поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.08.2011 Шоу-бизнес

Татар җыры — чүплектә...

Гаҗәеп хәлгә юлыктым әле. Чүп түгәргә чыккан җиремнән бер кочак татар җырлары җыентыклары алып кердем. «Барс медиа» компаниясе җитештергән «Татар җыры» фестиваленең гала-концерт видеоязмалары (СД).

Татар җырының кешегә кирәге шул кадәргенәме? Әллә инде бу «кадерсезлек» татар җырының коммерция өлешенә генә карыймы? Зифа Басыйрова, Илһам Шакировны чыгарып атмаганнар бит...

 

Бу «кадерсезлек» хакында милләттәшләребезнең фикерләрен белештек.

 

Луиза Янсуар, шагыйрә:

 

Бик сәер... Мин аларга халыкта ихтыяҗ зур дип уйлый идем. Шәхсән үзем арадан күпчелеген тыңлый алмасам да - башкаручыларны, җырларны, диюем. Текст һәм музыкасы ягыннан түбән сыйфатлы, бертөрле булуы сәбәпле. Зәвыксызлык белән дә күңелне кайтаручылары аз түгел. Хәер, бу тапталган фикер инде. Шулай да, сатып алган җыентыкны урамга чыгарып ташларга омтылышның кеше психологиясендә ни рәвешле яралуын әйтә алмыйм. Мин үзем, гадәттә, сайлап алган әйберләрне (дисклар, башкаручылар) саклыйм, дусларыма бүләк итәргә яратам. Арадан бик кадерлеләрен берничә экземплярда алып куям.  Бәлки, ул безнең җыр сәнгатенә мөнәсәбәтне күрсәтәдер: җиңелчә карашны? Бәлки кулланучы алардан көткән энергетиканы таба алмаганга шулай эшлидер? Мин үскәндә, мәсәлән, әниләр, әбиләр Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичевларның җырлары язылган пластинкаларны кадерләп, хөрмәтләп сервантның иң түрендә саклый иделәр. Аннан кассеталар, видеоязмалар барлыкка килде. Алар белән дә шундый хәл. Әнием, мәсәлән, Хәния Фәрхинең концертларын калдырмаска тырыша иде. Бара алмаган очракта да, кассеталарны, видеоларын җыеп бара иде. Ул гади җыю гына түгел: һәр яңалыкны күзәтеп, барлап, туплап бару, җырчы иҗатының һәр этабын анализлау...

 

Бәлки бүгенге эстраданың "җиңеллеге", бер кат куллану өчен яраклаштырылган булуы («одноразовая» посуданы ташлау әллә ни үкенечле түгел бит) аңа шундый ук мөнәсәбәтне дә формалаштырадыр?

 

Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты:

 

Мондый хәлне беренче ишетәм. Нәрсә әйтергә дә аптыраган инде... Димәк, җырчылар шулкадәр күбәйде. Хәттә аларны тыңлап бетерерлек түгел. Компанияләр дә продукцияне күпләп, ягъни кирәгеннән артык җитештерә. Иске төр кассеталарны ташлаганнарын беләм. Татарчаны гына түгел, русчаларны да ташлыйлар. Гади магнитофонны инде тыңлаучы юклыктан дип саныйм анысын, ә яңа төр СДларны ташлаганнарын күргәнем юк иде әле.

 

Рөстәм Сәрвәров, «Аксу» студиясе директоры:

 

И, нигә аңа исегез китте? Берәрсе ремонт ясагандыр да, чыгарып куйгандыр. Хәзер бит борынгы пластинкаларны да чыгарып ташлыйлар. Ә кемдер аларны акчага да таба алмый. Шәһәр балалары татар җырларын тыңламый, әти-әнисе үлгәч тә татар җыр җыентыкларын күтәреп атучылар бар. Бәлкем бу кешегә дисклар бушлай килгәндер. Ә бушлай килгән әйбернең кадере булмый аның. Монда криминал эзләп утырасы юк. Криминал икенче нәрсәдә. 1990 елларда татар телевидениясендә милләтебезнең классиклары булган Салих Сәйдәшев, Мансур Мозафаров һ.б композиторларның әсәрләрен яздырган тасмаларны юкка чыгардылар. Менә дәүләт дәрәҗәсендәге криминал кайда ул!

 

Айсылу, «Татар радиосы» ди-джеe:

 

Бу хәл аерым кешегә генә карыйдыр, дип уйлыйм. Радиода эшләүче буларак шуны әйтә алам. Татар җыентыкларына ихтыяҗ бик зур. «Барс-медиа» әзерләгән продукцияне махсус заказ биреп, соратып алалар. Интернеттан яздырту мөмкинчелеге булса да, «безгә CD, DVD кирәк!», диләр.

 

Күргәнегезчә фикерләр төрле. Шулай да, татар җырын чүплектә күрәсе килми. Бәлкем пачка-пачка эстрада концертлары язмалары чыгарганчы, музыкаль җыентыклар әзерләүче оешмаларга татарның классик әсәрләренә дә игътибарны юнәлтергәдер.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 11.08.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»