яңартып торырга кирәк. Ә табигатьтә кошлар аерым бер урынга бәйле түгел. Шуңа күрә аларны бакчадан, йә булмаса авылдан куарга теләүчеләр канатлыларга зыян салмый. Киресенчә, “санитар”лардан коры калган хуҗалыкларда төрле бөҗәкләр, күселәр үрчергә мөмкин”, – диде Руслан Насыйров. Бакчаны һөҗүм итүчеләрдән арындыру өчен магнитофон тасмасына ерткыч кош тавышын яздырып (аны сатып алырга да мөмкин – ВТ), каргаларга шуны “тыңлатырга” киңәш итте ул.
Канатлы “дошман”га каршы мылтык тотып көрәшергә теләүчеләргә исә җинаять җаваплылыгы яный. Дөрес, быелның җәендә ала каргаларны атарга рөхсәт бирүче карар гамәлгә керде. Әмма бу яңалыкның авылга, бигрәк тә гади халыкка бернинди катнашы юк. “Әлеге карар нигезендә ала каргаларны ау сезонында махсус урыннарда атарга рөхсәт ителә, – дип сөйләде Татарстанда Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Чиспияков. – Бу хокук аучыларга гына бирелә. Дөрес аңлагыз, сүз каргаларны күпләп юк итү турында бармый. Ала карга махсус ау урыннарында ауларга ярый торган кошлар исемлегенә кертелде. Ә авылга беркем дә карга атарга чыгып китмәячәк”.
Сирәк булса да, каргаларның кешегә һөҗүм итү очраклары да мәгълүм. “Йорт янәшәсендә карга оясы бар. Шуннан бер карга баласы егылып төшкән. Кызганып, ашатырга дип килсәм, иңбашыма карга ябышты. Көчкә котылдым, иңбашымны чукып канатты”, – дип сөйләде Казанның Отар бистәсендә яшәүче Нәзилә Төхбәтуллина. Белгечләр әйтүенчә, карга баласына яки оясына куркыныч янаган очракта гына кешегә ташланырга мөмкин. Шуңа күрә каргалар бала чыгарган вакытта оядан читтәрәк йөрергә киңәш иттеләр.
Әлки районының Каргалы авылында яшәүчеләр исә кошлардан котылу җаен тапкан. “Авыл тирәсендәге биек агачларны берсен дә калдырмыйча кисеп бетерделәр, – дип сөйләде Каргалыда яшәүче Равия Гайнетдинова. – Каргалар зиратта бик күп иде. Хәзер биредә бер генә биек агач та юк. Каргалыда карга да калмады”.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|